Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яңа елны каршылаганда.... (Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев белән әңгәмә)

2016 ел сизелмичә дә үтеп китте. Ул тарихта, халкыбыз арасында, район елъязмасында үзенең билгеле бер эзен калдыра. Көннәр, айлар, еллар сизелмичә дә үткән кебек. Әмма алар агышында күп эшләр башкарыла, бихисап вакыйгалар күзәтелә, тормышыбыз яңалыклар чолганышында дәвам итә. Туар һәр көнне якты уй-хыяллар, изге өмет-теләкләр белән көтеп алабыз. Үткәннәргә борылып...

2016 ел сизелмичә дә үтеп китте. Ул тарихта, халкыбыз арасында, район елъязмасында үзенең билгеле бер эзен калдыра. Көннәр, айлар, еллар сизелмичә дә үткән кебек. Әмма алар агышында күп эшләр башкарыла, бихисап вакыйгалар күзәтелә, тормышыбыз яңалыклар чолганышында дәвам итә. Туар һәр көнне якты уй-хыяллар, изге өмет-теләкләр белән көтеп алабыз. Үткәннәргә борылып карарга, билгеле бер нәтиҗәләр ясарга да вакыт килеп җитте. Матур гадәт буенча, яңа елга аяк басканда район башлыгы Фаил Камаев журналистлар белән очрашып, үзенең ел дәвамында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Кызыклы әңгәмә барышында аның уй-хисләре, алга куйган максатлары белән таныштык. Әлеге гадәтне саклап, без дә газета укучыларыбызга шул хакта бәян итәбез.
- Фаил Мисбахович, елның ничек узуын бер генә җөмлә белән аңлату мөмкин түгел. Шулай да 2016 ел, тулаем алганда, ничек узды?
- 2016 ел, башкалары белән чагыштырганда, табигать шартлары ягыннан кырыс булуы, авыл хуҗалыгында, бигрәк тә, игенчелек өлкәсендә кыенлыклар тудыруы белән дә тарихка кереп калыр, ахры. Ләкин ничек кенә булмасын, алар барысы да Аллаһы Тәгалә биргән еллар. Шуңа күрә һәр елның үзенчәлекле якларына яраклашып, эшебезне ничек оештыра алабыз, шуннан безнең уңышыбыз да тора.
- Авыл хуҗалыгы районы буларак, уңышка ирешүнең төп юлларын да шушы өлкәдә күрергә мөмкиндер?
- Авыл хуҗалыгы - районның әйдәп баручы тармакларының берсе. Иң мөһиме: авыл хуҗалыгы оешмалары саклап калынды. Әлеге тармакта эшләүче кешеләребез тулысынча эш белән тәэмин ителеп, ел дәвамында хезмәт хакларын алдылар, үзләренең социаль мәсьәләләрен хәл иттеләр.
Табигатьнең нинди генә кырыс шартларына да карамастан, 141 мең тонна икмәк җитештерелде. 29 мең тонна ит, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, 62 мең тонна сөт җитештерелеп, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 105 процент үсешкә ирештек.
Төп тармак буларак, тагын шул ягы бар: авыл хуҗалыгы күпчелек халыкны эш белән тәэмин итә. Шуңа күрә алдагы елларга зур гына планнар корып яшибез. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгының төп керемен тәшкил итә торган терлекчелек тармагын үстерү өлкәсендә малларның баш саннарын саклап калу һәм арттыру буенча үзебезнең юнәлешле юлыбызны дәвам итү. Һәм республика районнары арасында яулаган биеклекне югалтмыйча, киләсе елларда да призлы урыннарга лаек булырбыз дип ышанабыз. Эшче көчләребез җитәрлек. Хәзерге вакытка 46 мең баш мөгезле эре терлек санала. Аның якын киләчәктә яңа алып кайткан нәселле терлекләр белән тулыландырылып, шәхси хуҗалыкларның төрле программаларда катнашуы нәтиҗәсендә артуын да көтәбез.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагында кече эшмәкәрлек үсеп килә. Аның үсешендә республика программалары зур ярдәмен күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә дә безнең шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендә эшчәнлек арта бара. Кошчылык, мөгезле эре терлек, ит-сөт токымлы терлекләрне үрчетү, шәхси хуҗалыкларда мал саннарын арттыру буенча юнәлешле эш алып барыла.
- Актаныш зур сәнәгать районы түгел. Ләкин аның киләчәгенә сафка басып килүче сәнәгать мәйданчыгы тәэсир итәр дип саныйсызмы?
- Актанышта сәнәгать үсә, моны ышаныч белән әйтергә була. 2016 елны сәнәгать тармагы үсеш белән төгәлли. Җитештерү күләме арта, продукция төрләре күбәя, сыйфаты яхшыра бара. Актанышта барлыкка килгән яңа сәнәгать мәйданчыгы 2017 ел башында эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Монда төзелгән сөт эшкәртү заводы гыйнвар аенда кулланышка тапшырылачак. Ул 100 тонна сөт эшкәртүгә исәпләнгән, 7 төрле продукция эшләп чыгару күздә тотыла. Сөттән ясалган төрле азык-төлек товарлары белән районыбыз киштәләрен баетып, сатып алучыларны куандырырбыз дип исәплибез.
Тагын куанычлысы шул: сәнәгать мәйданчыгында төгәлләнмәгән эшләрне башкару өчен махсус программа төзелде. Мәскәү шәһәрендә аны яклап, 40 миллион сумга якын капиталь салым алу турында килешүгә ирештек. 2017 елда шушы мәйданчыкны су, юл белән тәэмин итеп бетереп, сәнәгать предприятиеләре өчен мөмкинлекләр тудырырбыз һәм анда яңа резидентлар чакырып, өстәмә эш урыннары булдырырбыз дип уйлыйбыз.
- Электән эшләп килүче сәнәгать оешмаларының хәле ничек?
- Электәнге сәнәгать оешмаларының барысы да сакланып калды. Алар үз эшчәнлекләрен киләсе елда да дәвам итәчәкләр. Яңа эш урыннары булдыра торган предприятиеләр төзү, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иң кадерлесе булган кеше ресурсларын шушы җирлектә саклап калып, читкә җибәрмичә, аларның гаиләләрен җирлегебездә яшәтү максатын куябыз. Киров авылындагы сөт заводы инвесторлар тарафыннан сатып алынып, бераз үзгәрешләр кичерде. Казан шәһәре янында урнашкан предприятие аның хуҗасы булып тора. Бүген биредә куертылган сөт җитештерелеп, консервлап сатуга чыгарыла. Биредә дә эш урыннары сакланды.
- Районда нефтьчеләр белән кулга-кул тотынып эшләү киләчәктә дә дәвам итәчәкме?
- Район җирлегендә 3 нефть чыгару оешмасы бар, алар тырышлыгы белән безнең җирлектә 158 скважинадан 191 мең тонна нефть табып алынды. "Азнакайнефть" компаниясе су басу зоналарында яңа нефть япмаларын өйрәнеп, скважиналарын арттыруны планлаштыра.
Актаныш нефть районнары исемлегенә кертелде. Нефтьчеләр белән бергәләп, алдагы елларга эшебезне планлаштырып, 3 еллык программа төзедек. Социаль объектларны ремонтлау, аякка бастыру буенча "Татнефть" программасына кертеләбез.
- Социаль учреждениеләр эшчәнлегеннән Сез канәгатьме?
- Мәдәният, мәгариф, спорт, мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсендә үзләренең максатчан эшләрен быел уңышлы гына башкарып чыктылар. Киләсе елларда да балаларыбызны белемле-тәрбияле шәхесләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Кадрларыбыз җитәрлек, мәгариф учреждениеләре сакланды, капиталь төзекләндерүләр дәвам итә. Гомумән, мәгариф, мәдәният-сәнгать, спорт өлкәсендә балаларның яшәешен, шөгыльләнүен, буш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлекләре белән тулысынча тәэмин ителгәнбез.
- Районда 2016 елда шактый гына яңа корылмалар да сафка басты, искеләре ремонтланды. Бу эшләрне башкарып чыгу зур чыгымнар да сорый. Финанс мәсьәләләре ничек хәл ителә?
- Республика программалары яшәп килә, алар ярдәмендә зур эшләр башкарырга юллар ачыла. Чыннан да, 2016 ел шунысы белән дә үзенчәлекле: ул район тарихында бик күп капиталь салым үзләштерү елы булды. 650 миллион сум күләмендәге бюджет формалашкан иде, бюджеттан тыш, 884 миллион сум күләмендә капиталь салым шушы республика программалары нигезендә үзләштерелде. Ул бөтен тармакларга да кагылды. Әйтик, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 40 миллион сумга якын акча тотылды. Яңа клуб салынды. 62 миллион сумга бассейн ремонтланды. Технология техникумы ремонты 90 миллион сум тәшкил итте. Гуманитар гимназия биләмәсендә 90 миллион сумга якын капиталь салым үзләштерелеп, 100 балага исәпләнгән яңа интернат бинасы төзелде. "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең эш урыны булдырылды, бинасы капиталь төзекләндерелде. Муниципаль юллар фонды, асфальт юллар, щебенка юллар салу програмаларында катнашып, 300 миллион сумга якын капиталь салым үзләштерелде.
Киләсе елда да бу программалар эшләячәк. Алардан тыш та, нефтьчеләр белән берлектә, социаль объектларны ремонтлауга, яңаларын төзүгә өстәмә эшләр планлаштырабыз.
"РИТЭК" нефть компаниясе Адай юлын ремонтлауга 60 миллион сум акча белән ярдәм итә. Районыбыз кешеләре дә, бу эшләрдә активлыкларын күрсәтеп, үзара салым акчалары җыйнап, җирлекләрне төзекләндерүгә зур өлешләрен кертәләр. Шуның нәтиҗәсендә 32 миллион сумнан артык акча тупланды. Алар җирлекләрне матурлау, төзекләндерү өчен тотылды.
- Фаил Мисбахович, район җитәкчесе буларак, Сезне иң борчыган проблема ул нәрсә?
- Безнең төп проблемаларның берсе - тәрбия мәсьәләсе. Әхлак тәрбиясе, дин тәрбиясе алып барырга кирәк. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре нигезендә тормышны кору төп максатларның берсе булсын иде.
2016 елда 4 мәчет ачылды, хәзер районда 52 иман йорты эшли, халыкка хезмәт итә. Аларның сукмаклары кар белән капланмаска тиеш, мәчеткә йөрүчеләр сафы арта барып, ислам дине дәресләре үзләштереп, кешеләргә зыян салмыйча, булганына канәгать итеп, алдагы көнгә матур планнар корып яшәргә кирәк дигән максатлар куябыз. Татар халкының никадәр мәдәниятле, мәгарифле, әхлаклы икәнен чит төбәкләргә дә күрсәтергә бурычлы булуыбызны һәркем яхшы аңлап, яхшы тәрбиягә омтылып яшәсен иде.
Татар төбәге буларак, җәйге чорда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә "Ак калфак" оешмасы Актанышта 3 көн дәвамында гамәли киңәшмә үткәрде. Бу чараны дөньякүләм татарларны таныту чарасы дип әйтсәм, һич тә ялгышмам. Читтә яшәүче татарлар өчен дә Актанышны үрнәк итеп күрсәтү - күңелле гамәл. Без ана телебездә матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Әлеге чара уңай фикерләр тудырды. Аны оештыруда бөтен район халкы катнашты. Моның өчен без чиксез рәхмәтлебез.
- 2017 елда район халкын нинди яңалыклар көтә?
- Республикада скверлар һәм ял итү урыннары төзү турында бик зур программа кабул ителде. Без дә анда катнашабыз. 2016 елда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Актаныш басмалары" скверы ачылды. Мондагы эшләргә 68 миллион сум акча җәлеп ителде. Халык өчен бу - кирәкле урын. Анда эш дәвам итәчәк әле. Моннан тыш, 2017 елда без, халыкка тагын да уңайлырак булсын өчен, район үзәгендә махсус җәяү йөрү урыннары булдыру максатын алга куябыз. Шушы программаларда катнашып, район Советы бинасы каршындагы паркны һәм Мәдәният паркын җәяү йөрү зоналары итеп ясап, монда зур гына үзгәрешләр кертергә уйлыйбыз. Шул ук вакытта Иске Идел елгасы ярында, 57 нче бистәдәге агачлыкларда халыкка массакүләм ял итү урыннары көйләүне дә планлаштырабыз.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Барлык район халкы исеменнән Сезне дә Яңа 2017 ел белән котлыйбыз. Киләсе яңа еллар яңа уңышлары белән сөендерсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев