Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Янгыннардан сакланыйк

Агымдагы елның 3 кварталында Актаныш районы янгын кузәтчелеге бүлегендә 27 янгын чыгу очрагы теркәлде. 2014 елның шушы чорында бу сан 23кә тәңгәл булган. 2014 елда янгыннар нәтиҗәсендә 3 кеше вафат булса, агымдагы елда янгын 8 кешенең гомерен өзгән. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, электр линиялэренең төзек булмавы, мич һәм электр...

Агымдагы елның 3 кварталында Актаныш районы янгын кузәтчелеге бүлегендә 27 янгын чыгу очрагы теркәлде. 2014 елның шушы чорында бу сан 23кә тәңгәл булган.
2014 елда янгыннар нәтиҗәсендә 3 кеше вафат булса, агымдагы елда янгын 8 кешенең гомерен өзгән.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, электр линиялэренең төзек булмавы, мич һәм электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү тора.
Көннәр суыту белән гражданнар тарафыннан, йортларны җылыту максатыннан, электротехник җиһазлар куллану активлаша. Нәкъ шушы чорда янгыннарның саны арту да күзәтелә.
Әлеге янгыннарны булдырмау йөзеннән, гражданнарны үз ихаталарында урнашкан төзелмәләрдә электр җиһазларын, җылыту мичләрен тагын бер кат тикшереп чыгу зыян итмәс иде.
Янгыннарны тикшергән вакытта, гражданнарның гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыклана. Әлеге ваемсызлык нәтиҗәсендә шактый күләмдә төзелмәләргә материаль зыян килүен һәм, иң аянычы, аның кеше үлеменә китерергә мөмкин икәнен онытмагыз!
Районыбыз территориясендә балалар катнашында килеп чыккан янгыннар да күзәтелеп тора. Хөрмәтле ата-аналар! Үзегезнең газиз балаларыгызны караучысыз калдырмасагыз иде.
Хөрмәтле гражданнар! Күршеләрегездә, эш урыннарыгызда янгын чыгуга сәбәпче кимчелекләр ачыкланган очракта, кичекмәстән 3-13-31 яки 3-12-30 телефоны аша хәбәр итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев