Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәяүлеләргә – яңа тротуарлар

Альберт Тимеровтан үзара салым акчасына ниләр башкарылганы турында да сораштык. - Быел актанышлылар үзара салым акчасы җыюда бик актив катнашты. Әлеге акча максатчан тотыла. Быелга җыелганы тротуарлар һәм юлларны ныгытуга тотыла. Соңгы эшләр генә калып килә. Ленин проспектында техникумнан алып 38 нче йортка кадәр һәм элекке РОВД бинасыннан "Актаныш басмалары"...

Альберт Тимеровтан үзара салым акчасына ниләр башкарылганы турында да сораштык.
- Быел актанышлылар үзара салым акчасы җыюда бик актив катнашты. Әлеге акча максатчан тотыла.
Быелга җыелганы тротуарлар һәм юлларны ныгытуга тотыла. Соңгы эшләр генә калып килә. Ленин проспектында техникумнан алып 38 нче йортка кадәр һәм элекке РОВД бинасыннан "Актаныш басмалары" скверына кадәрге аралар гына калды. Нөркә бистәсендәге урам юлларына ком җәелде, - диде ул.
- Киләсе елда да үзара салым акчасы җыю шундый тәртиптә булачакмы, нинди максатларга тоту турында фикерләр бармы инде?
- Быел да референдум үткәрүне ноябрь азакларына планлаштырабыз. Аның нәтиҗәләре буенча киләсе елда да үзара салым акчасы шундый ук активлык белән туплансын иде дигән теләктә торабыз. Актаныш халкыннан шундый тәкъдим керде: күпфатирлы йортларның подвалларында җыела торган суны киметү өстендә эшләргә кирәк, диделәр. Дренаж системаны эшләргә ниятлибез. 17 күпфатирлы йорт күз алдында тотыла. Аларның подвалларына җыелган суны киметүне киләсе елга планлаштырабыз.
- Тротуарлар җәю тукталмыйдыр бит?
- Ленин проспектында калган урыннарга тротуар җәеп бетерү, Хөснияров урамының җәяүле сукмагын яктырту киләсе елда көтелә. Базар, телевышка тирәләрен кертеп, Вахитов урамын да яктылык диодлы урам яктырткычлары белән яктыртырга уйлыйбыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев