Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яшь уйлап табучылар бәйгесе

Узган атнада балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” һәм “Сугыш чоры техникасы модельләре”дигән республикакүләм бәйгенең район этабы узды.

 

Бәйге дүрт номинациядә уздырылды. Укучылар сәламәтлек, промышленность технологиясе һәм робототехника, төрле типтагы технологияләр, транспорт дигән номинацияләр буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да катнашты һәм үзенең фикерләрен җиткерде. 

-Әлеге чара Бөек Җиңүнең – 75,  ТАССРның 100, район төзелүгә – 90, Актаныш төзелүгә 310 ел тулуга да багышлап үткәрелә. Бөек Ватан сугышы чорында безнең районнан да меңләгән кешеләр сугышка китеп, күпләре яу кырында башларын салды. Исән кайтканнарының да күбесе инде бакыйлыкка күчте. Җиңүнең 75 еллыгын  без бары тик 12 генә Бөек Ватан сугышы ветераны белән каршы алабыз. Без инде җиңү көннәре кысаларында мәктәпләрдә утны-суны кичкән яугирләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар уздырачакбыз. Алар күргән газап-михнәтләр белән яшь буынны таныштырырга тиешбез. Ә инде “Сугыш чоры техникасы модельләре” дигән бәйгегә килгән эшләргә карагач, тәннәр тагын бер тапкыр чемердәп куя. Әйтерсең, шул техниканың чыны тора кебек. Боларны безнең балаларыбыз кинолардан гына күреп белсен иде дигән теләктә калам, -диде ул. 

–Әлеге бәйгедә район мәгариф оешмаларыннан 98 эш катнашты. Катнашучылар тарихны, агач, металл һәм башка төр материаллар белән эшләү алымнарын да тирәнтен өйрәнгәнлекләрен аларны эшләрендә ачык чагылдырганнар. Жюри тарафыннан һәр эш өйрәнелеп, укучыларның чыгышлары белән исбатланып, бәя бирелә, -диде балалар иҗат үзәге җитәкчесе Илнур Хуҗин. –Укучылар эшләрен технология укытучылары белән бергәләп, түгәрәкләрдә эшләгәннәр. 

Үзләренең бәйге эшләре белән таныштырган вакытта укучыларның күзләре янып тора. Аларның барысының да сугыш чоры техникасы белән яхшы таныш булуы күренә. Инде киләчәктә мондый техниканы чыннан да кинолардан гына күрергә язсын. 

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев