Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА ЕЛДАН – ЯҢАЧА: Актанышта халыктан кергән сорауларны чишүгә юнәлтелгән брифинглар оештырыла башлады

2019 елдан  Актаныш районы җитәкчелеге, халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә эшләү максатыннан, яңача алым куллана башлый. Ягъни халыкны борчыган сораулар, теләк-тәкъдимнәр өйрәнелеп, брифингта  уртага салып сөйләшенәчәк. 

Бүген хакимият бинасының утырышлар залында әлеге яңалык тәүге сынавын үтте дә инде. Брифинг эшен район Советы аппараты җитәкчесе А.И. Тимиров  алып барды. Район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова да катнашкан кыска пресс-конференциягә районның Җәмәгатьчелек советы вәкилләре, район ветераннар Советы рәисе Н.Н.Нурлыев, Росреестр хезмәтенең Актаныш бүлекчәсе белгеч-эксперты И.К. Харисов, мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырулы иде. 


2019 ел халык өчен бик күп яңалыклар алып килсә дә, алар арасында райондашларыбызны иң борчыганы, мөгаен, пенсия реформасы булгандыр.  Шуңа күрә дә Актаныштагы тәүге брифинг пенсия өлкәсендәге яңалыкларга багышланды. 


“Актаныш районы пенсия  фондының 2018 елгы эшчәнлеге, пенсия фондына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, 2019 елда пенсия түләүдә яңалыклар” дип исемләнгән чыгышны залда утыручылар хозурына район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыров тәкъдим итте. 


Традиция буенча, быел да лаеклы ялдагы  абый-апалар пенсияләренең индексацияләнүенә өмет итә ала. Индексация 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән. Шунысы мөһим, индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак, һәм 7,05 процент тәшкил итәчәк . Аңлашылганча, пенсиянең ничә сумга артачагы пенсия күләменә бәйле. Аны һәр кеше үзе исәпләп чыгара ала. Моның өчен хәзер алган пенсияне 100гә бүлергә һәм индексация процентына тапкырларга кирәк. Мәсәлән, хәзер айлык пенсиягез 10 000 сум, ди. 10 000 : 100 = 100. 100*7,05 = 705.  Димәк, пенсиягез 705 сумга артып, 10 705 сум алырга тиеш булачаксыз. Быел, шул рәвешле, 7600 райондашыбызның пенсиясе артачак. 

Райондашларыбызда бик күп сораулар тудырган икенче яңалык - 2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арту.  Булат Басыров әлеге сорауга да ачыклык кертте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, әлеге категориягә керү өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. 

Әмма бу яңалыкның да үз “кытыршылыклары” бар. Исемлек Россия хөкүмәте карары белән билгеләнгән. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Россия, РСФСРда колхоз, совхоз, машина-трактор җыю комплексы, крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән булып санала. Әйтик, кеше колхоз штатындагы балалар бакчасында эшләгән икән, ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткән булып санала. Ә менә 1992 елдан соң бары терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләрне генә исәпкә алалар. Аларга сыер савучылар, агрономнар, зоотехниклар һәм башкалар керә. 

Әгәр кеше 30 ел авылда эшләгән, әмма хәзер шәһәрдә яши икән, кызганычка каршы, аның пенсиясе артмаячак. Чөнки пенсия артсын өчен төп шартларның берсе – авыл җирендә яшәү. Теркәлү урыны авылда булса, проблема юк, вакытлыча Казанда яшәсәң дә, пенсияң артачак. Ә менә прописка шәһәрнеке икән, пенсионерга үзенең авылда яшәгәнлеген расларга кирәк булачак. Теркәлү урыны шәһәрдә булган, пенсиясен банк картасы аша алучылар күзәтү астында булачак. Авылда яшим дип ялганлап булмый. 


Бүгенге брифингның бик нәтиҗәле булуын район башлыгы урынбасары Р.Ф. Галимҗанова да ассызыклап үтте. 


- Алга таба мондый  пресс-конференцияләр тагын да югарырак дәрәҗәдә үтәчәк. Халыкның бит зары көн саен туып тора. Теге яисә бу яңалыкны да һәркемгә аерым җиткерү мөмкинлеге булмаска мөмкин. Ә бу брифингта нәкъ менә иң актуаль мәсьәләләр каралып, алар халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша ирештереләчәк.  Киләчәктә әлеге чарага авыл җирлекләре дә видеоэлемтә аша кушылыр дигән ышаныч бар. Бу, беренче чиратта, җитәкчелекнең  вакытын янда калдырачак, икенчедән, халык үз соравына җавап таба алмый тинтерәп йөрмәячәк. Киләсе брифингта күтәреләчәк тема – авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларның дәүләт программаларының нәтиҗәле файдалануы.  Бүген Репсублика да, районыбыз үзе дә шәхси хуҗалыкларга мал-туар, кош-корт асрау өчен бик күп мөмкинлекләр бирә. Халыкка шуны тиешенчә аңлатасы иде.  Райондашларыбыз дәүләт программаларыннан файда күрсен иде, -, - дип искәртте Рәйхан Флүс кызы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев