Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яңа елга аяк бастык ( Актаныш муниципаль район башлыгы котлавы)

Хөрмәтле райондашлар! Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 ел тәмамланды. Без аны зур хыяллар, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Дөрестән дә, җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларның зур күпчелеген үтәп чыктык. 2015 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен...

Хөрмәтле райондашлар!
Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 ел тәмамланды. Без аны зур хыяллар, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Дөрестән дә, җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларның зур күпчелеген үтәп чыктык.
2015 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыклыландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.
2015 ел сәяси-икътисадый вакыйгаларга бай булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыладык. 49 сугыш ветераны, 1030 тыл ветераны, 3200 сугыш чоры баласы янәшәбездә булдылар. Без аларның төрле социаль проблемаларын хәл итүгә ирештек. Алга таба да элемтәләрне өзмичә, яшь буынны патриотик рухта бергәләп тәрбиялик.
2015 елда Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар үтте. Шушы сәяси вакыйгада актив катнашканы өчен районыбыз халкына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Республика районнары арасында Актаныш үзенең сәяси яктан аек акыллы икәнлеген күрсәтте. Республика Президентына зур ышанычын белдерде, 46 сайлау участогында, 209 округта сайлаулар үтеп, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланды.
Актаныш - авыл хуҗалыгы тармагы белән танылган район. Районда барлыгы 24 мең тонна мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерелде. Хуҗалыклар, фермер һәм шәхси секторда җитештерелгән сөт күләме 61 мең тоннадан артык тәшкил итте. Басу-кырларыбыздан 141 мең 467 тонна икмәк җыйнап алынды.
Төзелеш өлкәсендә башкарылган эш күләме 1 млрд. 621 млн. сум тәшкил итте, барлыгы 17600 кв.м. торак мәйданы файдалануга тапшырылды, алга куелган планны үтәп чыктык.
Сәяси-икътисадый яктан ирешкән уңышларыбыз белән беррәттән, тәрбия мәсьәләләрен дә читтә калдырырга ярамый. 2016 елга бурычлар билгеләнгәндә, халыкның күркәм традицияләренә, дингә нигезләнеп яшь буынны тәрбияләү безнең төп шартыбыз булырга тиеш. Якты өмет-хыяллар белән яшик. 2016 елда бар кешегә дә бәхет-шатлык, гаилә иминлеге насыйп булсын.
2015 елны озатып, яңа елга аяк басканда, барлык район халкына теләкләремнең дә иң җылысын, яктысын, изгесен юллыйм. Киләчәгегез тоташ бәхетләргә уралсын, күңелегез кояшы сүнмәсен, гаиләләрегез җылысы сүрелмәсен иде. Якыннары-гызның ихтирамын, җан җылысын тоеп, тигезлектә һәм саулыкта озын-озак гомер итегез. Табыннарыгыз һәрчак мул, дөньялар тыныч, имин, туар таңнарыгыз һәрчак якты булсын, күңел күгегезне беркайчан да болыт капламасын.
Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев