Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яңгыр булмаса да, азык әзерләргә кирәк

Республика буенча безнең район иң аз яңгыр яуган төбәк булып тора. Атна башында дүрт күз белән көтеп алганы да бик аз күләмдә генә явып китте. Басуларда игеннәр яңгыр көтеп тилмерә. Мондый корылык шартларында булган массадан терлекләргә кыш чыгу өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләү һәркемнең төп бурычы булып кала. Бу хакта...

Республика буенча безнең район иң аз яңгыр яуган төбәк булып тора. Атна башында дүрт күз белән көтеп алганы да бик аз күләмдә генә явып китте. Басуларда игеннәр яңгыр көтеп тилмерә. Мондый корылык шартларында булган массадан терлекләргә кыш чыгу өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләү һәркемнең төп бурычы булып кала.
Бу хакта район башлыгы һәр җыелыш саен искәртә. Аерым хуҗалыкларда хуҗалык җитәкчеләре катнашында киңәшмәләр дә үткәрелә. Аның чираттагысы 28 июнь көнне узды. Сөйләшү "Башак" хуҗалыгының кукуруз басуында башланды.
Район буенча кукурузны 2040 гектар мәйданда орлык өчен чәчәргә дип планлаштырылган иде, аны хуҗалыклар 1900 гектардан артыграк мәйданда чәчтеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов аларның торышы буенча анализ ясады.
- "Башак" хуҗалыгындагы орлык өчен чәчелгән кукуруз бүген 10-11нче яфрагын чыгара. Үсентеләр чыккач та рәт аралары тырмаланып, гербицид кертелде. Баштарак начар кебек тоелса да, ул әйбәтләп үсеп китте. Куелыгы да яхшы. Ә менә кукурузларының буе кыска, торышы начар булган хуҗалыклар да бар. Аларга кичекмәстән, рәт араларын эшкәртеп, азотлы ашлама кертергә кирәк, - диде ул.
Борчак белән арпа катнаштырып чәчелгән берьеллык үлән басуы да күпләрне көнләштерерлек. Чөнки "Ташкын", "Алга", "Эконом" хуҗалыклары басуларына яздан бирле бер тапкыр да яңгыр яумаган. Нәтиҗәдә аларның терлек азыгы культураларының массасы да бик аз чыга.
- "Актаныш" агрофирмасы, "Чиялек", Нур Баян исемендәге, "Нур" хуҗалыкларында да терлек азыгы әзерләү авырлык белән бара. Үсемлекләрнең массасы аз чыгу аларны ситуациядән чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр итәчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов.
Ул төгәл саннар мисалында кайсы хуҗалыкта кирәкле терлек азыгының ничә проценты әзерләнгәнен дә әйтеп үтте. Терлекләренә азык җитмәс дип уйлаган "Тамыр", "Ташкын", "Чишмә" хуҗалыклары сенажны арыш белән сала башлаганнар. Шулай ук уңышы бик аз кебек булган көзге культура басуларын да сенажга салу отышлырак булмас микән дигән фикерне дә әйтте җитәкчеләр. Ник дигәндә, быел савым сыерларын 1 августка торакларга кайтарып бетерү бурычы куела. Димәк, аларны кышкы рацион белән ашатуга иртәрәк күчәргә туры киләчәк. Бу үзе үк терлек азыгының күбрәк кирәк булачагын искәртә.
Район буенча 9000 гектардан артык мәйданда берьеллык үләннәр игелә. Аларның күпчелеге сенаж салуга тотылачак. Бер өлешен малларга яшел азык итеп бирүдә файдаланачаклар.
- Берьеллык үләннәрдән арынган басуларны эшкәртеп, көзге чәчүгә әзерләп куюны да игътибардан читтә калдырмасагыз иде. Эшкәртелгән басу ким дигәндә бер ай, ай ярым ял итәргә тиеш. "Нигез", "Тамыр" хуҗалыклары андый басуларын эшкәртеп куйды инде, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Шулай ук күпьеллык үләннәрнең дә 25-30 процентын ел саен яңартып торырга кирәклеге искәртелде.
Хуҗалык җитәкчеләре "Тамыр" хуҗалыгының сенаж базы территориясен дә карадылар. Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов эшчәнлекләре белән таныштырды.
- Үзегез күрдегез, басулар, яңгырлы еллар белән чагыштырганда, начар. Безнең хуҗалыкка терлекләрне кышлату өчен 7000 тонна сенаж кирәк. Без әлегә 4 баз салдык. Арыш белән люцернаны катнаштырып, тагын бер баз сала башладык.
Район җитәкчелеге тарафыннан территория үрнәк буларак күрсәтелде. Сенаж базлары чистартылган, тирәсе тирестән, чүп үләннәреннән арындырылган.
- Сенаж базлары яны шушындый булырга тиеш. Кайбер хуҗалыкларда базны алабута, билчән арасыннан күреп булмый. Шулай ук базга килә торган юллар, баз үзе бетонланырга тиеш, - дип басым ясады Фаил Камаев.
Көзге урып-җыюлар башланырга да күп вакыт калмый. Шунлыктан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев комбайннар паркының торышына тукталып, анализ ясап үтте. Быелгы урып-җыюда 93 комбайн катнашыр дип планлаштырыла. Шуның 6сына комбайнчы ачыкланмаган әле.
- "Башак" һәм "Тамыр" хуҗалыкларында комбайннарга ремонт төгәлләнеп килә. Мехотрядта ремонт башланмаган да. Вакыт кыса, шулай булгач, барлык хуҗалыкларга да комбайннар ремонтын тизләтү һәм ургычларын тагып бетерү зарур. 6 июль көнне комбайннарны кабул итү булачак, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Ахырдан Фаил Камаев белән Дәниф Харисов Венгриягә сәфәр вакытында алган хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Алардагы нәселле таналарны үзебезнең райондагы берничә хуҗалыкка кайтарту буенча эш алып барачакларын хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев