Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яңа елдан яңача йөри башлыйбыз

Яңа елдан район үзәгендә һәм авыллар арасында йөрүче автобусларның маршрутлары һәм йөрү вакытлары үзгәрә. Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нәсих Хафизов белән әңгәмәбез шул хакта. - Моңарчы без район халкына 6 автобус белән хезмәт күрсәттек: Татар Ямалы, Күҗәкә, Олыимән, Чуракай авылларына автобуслар йөрде, Куян-Яңа Әлем маршрутында һәм Актанышның үзендә аерым автобуслар...

Яңа елдан район үзәгендә һәм авыллар арасында йөрүче автобусларның маршрутлары һәм йөрү вакытлары үзгәрә. Район автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Нәсих Хафизов белән әңгәмәбез шул хакта.
- Моңарчы без район халкына 6 автобус белән хезмәт күрсәттек: Татар Ямалы, Күҗәкә, Олыимән, Чуракай авылларына автобуслар йөрде, Куян-Яңа Әлем маршрутында һәм Актанышның үзендә аерым автобуслар куелган иде. Әмма 2016 ел финанс ягыннан бик авыр булырга охшаган, шуңа күрә билләрне кысыбрак буарга мәҗбүр булабыз. Киләсе елдан район халкына нибары 3 автобус белән хезмәт күрсәтәчәкбез.
- Димәк, автобуслар сирәгрәк йөри башлаячаклар?
- Автобуслар, маршрутларын киңәйтеп, мөмкин кадәр күбрәк авыллар аша йөри башлаячак. Авыр ситуациядән шул рәвешле чыгарга тырышабыз, халык безне аңлар дип өметләнәбез. Китү вакытлары элеккечә - автобус авыллардан иртәнге 7дә кузгала. Әйтик, Татар Ямалыда тора торган автобус дүшәмбе, гадәттәгечә, үзеннән килә, сишәмбе - Мәсәдедән, чәршәмбе һәм җомга - Күҗәкә аша йөри: Татар Ямалыдан иртән кузгалып киткәч, Күҗәкәдән соң Адайга керә, аннан Татар Суыксуы, Яңа Кормаш, шуннан Актанышка килә.
Юл өстендәге авылларга автобус ешрак туры килә. Ә менә Олыимән, Чуракай, Яхшый һәм Аккүзгә атнасына бер генә көнгә кала.
- Автобусларның Актаныштан авылларга кузгалу вакытлары да үзгәрә икән...
- Район хакимияте тәкъдиме белән кайту вакытын үзгәртергә булдык. Элек автобуслар Актаныштан көндезге сәгать 12дә, 12.15тә кузгала иде. Үзәк хастаханәгә килүчеләр җитешә алсын, йомыш белән төшкән халык иркенләп эшен бетерсен дип, кайту вакытын 14 сәгатькә күчердек. Технология техникумында укучыларга уңайлы булсын өчен җомга көнне автобус 15 сәгатьтә кузгалачак.
- Үзгәрешләр район үзәгендә йөрүче һәм Яңа Әлем- Куян маршрутына да кагыламы?
- Яңа Әлем-Куян һәм Актаныш үзәгендәге маршрут автобусларын берләштерергә мәҗбүр булдык. Үзәктә йөрүче автобусны туктатабыз. Яңа Әлем-Куян маршруты Актаныш аша йөриячәк, шуңа күрә билет бәясе 10 сумга әйләнә.
- Билет бәяләре башка маршрутларга да үзгәрәме?
- Автобусларга Татарстанда иң түбән бәяләр. Алар 2011 елда куелганнан бирле үзгәрмәде. Билет хакларын арттыру бездән тормый, аны Казан хәл итә. Пассажирларга зур үтенеч: юл бәясен түләгәч, билетын да алсагыз иде. Автобусларга билет сатучы-тикшерүчеләр кую кыйммәткә баса. Маршруттан колак какмыйк дисәк, акча түләгәч, билетын таләп итсеннәр. Бу - җыелган сумманың оешма кассасына керүен тәэмин итә торган иң ышанычлы чара.
- Укучыларга, студентларга ташламалар бармы?
- Укучыларга һәм студентларга бирелгән өстенлек фәкать АТХ ихтыяры белән генә эшләнгән эш иде. Алардан баш тарттык, мөмкинлек юк. Авыллар арасында да, шәһәрара автобусларда да өлкәннәргә һәм балаларга билетлар бер бәядән.
- Шәһәрара маршрутлар турында да бераз мәгълүмат бирсәгез...
- Шәһәрара маршрутларыбыз икәү: Казанга һәм Чаллыга йөрибез. Чаллы маршруты көн саен, автобус Актаныштан иртәнге 7дә китә, 13.10да Чаллыдан кайтырга чыга. Якшәмбе көнне Актаныштан китү вакыты - 11.20дә, кайтырга чыгуы - 14.30да. Бу студентларга уңайлырак булсын өчен җайланган. Чөнки якшәмбе иртән йоклап калучылар күп була иде. Казанга исә автобус 7.20 сәгатьтә кузгалып, сишәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә йөри, аннан Актанышка дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә кайта.
Казан маршруты буенча яңалыкларыбыз да бар. 18 декабрь көнне башкалада Көнчыгыш (Восточный) дип аталган яңа вокзал ачылды. Ул Казанга кергәч тә, Космонавтлар урамы башында урнашкан. Шәһәргә килгәч, автобус иң элек шунда кагылып, төшәсе кешеләрне калдыра, аннан Башкала (Столичный, елга порты янында урнашкан) вокзалына китә. Кайту юлында исә башта, гадәттәгечә, иртәнге 7.40 сәгатьтә Башкала вокзалыннан кузгала, шуннан яңа вокзалга кереп, кайтучыларны ала. Аннан 8 сәгатьтә кузгала. Киләчәктә, халык өйрәнгәч, шәһәр эченә кереп тормыйча, шушы Көнчыгыш вокзалыннан борылып китүне җайга салырбыз, дип ниятлибез.
Автобус маршрутларына кагылышлы барлык бу үзгәрешләр 11 гыйнвардан гамәлгә керәчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-28-84, 3-28-85.
Авылларга йөрүче автобуслар маршруты:

Дүшәмбе

Олыимән - Актаныш - Олыимән

Ямалы - Актаныш - Ямалы

Сишәмбе

Чуракай - Актаныш -Чуракай

Мәсәде - Актаныш - Мәсәде

Чәршәмбе

Яхшый - Актаныш - Яхшый

Күҗәкә - Актаныш - Күҗәкә

Пәнҗешәмбе

Айман - Актаныш - Айман

Ямалы - Актаныш - Ямалы

Җомга

Аккүз - Актаныш - Аккүз

Күҗәкә - Актаныш - Күҗәкә

Куян-район үзәге-Яңа Әлем маршруты

Иртәнге рейс

Көндезге рейс

Кичке рейс

06.10 - автовокзал

11.30 - 57нче бистә

15.30 - автовокзал

06.23 - Куян

11.32 - "Радикал" кибете

15.35 - поселок

06.26 - Әҗәкүл

11.33 - "Лачын" боз сарае

15.37- Ирмәш

06.28 - заготзерно

11.34 - аэропорт

15.39 - заготзерно

06.30 -Ирмәш

11.35 - МТС

15.41 - Әҗәкүл

06.33 - поселок

1137- АЗС

15.43 -Куян

06.37 - автовокзал

11.38 - пожар депосы

15.50 - Куян авылы борылышы

06.48 - 57нче бистә

11.39 - техникум

16.00 - 57нче бистә

06.51- "Радикал" кибете

1.40 - Россельхозбанк

16.05 - "Радикал" кибете

07.00 - "Лачын" боз сарае

11.41 - салым инспекциясе

16.07 - "Лачын" боз сарае

07.03 - аэропорт

11.42 - "Гүзәл" кибете

16.08 - аэропорт

07.04 - МТС

16.09 - МТС

07.05 - АЗС

12.40 - "Гүзәл" кибете

16.10 - АЗС

07.06 - пожар депосы

12.45 - С.Сәйдәшев

16.12 - пожар депосы

07.07 - техникум

12.46 - "Лиана" кибете

16.13 - техникум

07.08 - Россельхозбанк

12.47 - хастаханә

16.15 - Россельхозбанк

07.09 - салым инспекциясе

12.48 - Россельхозбанк

16.16 - салым инспекциясе

07.11 - "Гүзәл" кибете

12.49 - техникум

16.19 - "Гүзәл" кибете

07.13 - "Умырзая" балалар бакчасы

12.51 - пожар депосы

16.22 - "Умырзая" балалар бакчасы

07.17 - Актанышбаш

12.53 - АЗС

16.26 - Актанышбаш

07.23 - "Умырзая" балалар бакчасы

12.54 - МТС

16.30 - "Умырзая" балалар бакчасы

07.25- С.Сәйдәшев

12.55 - аэропорт

16.32 - С.Сәйдәшев

07.26 - "Лиана" кибете

12.57 - "Лачын" боз сарае

16.33 - "Лиана" кибете

07.27 - хастаханә

12.59 - "Радикал" кибете

16.34 - хастаханә

07.29 - Россельхозбанк

13.00- 57нче бистә

16.35 - Россельхозбанк

07.30 - техникум

16.37 - техникум

07.31 - пожар депосы

16.40 - пожар депосы

07.40 - Яңа Әлем

16.45 - АЗС

07.55 - техникум

16.47 - МТС

08.00 - хастаханә

16.48 - аэропорт

16.50 - "Лачын" боз сарае

16.52 - "Радикал" кибете

16.55 - 57нче бистә

17.15 - Яңа Әлем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев