Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯЛ КӨНЕ ДИП ТОРМЫЙБЫЗ: Чуракай авыл җирлеге еллык эшчәнлегенә бәя алды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш районы үзәгеннән иң ерак урнашкан җирлекләрнең берсе - Чуракай якшәмбе көнне 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, якын киләчәккә максат- бурычлар билгеләде. 

Иске Әгъбәз һәм Чуракай авылларын үз эченә алган җирлек бүген шактый тулы канлы тормыш белән яши. Җирлектә "Алга" хуҗалыгы нәтиҗәле генә эшләп килә. 1532 терлекнең 545е - савым малы. Җәмгыять ит һәм сөт җитештерү бәрабәренә яшәешен алып бара. 

Социаль объектларга килгәндә, ике авылда да балалар бакчалары эшли. Иске Әгъбәз авылында башлангыч мәктәп һәм бакча бер түбә астында урнашкан. 1979 елда төзелгән бина 2015-2016 елларда капиталь төзекләндерү программасына кергән. Балаларга белем һәм тәрбия бирүче әлеге учак бүгенге көндә җылы, төзек, хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән. Бакчада йөрүчеләр саны - 10, мәктәптә белем алучы укучылар саны 13кә тәңгәл. 

Ике авылда да ФАП, мәчет, мәдәният йортлары эшләп килә. Әмма Иске Әгъбәзтә урнашкан клуб бүгенге көндә шактый проблемалы булуы белән район җитәкчелеге тарафыннан игътибар үзәгенә алынды. 1976 елгы бина гомер буена бер генә тапкыр да ремонт та күрмәгән. Ярыйсы ук таушалган бу мәдәният учагына хәзер капиталь төзекләндерү үткәрү саллы бәягә басачак. Шуңа күрә иң кулае - авыл клубы программасы аша Әгъбәз авылында 50 урынга исәпләнгән яңа мәдәният учагы тергезү. Әлеге ният тормышка ашармы - анысын вакыт күрсәтер. 

Чуракай авылында урнашкан төп гомуми белем бирү мәктәбе дә 2016 елда капиталь төзекләндерелгән. Әмма авылда балалар санының сизелерлек кимүе киләчәккә әллә ни өметләр уятмый. 370 кешесе булган Чуракайда бүген нибары 35 бала белем ала. Шуларның икесе - чыгарылыш сыйныфта. Шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасына җиде генә сабый йөри - ә бит андагы шартларга күпләр кызыгырлык! Мәктәп педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, җиһазланыш ягыннан да проблемалар юк, әмма 1220 кв.метрда урнашкан мәктәптә кайчандыр 600ләп бала укуын исәпләгәч, мәктәпнең киләчәге бармы дигән борчулы сорау туа...

Чуракай авыл җирлегендә эшсезлек проблемасы юк. Халык биредә яшим дип яши. Бигрәк тә Иске Әгъбәз авылында сафка басып килүче яңа йортлар моңа ачык мисал. Авыл халкының шактые мал асрау белән дә шөгыльләнә. Әмма андыйларның саны соңгы елларда сизелерлек кимегән. Мал саны кимүнең нигезендә нинди проблема ятуын да конкрет әйтеп булмый. Кемдәдер - көтү чираты, кемдәдер тапшырылган сөткә бәянең тотрыксыз булуы канәгатьсезлек уята. 

Чуракайда терлекне күпләп асраучылар да юк түгел. Алар, нигездә, Иске Әгъбәз авылында урнашкан. Бүгенге хисап җыелышында катнашкан район җитәкчелеге дә мал тотучыларның шәхси секторларында булып, аларның яшәү-көн күреше белән танышты. 

Илфак Камалов крестьян-фермер хуҗалыгын 2012 елда төзегән. Бүген аның хуҗалыгында 16 МЭТ исәпләнә, 26 гектардан артык чәчүлек җирләре бар, узган ел комбайн алуга да ирешкән ул. Матди яктан проблемалары булса да, Илфак Камалов терлек баш санын арттырырга ниятли. 

4 ир бала үстерүче Ирина һәм Данис Вахитовлар да моннан 4 ел элек терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә башлаган. Бүген ихаталарында 5 савым сыеры, үгезләре бар. "Алга" хуҗалыгында хезмәт куючы Вахитовларда да проблемалы мәсьәләләр бар. Тирес түгү өчен урын булмау, савым аппараты булдыру өчен ярдәм булмау - бер уйлап карасаң, чишелмәслек проблемалар түгел болар. Әмма менә шундый юк кына мәсьәләләрнең тиз арада хәл ителмәве дә кешедә терлек асрау теләген киметергә мөмкин - менә шунысы куркыныч. 

Эльвира һәм Зимфир Рәшитовлар да шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 11 баш эре терлек тота. Шуларның бишесе - савым сыеры. Узган ел дәүләт программасына кушылган гаилә хөкүмәт тарафыннан 200 мең сумлык ярдәм алган. Киләчәктә дә терлекчелек белән максатчан шөгыльләнергә исәпли уңган гаилә. Өстәвенә, хуҗабикә җәйге чорда казлар асрап та шактый табыш ала, илле баштан да ким булмаган су кошларын суеп та, каклап та сата ул. 

Чуракай авыл җирлегендә дә яшим диюче кешегә менә дигән шартлар бар. Эштән курыкмаган һәркем үз эшен ачып, аннан саллы табыш алырга сәләтле бүген. Бу хакта хисап җыелышында да кат-кат искәртелде.
 
2018 елда башкарылган эшләргә җирлек башлыгы Рафаэль Хәйдәров йомгак ясады. Җитәкче үз чыгышында үзара салым акчасына башкарылган эшләрне барлады, быелгысына планнар белән уртаклашты. Бүгенге җыелышта чуракайлыларга җирлектәге чүп җыю мәсьәләсендә тәртип урнаштырып бетерү бурычы куелды. Халыктан кергән сорауларның да шактыена ачыклык кертелде. Бүген җавапсыз калганнарына исә якын арада җаваплар биреләчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев