Актаныш

Язгы ташу башланыр чак җитте

Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр башлана. Халык ишегалдын су басмасын, базга су төшмәсен, дип борчыла. Күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә. Кар быел күп яуды, дип зарлансалар да, ул нормага туры килә икән - февраль-марттагы мул явым-төшем декабрь-гыйнвар айларында карның аз төшүен тигезләп...

Көннәр җылынуга, язгы мәшәкатьләр башлана. Халык ишегалдын су басмасын, базга су төшмәсен, дип борчыла. Күпләр хәстәрен алдан күрә: йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә, ишегалдындагы карны читкә чыгарып түгә.
Кар быел күп яуды, дип зарлансалар да, ул нормага туры килә икән - февраль-марттагы мул явым-төшем декабрь-гыйнвар айларында карның аз төшүен тигезләп кенә куйган. Әлегә кар әкрен эри. Һава торышы да кинәт җылытырга тормый. Шулай дәвам иткәндә, су басу, күпләп су төшү куркынычы янамый.
Язгы ташу белән бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту максатыннан, 23 март көнне районда гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булып, бу эшләр өчен җаваплы оешмалар билгеләнгән, уйсулыкта урнашкан урыннардан карны читкә чыгару, су ага торган торбаларны чистарту, ясалма сусаклагычларның торышын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәп тору буенча эшләр бүлеп беркетелгән. Һәр төрле хәвефле очрак өчен тиешле техника - су суыртучы насослар, махсус машиналар, шул исәптән, янгын сүндерү машинасы, мотокөймә әзерләп куелган, халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр бирү системасы эшчәнлеге тикшерелә.
Район территориясендә елгаларда әле су чыкмаган. Язгы ташуның куәте туфракның дымлылыгына, кардагы су запасына һәм һава торышына бәйле. Быел ташулар тыныч булырга охшаган. Вакытлы гидропостлар тәүлегенә ике мәртәбә суның күпмегә күтәрелүен тикшереп, мониторинг алып баралар. Язгы ташуда боз тыгылу куркынычы туса, Сөн елгасының Байсар һәм Аккүз авыллары тирәсендә, Биҗады елгасының Аеш авылы өлешендә бозны шартлату булачак, әмма елгаларда су елдан-ел кими, шуңа куркыныч зур түгел, дип белдерә район гадәттән тыш хәлләр бүлеге. Су басу куркынычы янаган дүрт зона: Яңа Байсардан - 4 йорт, Аккүздән - 14, Меңнәрдән - 1, Аештан - 25 йорт, шул йортларда яшәүче 127 кеше аерым күзәтү астында. Потенциаль куркыныч зонага кергән социаль әһәмияткә ия һәм икътисади объектлар юк. Район территориясендәге кечкенә елгаларда боз апрельнең беренче декадасында кузгалыр, дип фаразлана.
Шунысын да искәртү урынлы булыр: язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәргә (балыкчылар, күрәләтә су өстенә машина белән керүчеләр һ.б.) 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Гадәттән тыш хәлләр туганда 01,112, (885552) 3-12-30 (Актаныш районы янгын сакчылыгы бүлеге) телефоннарына шалтырату зарур.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: