Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯЗГЫ КОЯШ КЫШКЫ ҖАВАПСЫЗЛЫГЫБЫЗ ӨЧЕН БИТНЕ КЫЗАРТМАСМЫ?: Актаныш районында чисталык икеайлыгы старт алды

Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте.

Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты.

Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.

Икеайлык дәвамында ай саен өмәләр оештырылачак.  Аның беренче киң масштаблысы район күләмендә 20 апрельгә тәгаенләнгән. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге районкүләм чарада һәммәгезнең дә актив катнашуы сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев