Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яшел чирәм үзенә тарта

Ямьле җәйнең һәр көне кадерле. Һәммә кешегә эше табылып кына тора, шулай ук саф һавада булырга, дус-ишләрең белән табигатьтә ял итәргә дә вакыт кала. Яшел чирәмдә туп артыннан йөгерүче малайларга да хөррият. Әгәр дә авыл яланнарында футбол уйнаучы балаларны күрсәгез инде, билгеле. Ә менә үткән якшәмбедә көннең нәкъ үзәге якынлашканда...

Ямьле җәйнең һәр көне кадерле. Һәммә кешегә эше табылып кына тора, шулай ук саф һавада булырга, дус-ишләрең белән табигатьтә ял итәргә дә вакыт кала. Яшел чирәмдә туп артыннан йөгерүче малайларга да хөррият. Әгәр дә авыл яланнарында футбол уйнаучы балаларны күрсәгез инде, билгеле. Ә менә үткән якшәмбедә көннең нәкъ үзәге якынлашканда Актаныш авылы уртасындагы чирәмлектә чын-чынлап футбол уйнап күрсәттеләр. Бер төсле спорт киемнәреннән һәм туп артыннан җитез чабуларыннан аларны мәктәп яшендәге яшүсмерләрдән һич аерырлык түгел. Ә чынлыкта шау-гөр килеп, туп артыннан йөгерешкән футболчылар район һәм авыл Советы депутатлары, бүлек җитәкчеләре, мәктәп директорлары иде.
"Прайм Лига 2016" акциясе кысаларында үткәрелүче әлеге мини-футбол ярышы "Бердәм Россия" партиясе тәкъдиме белән инде гадәткә кереп бара. Беренче тапкыр ул узган ел оештырылды, быелгысын исә көтеп алганнар, яңа көч туплап ярышка әзерләнгәннәр.
12 июнь - Россия көне уңаеннан үткәрелгәнен искә алсак, бу спорт чарасының әһәмиятен аңлау кыен түгел.
- Бүген республиканың барлык районнарында да спорт бәйрәмнәре уза. Безнең Актаныш, һәрвакыттагыча, өлгерлек, активлык күрсәтә, шуңа бүген без рәсми эш киемнәребезне спорт киемнәренә алыштырдык, - диде район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев.
Айдар Рәфгать улы, спорт мәйданчыгына аяк басар алдыннан, кем җиңәчәк дигән сорауга үзенең фаразы белән дә уртаклашты:
- Район администрациясе үзе бер команда туплады. Без мәктәп директорлары командасына каршы уйнарга, үзебезнең көчебезне сынарга килдек. Бу гадел көрәштә лаеклы команда җиңәр, - диде.
"Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев, сүзне дәвам итеп, болай диде:
- Безнең партия физик тәрбиягә, спорт чаралары үткәрүгә зур игътибар бирә, әлеге матчны оештыруга да бик җаваплы карады. Күңелгә иң нык ятышлысы шул: бу матч "Бердәм Россия" партиясе программасы кысаларында Актанышның 2 нче мәктәбе территориясендә төзелгән спорт мәйданчыгында үтә. Бу көннәрдә Европада футбол ярышлары башланды. Рәсәй командасы Англиянең көчле командасы белән уртак нәтиҗәгә уйнады. Спортка битараф булмаган, үзенең сәламәтлеген кайгырткан райондашларыбызга без уңышлар гына телибез.
Мәктәп директорлары үз командаларына араларыннан спортны яраткан иң җитезләрне, иң оста уенчыларны сайлап алганнар. Бу хакта Такталачык коррекцион мәктәбе директоры Алмаз Хаҗиев сөйләде:
- Көчле, чыдам, кояшның эссе нурларына бирешми торган егетләребез шактый безнең, - диде. - Яңа Әлем, Яңа Кормаш, Татар Ямалы, Бурсык, Иске Кормаш мәктәпләре директорлары Даниал Гарипов, Марат Хәбибуллин, Илнур Хуҗин, Илһам Шакиров, Фидан Газизов берничә төр спорт буенча үзләрен күрсәтеп торалар. Иске Сәфәр мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов - команданың лидеры.
Ярышлар озак бармады, шулай да җиңүчеләрне ачыкларга, иң яхшы уенчыларны билгеләргә вакыт җитәрлек булды. Ике команда да матур уен күрсәтте. Мәктәп директорлары җиңү яулады. Рамил Хуҗин, Айбулат Хаҗиев иң яхшы уенчылар дип табылдылар.
ФОТОЛАР МОНДА: http://aktanysh-rt.ru/ru/component/k2/item/4299-futbol-%D2%97irle-%D2%AFzidar%D3%99-deputatlaryi-munitsipal-hezm%D3%99tk%D3%99rl%D3%99r-m%D3%99kt%D3%99p-direktorlaryi-zhurnalistlar-saylauchyilarga-karshyi-fotolar.html һәм http://aktanysh-rt.ru/ru/2014-09-25-06-36-33t/item/4295-rossiya-k%D3%A9nend%D3%99-%E2%80%93-mini-futbol-eksklyuziv-fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев