Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яшәү җыры

Көйязарларның җан түренә былбыл оя корадыр, күрәсең. Я булмаса, кошлар җырын тыңлаган мәлдә, һәр аваз нотага әверелеп, күңел дәфтәренә языла барадыр... Бармаклары күз иярмәс тизлек белән баян телләреннән йөгереп үткәндә, аның йөзенә беркадәр гаҗәпсенү тарала: янәсе, көй язу бит ул... көй язу... Үзеннән-үзе килә дә чыга инде... Менә шулай, чикләвек...

Көйязарларның җан түренә былбыл оя корадыр, күрәсең. Я булмаса, кошлар җырын тыңлаган мәлдә, һәр аваз нотага әверелеп, күңел дәфтәренә языла барадыр... Бармаклары күз иярмәс тизлек белән баян телләреннән йөгереп үткәндә, аның йөзенә беркадәр гаҗәпсенү тарала: янәсе, көй язу бит ул... көй язу... Үзеннән-үзе килә дә чыга инде... Менә шулай, чикләвек ваткандагыдай, гап-гади һәм бик җиңел. Композитор Инсаф Хәбибуллинны якыннан белгәннәр аның үзенең дә гадилегенә, ихласлыгына, тыйнаклыгына күнегеп беткәннәр. Тормышны ничек бар - шулай кабул итү һәм ярату. Минемчә, бу ир-егетнең яшәү фәлсәфәсе әнә шул хакыйкатькә сыенган. "Беренче җырымны мин Әфганда яздым", - диюеннән шундый нәтиҗә ясавыма үзе ачуланмас, шәт. Үлем белән күзгә-күз очрашканнар өчен яшәү мәгънәсе капчык-капчык алтын-көмеш белән түгел, һәр туган таңга сөенеп күз ачу, күкрәк тутырып сулыш алу белән үлчәнә.
"Сандугач керде күңелгә", "Бер егет гармун сайлый", "Чит ил дидем", "Күңелем тулса, кереп елыйм каеннар арасына" - Салават башкаруында үзәкләрне өзгән "Йөрәк җыры", "Сибелде сәйләннәрем", "Чәчәкләрне өзмәгез", "Безнең әтиләр", "Бар да кала"... Бу исемлекне дәвам итсәм, җитмештән артык җырны санап чыгарга тиеш булыр идем. Алар барысы да халык арасында таралып, үз булып киткән, барысы да күпләргә яхшы таныш. Инсафның туган авылы Ирмәш - Актанышның табигате белән күзләрне камаштырырлык, үзе дә, исеме дә җырга тиң Агыйделе, таулары, чишмәләре белән таң калдырырлык гүзәл бер почмагы икән.
- Минем әти сүзгә бик оста, җор телле кеше иде, хәтере дә нык әйбәт булды. Вакыйгаларны көне-сәгате белән әйтеп сөйли торган иде. Балык тотарга ярата иде, ау үргәндә, салганда булышырга мине дә үзе белән ала. Әтинең "коптилкасы" да бар иде, авылда бер! Өйдә балыктан да өзелгән юк, кешедән дә... Ну минем балыкка бер дә һуш китми. Бабайның - без аны әткәй дип йөрттек - хромкасы, саратский гармуны бар - шуны шыгырдату ошый. Үзалдыма уйнап тик утырам... Шуннан әти кая, ничек басасын күрсәтеп, "Карабай" көен өйрәткән иде.
Инсафның тәүге остазы менә шул рәвешле әтисе булса, аз сүзле, тыйнак Сәхия апа улын Актаныштагы музыка мәктәбенә - баян классына илтеп биргәч, малай биш ел буе танылган музыкант Мирзанур Фәрухшин сыйныфында укый. Шул вакытта ук күңелдә үзеннән-үзе бөреләнеп килгән көйләр, әле самими генә хәлдә булса да, җанны көйрәтә башлый; үзе баяннан әз генә калку булган Инсаф аларны укытучысына да уйнап күрсәткәли. Һади Такташның шигъри юлларын бераз гына үзгәртсәк: "Кем уйлаган шушы шаярулар анда кәсеп булып калыр дип..." Музыкага һәвәслеге белән аерылып торган малай мәктәп концертларының берсендә дә катнашмый калмый; имтиханнарны да иң яхшы тапшыручылар исемлегендә була; урта белем алгач, җиде юл чатында да аптырап басып тормый - 1984 елда туп-туры Казанга, сәнгать институтының оркестр бүлегенә юл тота. Сабакташлары арасында Әлфис Кыямов, Рафик Таҗетдинов, хор бүлегендә укыган Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек, еллар узгач, исемнәре халыкка таныласы студентлар да була.
Студент дигәннән, уку елларында теләсә кайсы чор шәкертләрен, аеруча егетләрне берләштерүче бер нәрсә бар. Әйдәгез, без аны халыкчан итеп, "шабашка" дип кенә атыйк әле... Стипендияне тартып-сузып күпмегә җиткерәсең, әле анысының бөтенләй эләкмәве дә ихтимал бит: кемдер вагон бушата, кемдер ипи заводында эшләп ала, кемдер студотряд белән төзелешкә чыгып китә... Инсаф та беренче курста ук Төзүчеләр мәдәният сараенда, режиссер Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли башлый, баянда да уйный, спектакльгә көйләр иҗат итә. Тик максаты - иш янына куш булыр дип акча эшләү түгел, ә үзен сынап карау. Хыялый күңелне һаман каядыр әйдәкләгән тарту көченә буйсынып, иҗатка килү.
Армия еллары... Әфганстан. Әйтергәме, юкмы дип байтак икеләнгәннән соң, Инсаф үзенең кайдалыгын якыннарына яшермичә язып сала. Соңыннан, исән-сау әйләнеп кайткач, күршеләрнең: "Әнкәң коймаларга сарылып елый иде", - дигән сүзләрен ишетеп, үзенең дә күңеле тулган мәлләре аз булмагандыр...
Таулар илендә яралган "Мин сине яратам" дигән җырны мин үзем шуңа күрә тормышка мәдхия дип бәяләдем дә инде...
Сүз белән әйтеп бетереп булмаганны моң аша җиткерергә була. Якты, дәртле көйләр кешедә яшәү шатлыгы уятсын, моң белән сугарылганнары күз яше аша күңелне чистартсын. Тик бер генә шарт - тыңлаучыга очсыз, мәгънәсез, зәвыксыз нәрсә тәкъдим ителмәсен! Хәер, нинди зыялы остазлардан белем ал да кулыңдагы гармун телләренә зәвыксыз көй килеп сарылсын, имеш... Тукай премиясе лауреаты, танылган композитор Бату Мулюков, шулай ук Тукай бүләге иясе, дирижер Хәсби Фазлуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Әминев... Нинди мөгаллимнәр, гаҗәеп зыялы, затлы шәхесләр!
Студент кына булса да, Инсаф Хәбибуллинның да талантын, баян телләрендә җитез йөгерешкән бармакларын күреп алганнардыр. Шулай булмаса, өченче курста укыганда ук аны якташы, Табанлыкүл егете, филармониядә эшләп, халык арасында танылып өлгергән Хәнәви Шәйдуллин үз төркеменә аккомпаниатор итеп чакырыр иде микән? Монда да әле матди якны уйлау юк: һаман да шул үзен иҗатта сынап карау теләге! Булдыра аламы, ошаталармы? Ошаталар! Бер сәхнәдә эшләгән баянчы Фәрит Хатыйпов та мактау сүзләре әйтеп күңелен канатландыра. Инсафның кулына әллә каян гына Мәхмүт Хөсәеннең "Күрше кызы" дигән шигыре эләгеп, илһам килгән мизгелдә шуңа көй дә язып куя, ул җырны Х.Шәйдуллин тиз арада өйрәнеп, радиога да яздырып кайта. Тулай торактагы кызлардан Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен алып торган Инсафта янә иҗат дәрте: шул китапны шаярган кебек кенә актарган арада "Сандугач керде күңелгә" дигән юлларга шаярган кебек кенә көй дә килеп куна. Дөрес, үзе бер дә егылып төшми: артык гади тоеламы шунда... Тик, ни хикмәт, күп тә үтми, әлеге җыр бөтен тулай торакның хитына әверелә, аның янына "Бер егет гармун сайлый" дигәне өстәлә, тагын, тагын... Бераздан бу җырлар Наил Шәймәрданов чыгарган кассетада да урын ала, Салават, Зәйнәп репертуарына да керә.
Үз иҗаты хакында Инсаф, тыйнакланып, бик гади һәм җиңел генә итеп сөйләп ала. Әйтерсең, шигырьләрнең мәгънәлеләрен генә сайлау да, аларга тәңгәл килерлек көй язу да, Актаныш сәнгать мәктәбендә егерме алты ел мөгаллимлек итү дә, элегрәк, фонограммалар булмаганда, икешәр сәгать буе баян күтәреп, сәхнәдә басып торулар да, партитура язу да, халык уен коралларыннан ансамбль төзү дә шулай җиңел генә, җайлы гына, үзеннән-үзе генә эшләнә торган хезмәтләр... Ә бит җиңеллекне эзләсә, институт тәмамлагач, башкалада төпләнеп калыр иде, я булмаса, соңрак, башка шәһәрдә эш урыны тәкъдим итеп чакыргач, шунда юл тотар иде. Ни дисәң дә, олы казанда кайнавы уңайлырак... Юк, филармониядә эшләгән җиреннән, инде үзенең талантын, исемен күрсәтеп өлгергәч, Актанышка дәшеп кайтаруларына каршы килми, туган ягына юл тота. Мәдәният йортында җигелеп тартырдай кеше кирәк, музыка мәктәбендә укытырга, бөтен чараларны оештырырга, вокаль ансамбльләргә ноталар язарга, кыскасы, районның сәнгать дөньясында кайнарга...
Бүгенге көндә Инсаф Хәбибуллин "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән, хорны да ул алып бара. Аның элекке данын югалтмыйча, дәрәҗәсен тагын да күтәрергә, артистларның профессиональ осталыгын тагын да арттырырга, репертуарны тамашачы "татар җыры менә нинди була ул!" дип нәтиҗә чыгарырлык итеп яңартып торырга кирәк. Ансамбль хакында сөйләгәндә, "Агыйдел"нең Инсаф өчен үз баласыдай якын һәм кадерле икәнен аңлау кыен түгел. Артистларның таланты, хакимиятнең аларга игътибары, гаиләлеләргә чират белән фатир бирелү, элекке мәдәният йортының күз явын алырлык итеп яңартылуы һәм бинаның тулысынча ансамбль карамагына тапшырылуы, яңа биюләр, җырлар хакында күзләре янып, очкынлана-очкынлана сөйли, ә менә үзенә бирелгән грамоталар, мактау кәгазьләренең кайчан, ни өчен икәнен дә "белмәмешкә салыша": Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында беренче урын яулаганын да, "Тургай" балалар җыр конкурсында җиңеп кайтканын да, 1996 елда "Атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исемгә ия булуын да теленнән тартып кына төшерерсең...
Инсаф Хәбибуллин көй язган җырларны беркадәр барлап чыккач, мин аның шигырь сүзләренә таләпчәнлеген искәрдем. С.Хәким ( "Белсәң иде"), Р.Вәлиева ("Әниемә"), М.Мирза ("Без туфрактан яралганбыз"), Л.Лерон ("Әтисез үскән бала"), Р.Миңнуллин ("Китмәссең син җанымнан"), Ш.Җиһангирова ("Бер адымда гына")... кебек шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итү үзе генә дә зәвык һәм таләпчәнлек хакында сөйли. Соңгы елларда Ф.Дәүләтбаев, Р.Сәлахиев кебек якташ шагыйрьләребез белән тыгыз элемтәдә булуы да күзгә чалына; арада эстрада җырлары да, романслар да бар. Минемчә, матур көй тусын өчен күңелнең дә матурлыгы, яктылыкка омтылуы, иң мөһиме - якыннарыңның сиңа теләктәш булуы кирәктер ул. Бу җәһәттән Инсафның җаны тыныч, чөнки хатыны Зөһрә дә, уллары Искәндәр белән Йосыф та, үзе кебек үк, сәнгатькә гашыйк җаннар. Шулай булмый ни! Актанышка эшкә кайткач, әле мәктәп укучысы булган, "Агыйдел"дә биеп йөргән Зөһрә тышкы матурлыгы белән генә түгел, җан җылысы белән дә үзенә бәйләп өлгерә бит. Өч ел очрашып йөргәннән соң корган гаиләләре ышанычка, мәхәббәткә нигезләнгән. Алабуга мәдәният-агарту училищесын, читтән торып пединститут тәмамлаган Зөһрә ханым бүген Актанышның 1 нче мәктәбендә психолог булып эшли, рәсем дәресләре, бию түгәрәге дә алып бара. Олы уллары Искәндәр - кайчандыр әтисе укыган музыка мәктәбендә укып, саксофонда уйнау серләренә өйрәнгән, рок-музыкага гашыйк, бәрмә уен коралларын буйсындырырга ярата. Төзелеш институтының архитектура бүлегендә, хәзер бишенче курста укучы егет Америкадан, Канададан килгән рок-группалар белән дә чыгыш ясаган, яшьләр арасында популяр булган "Алканат" төркемендә дә уйнаган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәннәре хак инде: булдыклы егет рок-музыка өчен көй иҗат итәргә дә өлгергән. Йосыф исә әлегә җиденче сыйныфта белем ала, ул да музыка мәктәбенә йөри, саксофонда уйный, шахмат түгәрәгенә дә җитешә. Казанга ярышка барып, икенче урын алып кайткан, 2 нче разрядлы шахматчы исемен дә иярләгән. Үзе теләп гитарада уйнарга өйрәнгән.
- Кара инде, балаларым белән мактанып ташладым түгелме?.. Ә менә минем әни гомергә тыйнак булды, беркайчан "улым моны язган, болай эшләгән" дип кешегә сөйләп йөрмәде. Әнигә 91 яшь, бүген авылда, Сәмәрә апа янында яши. Әти генә бик иртә, 73 яшендә үк китеп барды...
Инсаф үзе быел илле яшьлеген каршылый. 5 февральдә, тирә-якның әле сафлыкка, аклыкка күмелгән мәлендә туган ул. Шуңа күрә дөньяга ирештерер сүзе дә аклык турында.
Алмагачка кунган сандугачның җыры да яшәү матурлыгы турында, дигән идем бит. Сайрар кошның мәдхиясе - ак кояшка, бөдрә болытларга, дөньяның фанилыгын искәртеп искән таң җиленә, агымсуларга, гомумән, тормышның үзенә. Аңа дан-дәрәҗәләр дә, купшы-төче сүзләр дә мөһим түгел. Көен тыңласыннар, отып алсыннар да башкалар да шушы җырга кушылсыннар. Яшәү җырына. Бары шул гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев