ЯРТЫ ГАСЫРЛЫК ХЕЗМӘТ: Район автотранспорт хуҗалыгы 50 еллыгын каршылый
Юбилеегыз якынлашкан көннәрдә барлык юл йөрүчеләр исеменнән сезгә рәхмәтләр әйтәбез, хөрмәтле район автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре.
Бар иде вакытлар: автобуска сыярбыз микән, дип, Актаныштан авылга кайту өчен алдан ук вокзалга килә, билет ала иде халык, автобус тирәсенә җыелып, ишек ачылганны көтә, алданрак узып, утырып калырга чамалый. Кемнеңдер аягына басалар, кемнедер чираттан төртеп чыгаралар – хәтер саклап торыр вакыт түгел, автобуска керә алмасаң, кайтып җитүләр бик икеле... Бүген ул көннәрне елмаеп искә алабыз. Автобус хезмәтенә ихтыяҗ хәзер нык кимеде. Әмма район АТХ бүген дә халыкка тырышып хезмәт күрсәтә. Октябрь аеның соңгы якшәмбесе – автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнендә Актаныш автотранспорт предприятиесе үзенең 50 еллыгын каршылый. Ярты гасырлык бәйрәм!
1968 елның октябрь аенда, Әүхәди Галиев кул астында башлап җибәрә оешма эшчәнлеген. Хәер, ул вакытта оешма дип аталмый әле ул, Минзәлә АТПсының Актаныштагы автоколоннасы булып йөри.
– Автобуслар алгы яктан кайтып керер иде, кирәк саен, арттан гына чыгып китә торганнар иде. Минзәлә АТП ярдәме белән ихатаны таш койма белән әйләндереп алуга ирештек. Территориягә асфальт салдыра алдык, автогараж салу турында хыялландык. Анда “тумбочка“лар салып, эш башлаган идек инде, – дип искә ала инде күпкә соңрак – 1991-1993 елларда биредә җитәкче булган Мөдәрис Ханов. Ул “тумбочка“лар һаман да исән әле, болганчык авыр елларга эләгеп, эшләнеп бетмәгән эш истәлеге булып утыралар.
– Мин хезмәткә килгән чорда ягулык табу мәсьәләләре ифрат авыр иде. Хәтта сатуда юк вакыт. Автобус багына ниләр генә салырга туры килмәде: гексан да калмады, углеводород калмады, югары сумалалы әйбер салып, машина ваткан чаклар да булды. Дефолттан соң акча юк чаклар иде, – дип искә төшерә соңгы 18 елда АТП җитәкчесе булган Нәсих Хафизов. – Әмма халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырыштык. Авыл арасында да, шәһәрара маршрутларда да халык теләп йөри иде, җиңел машиналар аз вакыт. Бәйрәмнәрдән соң Казанга гына да студентлар төялгән 6-7шәр автобус җибәрә идек. Өлкәннәргә, укучы балаларга ташламалар бар иде. 2005 елда ул бетерелде һәм автобуслар бушый башлады...
Бүген инде автобус һәр авылга атнасына бер мәртәбә генә бара, анда да кеше аз була. Район үзәгендә йөрүчеләргә исә кытлык юк, бигрәк тә, иртәләрен аны көтеп алалар. Чаллыга автобус көн саен, Казанга көнаралаш йөри.
– Казан юллары әйбәт хәзер, чит төбәкләрдә йөрүчеләр дә, Татарстандагыдай юллар беркайда юк, дип сөйләшә, – ди автобус йөртүче Роберт Бәшаров. Шушы Казан-Актаныш юлын ничә мең мәртәбәләр узды икән ул? 32 ел элек Казанда автобус йөрткән җиреннән ул вакытта район башкарма комитеты рәисе урынбасары Мирсәлим Сәетов чакырып кайтара аны районга. Җитәкче Фәрит Тимиров кабул итеп ала. – Бу хезмәт бик зур җаваплылык сорый – кешеләр йөртәбез бит. Кызулыйсы килгәндә дә тыеласың, кеше гомере белән уйнарга ярамый.
Гомумән, автобус йөртүчегә таләпләр зур: I категориягә ия булырга, балалар йөртә икән, 3 ел хезмәт стажлы булырга тиеш. Өстәп, халык белән уртак тел табарга кирәк. Югары таләпләргә югары хезмәт хакы булса, дөрес булыр иде дә соң! Юк шул! Хәзер бигрәк тә, хезмәт хакын пассажирлар санына карап түли башлагач, хәлләр мөшкел. Шуңа бирегә эшкә килергә атлыгып торучылар да юк.
– Кадрлар мәсьәләсе бигрәк кискенләште, бездә, нигездә, олы абыйлар бит, лаеклы ялга чыгар вакытлары җитеп килә. Яшьләрне кызыктырыр өчен исә бер нәрсә дә юк, – ди гомере буе шушында диспетчер да, склад мөдире дә булып эшләүче, кадрлар бүлеген дә җитәкләүче Гөлшат Мөхәммәтова. Илгизәр Тимеров эшкә 1981 елда кергән булган. Бүген балаларны йөртә ул:
– Балалар әдәпле. Исәнмесез, дип керәләр, рәхмәт, абый, сау булыгыз дип төшәләр. Иртәнге 6дан кичке 8 гә кадәр аларны мәктәпкә илтәм, алып кайтам, спорт сараена йөртәм. Ул контингент белән эшләү рәхәт, – ди шофер абый. Үзенең җиңел машинасында йөрүгә караганда бүген автобусны якынрак күрә икән – җаның-тәнең белән эшеңә бирелгәндә генә шулай буладыр, мөгаен. Гомумән, үз хезмәтләренең патриотлары эшли бу оешмада. Яратып, күңел биреп эшлиләр, үзләрен башка урында, башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйлар. Бүген оешмада 24 автобуска 24 шофер. 14 автобус мәктәп укучыларын йөртсә, калганнары төрле маршрутларга һәм заказ буенча йөри.
Замананың кырыс җилләренә бирешмәскә әле исәпләре – хуҗалыкның бүгенге җитәкчесе Айзат Шакиров ике яңа автобус алырга җыенуларын белдерде әнә:
– Шул очракта маршрут картасы сакланып кала да, эшләргә мөмкинлек арта, – ди. – Пассажирларны арттыру максатыннан тагын бер яңалык булдырдык: Казанга йөрүче автобуска антенна урнаштырдык. Юлчыларыбыз хәзер рәхәтләнеп бушлай wi-fi дан файдалана ала. Бәлки киләчәктә башка маршрутларга да алырбыз.
Күпләр такси хезмәтен үз иткән көндә автобусларга эш кими шул. Әле бит “попутчиклар” – үз
йомышлары белән Чаллы-Казанга барганда пассажир җыючылар да бик күп. Әмма алар арасында дөньяның кемнәре генә юк?!
– Безнең билет бәясенә иминиятләштерү бәясе дә кергән, без юлчыларның иминлеге өчен дә, барасы җирләренә вакытында җитештерү өчен дә җавап бирәбез. Халык шуны аңласын иде, – Айзат Шакировның сүзләре хак.
Проблемалары күп һәм зур, хезмәт хаклары аз, авыл-шәһәрара маршрутлар, акча ягыннан караганда, зыянга эшләсә дә, район автотранспорт хуҗалыгының киләчәге бар. Ул киләчәк якты һәм матур булсын иде. Чөнки бу хезмәт халыкка кирәк!
Юбилеегыз якынлашкан көннәрдә барлык юл йөрүчеләр исеменнән сезгә рәхмәтләр әйтәбез, хөрмәтле район автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре. Заманында юк ягулыкны табып, маршрутны өзмәвегез өчен! Запчастьлар юк вакыт өегездән үзегезнекен алып килеп, ватылган автобус төзәткәнегез, шуның аркасында юл фаҗигаләрен булдырмый эшләгәнегез өчен. Кирәк чакта кирәк урынга сезгә ышанып чыгып китүебез һәм барып җитүебез өчен.Тырыш хезмәтегез, фидакарьлегегез өчен мең рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә саулык, күңел тынычлыгы, хезмәтегезнең дәүмәтләрен күрергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев