Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯРМИНКӘ САТУ ИТӘ: Актанышта Яңа ел алды ярминкәсе гөрләде (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традициягә әверелде.

Шул уңайдан 30 декабрь көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде.

Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре -  халыкка чамалы бәядән беренчел продукция тәкъдим иттеләр. Товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел иде: сыер, каз ите, берничә төр казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.

Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, җирлек башлыклары да танышты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев