Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА СЕЗОНДА - ЯҢА СУЛЫШ: Актаныш районында мәдәният хезмәткәрләренең “Дуслык күпере” яңа үрләр яулый (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

-Безнең җыр-моңнарыбыз халык йөрәгенә үтеп керә, аның күңелен җилкендерә ала икән – бу безнең “Дуслык күперенә” иң югары бәя, - ди оештыручылар.

Яңа мәдәни сезонны Пучыдагы әлеге тармак вәкилләре “Дуслык күпере” белән башлап җибәргән иде. Якын-тирә авылларда яшәүчеләргә үзгәрәк программа тәкъдим итү, халыкка яңа йөзләрне танытуны максат итеп куйган әлеге чара башка мәдәният учакларында да зур кызыксыну уяткан булып чыкты. 


4 көнгә сузылган ялларда да  “Дуслык күпере” кул кушырып утырмаган – чакырган авыл җирлекләренә барып, районыбызның төрле почмакларында халыкка күңелле ял бүләк иткән алар. 
Пучы, Иске Сәфәр, Киров, Кәзкәй, Иске Кормаш, Яңа Әлем, Әтәс, Зөбәер, Иске Байсар мәдәният учакларының уңганнарын бергә берләштергән, Саратский яшел гармун моңнарын, халык күңелен яулаган җыр-биюләрне, юмор-сатираны үз эченә алган концерт программасы һәр җирлектә тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән. Кыска гына вакыт эчендә иҗади коллектив Актанышбаш, Мәсәде, Зөбәер, Иске Сәфәр, Иске Кормаш авыл җирлекләрендә үз күперен ныгыткан. 
Алга таба да гастрольләр исемлеге инде төзелгән. Чакырган һәр җиргә барырга тырышачакбыз. Безнең җыр-моңнарыбыз халык йөрәгенә үтеп керә, аның күңелен җилкендерә ала икән – бу безнең “Дуслык күперенә” иң югары бәя, - ди оештыручылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев