Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яңа ел юлга чыкты... (+ФОТОЛАР)

Кыш сәламе: беренче салкыннар, борыннарны чеметтерүче шаян салкын җил малае, көзгедәй бозлавыклар - һәммәсе дә безне көндәлек ыгы-зыгыга күмде. Коммуналь хуҗалыкка да быелгы кыш "кайнар көннәр" алып килде. Ике атна дәвамында сакланучы бозлавык тротуарларга, паркларга комны түшәп, тозны сибеп өлгер генә. Йортларыбызның җылылыгын тәэмин итү дә алар хезмәте белән бәйле....

Кыш сәламе: беренче салкыннар, борыннарны чеметтерүче шаян салкын җил малае, көзгедәй бозлавыклар - һәммәсе дә безне көндәлек ыгы-зыгыга күмде.
Коммуналь хуҗалыкка да быелгы кыш "кайнар көннәр" алып килде. Ике атна дәвамында сакланучы бозлавык тротуарларга, паркларга комны түшәп, тозны сибеп өлгер генә. Йортларыбызның җылылыгын тәэмин итү дә алар хезмәте белән бәйле.
Инде килеп, дүшәмбедән Яңа елга әзерлек эшләрен дә башлап җибәрде алар. Үзәк чыршының тимер корылмаларын-каркасларын узган чәршәмбе үк саклаудан чыгарып, "Яшьлек" мәдәни үзәге янындагы мәйданга ташысалар, дүшәмбедән аны җыю эшенә керештеләр.
Коммуналь хуҗалыктан Яңа елның Үзәк чыршысын кору-бизәү эшләре өчен җаваплы Артур Рәхматуллин:
-Чыршыны төзү һәм бизәүдә тәҗрибәле төзүчеләребез, эшчеләребездән торган бригада эшли. Каркасны эретеп ябыштырып җыюда Руслан Шәрипов, Рәсил Хәйбуллин, эшчеләребез Мөнир Хаҗиев, Ришат Мәхмүтов, Илгиз Әхмәев, Данил Дәүләтбаев, Рәсил Хәйбуллин, шоферлар Илдар Мөхәммәтов, Лениз Гыйльметдинов хезмәт куя. Кранда Илдар Харисов эшли. Һәр көнне иртәнге сигезенче яртыдан кичке дүрткә кадәр эшлибез. Каркасны җыеп бастыргач, ылыслар белән бизәүгә керешәчәкбез. Төзү эшләрендә хәвефсезлеккә дә игътибар итәбез, юлдан үтеп йөрүче җәяүлеләргә дә куркыныч янамасын, дибез. Чыршыбыз һәр елдагыча күркәм булып, һәр кайсыбызга бәйрәм кәефе, күтәренке рух бүләк итәр, дип ышандырып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев