Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Язмышлар күктә языла

Яңа Балтач авылында туып-үскән өч бертуган кыз арасында туганлык җепләре тыгыз үрелгән. Алар бер-берсе белән күрешмичә, аралашмыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Шатлык-борчулар да уртак, гаиләләре арасында татулык, җылылык хисләре саклана. Бәйрәмнәре дә уртак, күмәк эшләрне дә бергәләп башкаралар. Шундый туганлык җепләренең ныклыгында төпчекләре Дәлиянең тәэсире аеруча нык сизелә....

Яңа Балтач авылында туып-үскән өч бертуган кыз арасында туганлык җепләре тыгыз үрелгән. Алар бер-берсе белән күрешмичә, аралашмыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Шатлык-борчулар да уртак, гаиләләре арасында татулык, җылылык хисләре саклана. Бәйрәмнәре дә уртак, күмәк эшләрне дә бергәләп башкаралар. Шундый туганлык җепләренең ныклыгында төпчекләре Дәлиянең тәэсире аеруча нык сизелә. Ул Актанышта һәм Зәйдә яшәүче апалары Фәнүзә һәм Әнүзә өчен дә, Яңа Балтачта балаларының һәрдаим кайгыртуын тоеп яшәүче әниләре Нәсиха апа өчен дә бик тә газиз, бик тә кадерле.
Дәлия Минһаҗева, гомумән, яктылыкны, җылылыкны ярата, аралашу аның җанына шифа бирә. Күләгәдә калуны, ваемсыз булуны бөтенләй дә өнәми. Үзенең тынгысызлыгы, хезмәтне яратуы, шат күңеле һәм һәрчак активлык күрсәтеп яшәве белән ул үзенең дә, башкаларның да тормышына ямь өсти. Бу аны чиксез бәхетле итә.
Хезмәттәшебез, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге кассир-хисапчысы Дәлия Әзһәр кызы 21 июньдә 50 яшьлек бик күркәм гомер бәйрәмен каршыларга җыена. Без, хезмәттәшләре, аны шушы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыял-теләкләренең тормышка ашуын, гаиләсе, якыннары белән тигез-тыныч тормышта яшәвен,
сау-сәламәт булуын телибез.
Дәлиянең безнең мөхәррияттә эшли башлавына 13 ел. Аңа кадәр ул озак кына еллар "Актанышагрохимсервис" оешмасында хисапчы булган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының икътисадчы-хисапчы бүлеген тәмамлаган. Яшьрәк чагында кулинария белгечлеге буенча да укып, шул юнәлештә эшләп алган. Шуңа күрә микән, әллә инде тумыштан бирелгән сәләтеме: аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы белән ул башкаларны сөендереп, аларның чын йөрәктән әйтелгән рәхмәтләрен яулап тора.
Тормыш иптәше Фидаил Минһаҗев белән ике ул тәрбияләп үстерәләр алар. Фидаил Габидин улы - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе. Татарстанның атказанган төзүчесе. Уллары Ренат Казан энергетика һәм төзелеш университетларында укып, ике югары белем үзләштерде. Бик матур итеп гармунда уйный, җырлый. Туй-юбилей кичәләренә музыкаль бизәлеш өсти. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, үз бизнесы бар. Хатыны Гүзәл белән Лилия исемле кызчыкларын үстерәләр. Икенче уллары Инсаф Казан энергетика университетын тәмамлап, шушы көннәрдә диплом алырга җыена. Эшкә нык, сәнгатьне ярата, биергә оста.
Балаларының тормышта максат куеп, мөстәкыйльлеккә омтылышлары, үзләренә юл ярырга тырышулары - әни кеше өчен олы шатлык. Әле бу көннәрдә оныкларының тәпи атларга тырышуын, аның һәрбер хәрәкәтен, әтисе уйнаган көйгә кушылып, үзенчә биергә-җырларга маташуын күреп, ләззәтле сөенечләр кичерәләр. Дөньялары гел шулай матур булсын, Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә аларга иман байлыгы, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер, бәрәкәтле мул тормыш бирсен. Алда тагын бик күп шатлыклар көтеп торсын.
Мәрхүмә әбисе кайчандыр кулдан язып биргән "Аятел Көрси"не Дәлия инде менә ничәмә-ничә еллар кадерләп үзе белән йөртә. Бик бәхетле булырсың, балам, бәхет элпәсенә төренеп тудың бу дөньяга, дип гел әйтә торган булган ул. Үзе яңа туган сабыйга Аллаһтан бәхет сорап, догалар кылган.
Без кайчак кешенең җитеш, бәхетле тормышта яшәвенең серен ачыкларга тырышабыз. Болар - Аллаһ бүләге, болар - өлкәннәрнең балаларына, оныкларына кылган догаларының кабул булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев