Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәйге каникуллар: эшли белсәң – өстәмә акча аласың, ял итә белмәсәң – исәпкә басасың...

Балалар язмышы, аларның имин киләчәге район Җәмәгатьчелек советы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Балаларның тормыш һәм яшәү шартларын, кичектергесез хәл итәсе җитди мәсьәләләрне район Җәмәгатьчелек советы Зәмфирә Хафизова җитәкчелегендә Һәр елны эшче төркемнәр төзеп, рейдларга чыгып өйрәнәбез. Райондагы хәлнең торышын анализлап, җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәреп, әлеге тармакта озак еллар дәвамында эшләүчеләрнең тәҗрибәләре...

Балалар язмышы, аларның имин киләчәге район Җәмәгатьчелек советы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Балаларның тормыш һәм яшәү шартларын, кичектергесез хәл итәсе җитди мәсьәләләрне район Җәмәгатьчелек советы Зәмфирә Хафизова җитәкчелегендә Һәр елны эшче төркемнәр төзеп, рейдларга чыгып өйрәнәбез.
Райондагы хәлнең торышын анализлап, җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәреп, әлеге тармакта озак еллар дәвамында эшләүчеләрнең тәҗрибәләре белән танышабыз, аларның да фикерләрен искә алып, районда эш оештыруда тәкъдимнәребезне район җитәкчелегенә дә җиткерәбез.
- 2016 елның май аенда "Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балалар белән эшнең торышы турында" дигән темага район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев катнашында тыңлауларны үткәргән идек. Кызганычка каршы, районыбызда авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып барып, балаларын карауга игътибар бирмәгән ата-аналар, шуның нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган гаиләләр саны кимүе күзәтелми.
Үткән ел Җәмәгатьчелек советы авыр тормыш шартларында яшәүче балаларны җәйге сәламәтләндерү чоры һәм кышкы каникуллар вакытында сәламәтлек саклау һәм ял итү оешмаларына юллама белән җибәрүне оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Бүген шул тәкъдимнең үтәлешен тыңлап китәрбез. Һәм 2017 елның җәйге сәламәтләндерү чорына эш планнары белән ведомство җитәкчеләре таныштырып, катнашучыларга фикерләрен җиткерерләр, - дип, балаларның җәйге ялын оештыруда бергәләп эшләнәсе эшләргә игътибарны юнәлтте Зәмфирә Зиннур кызы 11 май көнне Актаныш муниципаль районы Җәмәгатьчелек советының утырышында.
Анда Актаныш районында авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруда узган елгы эшчәнлеккә анализ, агымдагы елның җәйге чорына чаралар планы һәм эшнең торышы тыңланды. Җәмәгатьчелек советы эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары, мәктәп директорлары һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Утырышны район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова алып барды.
- Ел башыннан алты утырыш үткәрелде, 34 гаилә каралды, аларда 52 бала тәрбияләнә. Район ведомствоара социаль реабилитацион консилиумында 8 гаилә исәптә тора, аларда 20 бала тәрбияләнә. Авыл җирлекләре күзәтчелегендә 108 гаилә исәптә тора. Төп факт - гаиләдәге эшсезлек, дөресрәге эшләргә теләмәү, алкоголизм һәм ата-аналарның амораль тормыш алып барулары, балаларны нормаль шартларда тәрбияләргә теләмәү.
Әлеге күренешләр кимесен өчен балигъ булмаганнар белән эшләү һәм муниципаль социаль реабилитацион комиссияләре максатчан һәм системалы эш алып бара. Беренчедән, әлеге ата-аналарны алкоголизмнан арындыру, икенчедән, аларны эшкә урнаштырырга булышу, реабилитация уздыру. Һәм моны никадәр иртәрәк эшлибез икән, шулкадәр тизрәк баланы тәрбиягә яңадан ата-анасына кайтарып булачак, - дип, районда авыр тормыш шартларында яшәүче балалар белән эшнең торышы, быелның беренче кварталында эшләнгән эшләр белән районның КДН җитәкчесе- Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
Рейдлар барышында хәзер җәйге чорга әзерлек тә карала. Бүгенге көндә дә әле кышын яккан газ, электр өчен бурычлары 26 мең, 7-8 мең сумга җитеп, газы-уты аерылган гаиләләр бар. Ягылмаган, салкын өйдә сабыйлар. Авыл башлыкларының ярдәме эчкече әти-әнинең эш урыннары аша газга-утка түләүне оештыруда кирәк. Шул рәвешле мәсьәләне хәл итүче җирлекләр әлеге чараның нәтиҗәле булуын күрсәтә. Авыл башлыгының уяулыгы гаиләләрдә килеп туарга мөмкин бәхетсезлек очракларыннан да кисәтә. 10 май төнендә Куян авылында булган очракны Дилбәр Миркасыйм кызы ачынып сөйләде. Даими эчүче гаиләдә тәрбияләнүче игезәк балаларга 22 майда биш ай тула.
- Өстәлдә күсе йөри. Шешә ватыклары, ашамлык калдыклары, аракы, сыра шешәсе тора. Балалар караусыз. Өйдә тәртипсезлек. Икесе дә тәмәке тарта. Мондый вакытта балаларны алмый да булмый. Хастаханәгә алып килеп урнаштырганчы төнге бер җитте, - диде ул.
Участок вәкиле дә комиссия әгъзалары янына соңарып кына килгән. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәрләренең дә мондый кисәтү, саклану чараларын оештырганда бергәләп эшләүләре үтемле. Чөнки алар бу рейдта бөтенләй дә катнашмаган. Район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та моны ассызыклап, тәкъдимнәрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев