Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢАРЫШ БЕЛӘН БЕР АДЫМДА: Актаныш технология техникумы студентлары имтиханны яңача тапшыра

Хәзер инде Актаныш технология техникумы студентлары да имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан буларак тапшыра башлады.

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, югары квалификацияле кадрлар әзерләүне тәэмин итү максатларында һәм Татарстанда сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын гамәлгә кертү кысаларында 2017 елдан башлап Республиканың урта һөнәри белем бирүче уку йортларында “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” дип исемләнгән күрсәтмә имтихан гамәлгә кертелә башлаган иде. Узган уку елында ул ирекле куелган булса, быелдан һөнәри белем бирүче оешмаларны тәмамлаучыларның компетенцияләрен бәйсез бәяләүне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмы буларак, ул мәҗбүри төс алды. 

Чыннан да, Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Хәзер инде Актаныш технология техникумы студентлары да имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтихан буларак тапшыра башлады. 

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан, беренчеләрдән булып, күрсәтмә имтиханы тапшыру теләге белән чыккан иде. 2016 елда тәҗрибә өчен беренче имтиханнарны нәкъ менә бездә тапшырып карадылар. Бу имтихан студентка уку дәвамында алган белемнәрен теория һәм гамәлдә күрсәтергә ярдәм итә. 

Актаныш технология техникумы базасында әлеге күрсәтмә имтихан 25 май көнне старт алган иде, ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Уку йортының дүртенче курсында белем алучы  16 студенты  «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә «Авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлегенә 8 көн дәвамында 5 һөнәри модуль буенча имтихан тота. 

Реклама

Студентларның эш процессын 6 бәйсез эксперт күзәтә.  Педагоглар тарафыннан ниндидер ярдәм күрсәтелер дип тә өметләнәсе түгел, имтихан мәйданчыкларыннан  турыдан-туры онлайн – трансляция алып барыла. Балларны да махсус система саный. 

Әлеге яңа төр имтиханнарның шактый уңай яклары да бар. Шуларның берсе -  аны тапшырган студентларга Skills-паспорт бирелә. Паспорт  эшкә урнашканда аеруча мөһим, булачак  хезмәткәр үз компетенциясендә осталык дәрәҗәсен нәкъ менә шушы документ нигезендә дәлилли алачак. 

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев