Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА СУЛЫШ: Актаныш районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты – булган проблемалар чишелеш табарга тиеш!

2018 елның гыйнварына Актаныш районында 684 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән.

 Бүген Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов урта һәм кече бизнес вәкилләре белән очрашты. 
-    Мондый турыдан-туры аралашуны даими рәвештә дәвам итсәк, эшчәнлек үз  нәтиҗәләрен бирәчәк, эшмәкәрләрне борчыган сораулар да кимиячәк, - дип искәртте Энгель Нәвап улы. 


Очрашуның беренче өлешендә  сүз  районда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше хакында барды. Бүген район башлыгы эшмәкәрләргә читтән кертелгән алкоголь күләмен мөмкин кадәр чикләүне бурыч итеп куя. Ягъни  кибетләр Татарстанда җитештерелгән эчемлекләрне сатуга йөз тотарга тиеш. 


Актаныш районында 24 оешманың алкогольле продукция сатуга лицензиясе бар, шуның нигезенә бүген 99 сату ноктасы әлеге төр продукцияне  сатуны гамәлгә куя. 


Билгеле, исерткеч эчемлекләр сату даими контрольдә булырга тиеш. Әмма ара-тирә  аракыны рөхсәт ителгән вакыттан тыш яисә өстәл астыннан сату очраклары булыштыра. Шулай да соңгы елларда кибет хуҗалары бу юнәлештә шактый “акылланган”. Бер шешә хәмер өчен йөзәр меңнәр белән исәпләнгән штраф түләүнең үз файдаларына түгеллеген яхшы аңлый алар. 


Ялган аракы сату, өйдән сәүдә итү хакында имеш-мимешләр ишетелеп торса да, ни кызганыч, алар берсе дә дәлилләнмәгән. “Халык контроле”нә дә Актаныш районыннан мөрәҗәгатьләр юк дәрәҗәсендә. Хокук саклау органнары да бу юнәлештә мактанырлык эш майтармаган.  Бер яктан, бу сөенечле фал дияр күпләр. Тик утсыз төтен булмый. Ялган аракы сату турында сүзләр йөри икән – моның очына чыгарга кирәк. Утырышта ялган аракы продукциясенең канунсыз әйләнешенә, сыйфаты ачыкланмаган көмешкә сату фактларын кисәтүгә бәйле инициативаларны авыл җирлекләре башлыклары  да белдерергә тиеш, дип билгеләп үтелде. Чөнки халыкның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу белән беренче чиратта алар кызыксынырга тиеш. 


Очрашуның икенче өлеше район территориясендә кәсепчелек иткән эшмәкәрләр, аларны борчыган проблемаларга багышланды. Бер ныклы нигезе барлыкка килгән утырышның ай саен үтәсен исәпкә алып, бүген бирегә эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торучы банк вәкилләре дә чакырулы иде. 


Сүз уңаеннан, 2018 елның гыйнварына Актаныш районында 684 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Аларның 634 – шәхси эшмәкәрләрнеке. Безнең эшмәкәрләр нигездә сөт, мөгезле эре терлек, кош итү җитештерү,  сату-алу белән шөгыльләнә. Әлеге юнәлештәге нәтиҗәләрне үстерүне максат итеп куйганбыз икән – эшмәкәрләр белән очрашып, аларга ярдәм кулы сузу һичшиксез кирәк. 


Алга таба Актанышта Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендәге эшмәкәрләр Советы да булдырылачак. Эшмәкәрләр исә һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә үзләрен борчыган сорауларга җаваплар да таба алачак – алар белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Район башлыгы да бу юнәлештә эшкуарларны үзендә кабул итәргә әзерлеге хакында җиткерде.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев