Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Яз җитү белән юллардагы чокырлар да “уянды”

Оятсыз кунак төсле булды быелгы кыш: килүен вакытында килсә дә, һич кенә дә озатып булмый үзен. Шулай да бер уңай ягы бар инде кышның - юл буена ташлап калдырылган капчык-капчык чүпләрне, буш шешәләрне, кар-бураннарга төреп, шактый озак вакытка кеше күзеннән яшереп тора ала. Хәер, чүпләрне генә түгел, юллардагы чокыр-чакырларны да...

Оятсыз кунак төсле булды быелгы кыш: килүен вакытында килсә дә, һич кенә дә озатып булмый үзен.
Шулай да бер уңай ягы бар инде кышның - юл буена ташлап калдырылган капчык-капчык чүпләрне, буш шешәләрне, кар-бураннарга төреп, шактый озак вакытка кеше күзеннән яшереп тора ала. Хәер, чүпләрне генә түгел, юллардагы чокыр-чакырларны да хәтәр "ямаштырды" ул.
Әмма яз исе килә башлау белән тишек юллар проблемасы кабат калкып чыкты.
Такталачык авылының уртасында да машина йөртүчеләрне әлегә менә шушы чама калыккан җимерек юл каршы ала. Таудан төшкән шәпкә шушы чокырга төшеп утырсаң, монысы да аз булып тоелмас, мөгаен.
Куркыту түгел, әлбәттә, әмма монысы баласына гына охшап тора. Язга атлый-атлый анасы да килеп чыгар төсле бу чокыр-чакырларның.
Такталачык юлының шушы өлешеннән үткәндә, вакытсыз ватылып харап булган асфальтны күреп хәйран калган авыл абзыеның сүзләре искә төшә. "Эх, теш кенә булса, акчасын үзем түләп булса да яматыр идем, ташны яматырлык акчам юк", - дигән иде ул, совет чорында хәтәр затлы булган тимер атын жәлләп. Чит ил машиналарында җилдерүчеләр ниндирәк сүзләр белән үтә икән бу урынны?
Теш ямаучылар булган кебек, юл ямаучылар да бар бит инде юкса. Мөгаен, алар бу чокыр хакында хәбәрдар түгелдер, әллә ремонт сезоны кермәде микән әлегә?
Шулай да кисәтелгән, димәк коралланган дигәнне онытмагыз әле, мөхтәрәм машина йөртүчеләр! Чокыр ямалганчы саграк йөрегез - машинагыз зыян күрсә, теш ямау бәясенә генә төшмәс аны төзәтү.
P.S. Ә укучылар арасында без бу уңайдан бәйге игълан итәбез. Үзегезгә очраган җимерек юлларны фотога төшереп, шушы адреска юллагыз. Бәйге шартлары гади: безнең төркемгә язылырга онытмагыз һәм фотогыздагы сурәтнең кайсы урында төшерелүен, ягъни адресын күрсәтегез. Шофёрларга бераз ярдәм булыр диюбез инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев