Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

XXI ГАСЫР АФӘТЕ: Актаныш районында наркотикларга урын булырга тиеш түгел! (+ФОТОЛАР)

Безнең районда балигъ булмаган балалар арасында спайс кулланып исәпкә басучылар юк, ансы зур сөенеч. Тик шулай да эш яшендәгеләр арасында наркотик матдәләр кулланып исәптә торучылар бар.

Кальян тарту, спайс куллану... Әлеге сүзләр берничә ел элек кенә кулланыла башлады. Ә бүгенге көндә аларны еш ишетергә туры килә. Яшьләр арасында модага әйләнде дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Нигә кирәк ул, аңламассың. Дөньяның бар матурлыгын шуларны тартып яки кулланып кына күрергә гадәтләнә күп яшьләр. Яшьләр генә дип тә әйтү дөрес булмас, инде акыл туплаган, нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен белергә тиеш урта буын кешеләр дә әлеге заман чиреннән баш тартмый. Составында нәрсә икәнен дә белми куллануның ахыры аяныч бетәчәген әллә уйлыйсы килми, әллә уйларга куркабыз.

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышыннан чыккач туды әлеге фикер. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелек иткән әлеге чарага үзәк хастаханәнең табиб-наркологлары, полиция вәкилләре, ФОРПОСТ оешмасы җитәкчесе, "Игелек үзәге" хезмәткәрләре һәм башка оешмалардан җаваплы вәкилләр катнашты.

Безнең районда балигъ булмаган балалар арасында спайс кулланып исәпкә басучылар юк, ансы зур сөенеч. Тик шулай да эш яшендәгеләр арасында наркотик матдәләр кулланып исәптә торучылар бар. 

- Ни өчен шул кальянны тарталар - мин аңламыйм. Аның составында нәрсә булуын берсе дә белми бит. Безгә полиция вәкилләре юл кагыйдәләрен бозучыларны алып киләләр. Тәртип бозучыларның рөхсәте белән генә без бәвел анализы алып, шуны тикшерәбез. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыга аларның төрле тыелган препаратлар кулланганнары. Без кальян гына тарттык дип акланалар. Шуны тартканда ник башыгыз белән уйламадыгыз соң, дип сорыйм, - ди табиб нарколог Иршат Зәкиев. 

Ныклап уйласаң, уйланырлык урын бар. Тыелган препаратлар кулланып руль артына утыручыларга катгый җәза каралган - мәҗбүри дәвалану үзәкләренә җибәреләләр һәм автомобиль белән идарә итүдән күпмедер вакытка туктатылып торалар. Тыелган препаратларны кулланганчы киләчәк тормышны уйласак иде. 

Комиссия утырышында шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланучы гаиләләр турында, бигрәк тә гүзәл затларыбыз турында сүз барды. Гүзәл зат дигәч күз алдына мөләем, назлы, йомшак тавышлы хатын - кызлар килеп баса. Алар бик яхшы әни һәм тормыш иптәше. Бар гүзәллеген шул хәмер белән җуйган, әни исемен баланың туу турында таныклыгында гына йөрткән ( ул баланы тапкан, әмма аны карау, тәрбияләүгә караганда спиртлы эчемлекләрне, тәртипсез тормыш рәвешен өстенрәк күрә) хатын-кызлар да булуы кызганыч районыбызда. 
Үзем дә ике бала анасы. Берсенә 9, кечкенәсенә 5 яшь. Мәктәптә һәм балалар бакчасында ниләр эшләүләре, көнне ничек уздырулары турында һәрвакыт сөйләшәбез. Төнлә йокларга ятканда да, иртән уянгач та аларга әни кирәк. Районыбызның бер гаиләсендә өч нәни бала тәрбияләнә. Менә шушы сабыйларның әнисе спиртлы эчемлекләр куллана. Утырышта шундый гаиләләр исемлеге шактый китерелде. Әмма менә шушы балалар күңелгә кереп калды. Күз алдына китерегез: кечкенә бәгырь җимешләре һәм исерек ана. Ялгыш егылып, куркыныч төш күреп, тамаклары ачып елаганда алар кемгә барып сыена?! Әле куеныма килеп сарылган 5 яшьлек алтынымны кочаклап яратканда, шул балаларны уйлыйм. Аларның ни гаебе бар?  Кемдер балага уза алмый җәфа чигә, ә Ходай сезгә шундый зур бүләк ясаган. Шул сабыйларны уйласагыз иде, хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Кибеткә кереп соңгы акчаларга спиртлы эчемлек сатып алганчы, берәр тәмле әйбер алып сөендерегез сез газизләрегезне. Сабый сөенче бит ул күп әйберләрне алмаштыра.

Яшь организм төрле зыянлы препаратларга тиз ияләнә. Шуңа күрә балаларыбызның аралашу даирәсен, дусларын, мавыгуларын күз уңында тотсак иде. Менә шушы замана чирләреннән аралыйсы килә киләчәк буынны. Начар гадәтләр колы булмыйча, дөньяның матур икәнен тоеп яшәүләргә нәрсә җитә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев