Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯНГЫН КОРБАННАРЫ БУЛМЫЙК: Актаныш районында янгынга каршы махсус җайланмалар тикшерелә (+ФОТОЛАР)

Хәзерге вакытта автоном янгын белдергечләр кешеләрнең янгыннарда үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгын үтәү йөзеннән, Актаныш муниципаль районы территориясендә «ТР буенча 15 ОФПС» ФГКУ, «Татарстан Республикасы Янгын саклау» ТР ГКУ тарафыннан 2017 елда инвалидлар яшәгән торак йортларда урнаштырылган төтен белдергечләрнең  тукландыру элементларын алыштыру буенча эш алып барыла. 


Гражданнарның йорт биләмәләрендә башкарылган эш барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшыру белән өстәмә инструктажлар үткәрелә.


Автоном янгын белдергеч - янгын чыганагы барлыкка килгән очракта тревога сигналын вакытында бирү өчен билгеләнгән җайланма. Мондый компакт прибор корпусында туклану чыганагы һәм төп эш компонентлары урнаштырыла. Иң киң таралган төре булып, автоном төтен хәбәрчеләре тора,  алар яну вакытында барлыкка килә торган аз гына төтенгә дә реакция бирә. Шулай ук  әлеге җайланмалар катнаш типтагы да булырга мөмкин. Бу очракта сигнал төтен кисәкләренең һавадагы концентрациясе арту аркасында гына түгел, шулай ук ялкынның температурасы һәм нурланышы арткан очракта да эшкәртелә.

Реклама


Алар зур булмаган шәхси биналарда (фатирлар, гаражлар, бүлмә) янгын чыгудан саклау өчен менә дигән чара булып торалар. Шул ук вакытта, бу җайланмаларны локаль челтәрләргә берләштерергә мөмкин. 


Мондый файдалы җайланма сезгә дә, якыннарыгызга да гомерен саклап калырга мөмкин, өстәвенә, ул кыйммәт тә түгел. Хәзерге вакытта автоном янгын белдергечләр кешеләрнең янгыннарда үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X