Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯТИМ КАРТЛЫК: Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре Пучы Картлар йортына бәйрәм бүләкләре тапшырды

Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме...

Көз уртасы. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында Өлкәннәр көне сары көздә билгеләп үтеләдер. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер көзе киләчәген исенә төшерсен өчен...
Актаныш районында байтак еллар инде картлар йорты эшләп килә.Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур.
11 октябрь көнне район җитәкчелеге һәм район кунаклары Пучыда урнашкан Картлар йортына өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләргә киттеләр. Кунакларның бүләкләре дә мулдан булды.
Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре өлкәннәргә кием-салымнар тапшырдылар һәм Картлар йортына финанс яклап ярдәм күрсәттеләр, алар белән аралаштылар. Өлкәннәребезгә якты караш, җылы сүз дә үзе бер олы бүләк булды бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев