Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәй сагындыра: “халык синоптиклары” да аптырашта

Июнь җиткәнгә инде алтынчы көн, ә җәй сизелми. Бишмәтләрне, җылы киемнәрне бер дә саласы килми. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да әледән-әле һава торышының начарлануы турында хәбәр итеп тора. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез һава торышының начарлануы турында кисәтте. Синоптиклар урыны белән республика...

Июнь җиткәнгә инде алтынчы көн, ә җәй сизелми. Бишмәтләрне, җылы киемнәрне бер дә саласы килми. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да әледән-әле һава торышының начарлануы турында хәбәр итеп тора. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда 6 июньдә иртән һәм көндез һава торышының начарлануы турында кисәтте.
Синоптиклар урыны белән республика буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15 - 20 метрга ка¬дәр көчле җил, урыны белән боз явуы ихтимал диде. Киләсе көннәрне дә кояшның елмаюы көтелми, яңгырын да вәгъдә итәләр. Авыл халкы исә яңгыр яуса яусын, бозы, җил давылы булмасын дип тели, әмма күңеле тыныч түгел.
Лениногорск районында яшәүче "халык синоптигы" Ринат Ибраһимов та аптырашта. Ул да мондый җәйнең булганын искә төшерә алмыйм, ди. "1968 елдан бирле һава торышын, тирә-як мохитен күзәтәм, мөһим булганны терким, әмма мондый салкын җәйне хәтерләмим. Яз иртә килде, әмма нык сузылды. Узган ел белән чагыштырганда бөртеклеләр дә өч атнага соңарып чәчелде, бәрәңге утырту да ике атнага кичектерелде.
Бу - начар күренеш, чөнки үсемтеләрнең үсү вакыты күчә, алар өлгермәскә мөмкин. Кояш юк, салкын. Бусы - бер. Икенчедән, урып-җыю вакыты да күчәчәк. Ә ул яңгырлы, дымлы вакытка туры килергә мөмкин. Бер сынамыш бар: 1,2 июнь яңгыр яуса, җәй коры киләчәк, ә көз яңгырлы булачак. 3 июнь яңгыр булса, сентябрьнең икенче яртысында һава тишелер, яңгыр явар. Бу көннәрне һава тишелгән кебек булды, мулдан иште. 6 декабрьдә кар яуса, җил төньяктан иссә, июнь беткәнче яңгыр булачак. Кар яумады, әмма 6 июнь яңгыр булса, дымлы сентябрьнең килүе көтелә. Бусы туры килде. Шулай да барысы да Ходай кулында!" - дип сөйләде Ринат әфәнде.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19035
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев