Актаныш

Җылы кочак сыендыра

Бәхет. Әлеге төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыручылар өчен бәхет төшенчәсе сәламәт булудадыр ул. Чөнки сәламәтлегең булмаса, күзгә бернәрсә дә күренми. Юкка гына, якыннарыбызга изге теләкләр теләгәндә, сәламәт бул димибез. Әллә тормыш шартлары авырлаша, әллә экология начарлана, әллә стресслар тәэсир итә, тик соңгы елларда илдә авыру балалар туу арта...

Бәхет. Әлеге төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыручылар өчен бәхет төшенчәсе сәламәт булудадыр ул. Чөнки сәламәтлегең булмаса, күзгә бернәрсә дә күренми. Юкка гына, якыннарыбызга изге теләкләр теләгәндә, сәламәт бул димибез.
Әллә тормыш шартлары авырлаша, әллә экология начарлана, әллә стресслар тәэсир итә, тик соңгы елларда илдә авыру балалар туу арта бара. Кайбер әниләр авыру нарасыен бала тудыру йортында калдыра, кайберләре исә, калдыр дисәләр дә, газизен ташламый, булган гомерләрендә кадерләп, тәрбияләп яши. Тугыз ай буе күкрәк астында йөртеп, якты дөньяга тудырган баласы хакына барлык рәхәтлекләрдән баш тартып, гомерен шул газизенә багышлый. Әти-әниләре якты дөньядан киткәч, тумыштан авыру мондый балалар язмыш кочагында кала. Аларның берләрен олы йөрәкле туганнары опекага алса, икенчеләре интернатларга озатыла.
Безнең районның опека һәм попечительлек бүлегендә суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип табылган 86 граждан исәптә тора. Аларны 84 опекун тәрбияли. Араларында үз балаларын караучылар да, бөтенләй чит кешене багучылар да бар. Опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәүче белгече Альбина Фазлыева белән берничә опекунның өендә булганнан соң, язмамны яза башлаганчы шактый уйланып йөрергә туры килде. Мондый олы йөрәкле кешеләргә карата җылы сүзләр таба алмам кебек тоелды.
Үз әти-әниләрен дә карарга авырсынучылар булган заманда чит кешене, бигрәк тә акыл ягыннан артта калганнарны тәрбияләүгә алыну өчен никадәр олы йөрәкле һәм батыр булу кирәктер.
Мәсәде авылында яшәүче Гөлсәрия апа һәм Флүс абый Гайнетдиновлар яшәгән йортка якынлашкан саен, күңелгә авыр була барды. Ничек каршы алырлар, ничек сөйләшермен, опекадагы Илгизә апа ниндирәк кеше икән дигән сораулар тынгы бирмәде. Ә инде әлеге йортның ишеген ачып керүгә, Гөлсәрия апаның: "Әйдәгез, әйдә, узыгыз!" - дигән ягымлы сүзләрен ишетүгә, икеләнүләремнең эзе дә калмады.
Зур, чиста, бар җире ялт иткән якты йортның иң түрендәге бүлмәгә дәштеләр безне. Илгизә апаның бүлмәсе икән ул.
- Бик озак авырды, үлә дип бик кайгырган идек, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән исән калды. Инде утырып та тора башлады, - дип, чын күңелдән сөенүен яшермәде Гөлсәрия апа.
Чынлап та, безне утырган килеш каршы алды Илгизә апа. Тумыштан даун авыруы белән чирли ул. Мерәс авылында Хидая апа белән Миңтимер абыйның 6 балалы гаиләсендә туа кыз. Авыру дип аны ташламыйлар, киресенчә, яратып, кадерләп тәрбиялиләр. Калган биш туганы да аның өчен нишләргә белми тора. Моннан 18 ел элек әниләре Хидая апа бакыйлыкка күчкәч, аны әтисе 7 ел үзе генә тәрбияли. Туганнары исә гел кайтып, ярдәм итеп торалар.
- Мин бу гаиләгә 1984 елда килен булып төштем, - ди Гөлсәрия апа. - Каенанам белән каенатам бик яхшы кешеләр булдылар. Без һәрвакыт кайтып, булышып тордык. Илгизә апаны да якын иттем.
Моннан 11 ел элек Миңтимер абый да күзләрен йома. Туганнар алдына кеше тәрбиясеннән башка яши алмаган Илгизә апаны кая куярга дигән сорау килеп баса. Шул вакытта төпчек бала - Флүс абый, аның тормыш иптәше Гөлсәрия апа икеләнүләргә урын калдырмыйча: "Үзебезгә алабыз", -диләр. Һәм Илгизә апаны өйләренә алып кайталар.
Әлеге сүз әйтелгәнгә дә 11 ел вакыт узган. Баштарак авырлыклар, тормыштагы каршылыклар берсе артыннан берсе чыгып кына тора. Аларны сабыр гына җиңә бара Гөлсәрия апа белән Флүс абый.
- Авыру кешене, бигрәк тә Илгизә кебекләрне көйләп-җайлап торсаң гына, алар сине тыңлый. Әз генә дә кырын карашны шундук сизеп алалар, көйсезләнәләр, - ди Гөлсәрия апа. - Шуңа гел көенә генә торам.
Сабый баланы караган кебек тәрбияли алар Илгизә апаны. Опекун булып Флүс абый теркәлсә дә, күпчелек эше Гөлсәрия апа җилкәсенә төшә. "Агыйдел" нефть кудыру станциясендә 30 елдан артык шофер булып эшләүче Флүс абый юлдан кайтып керә дә алмый.
- Аның кайтуын дүрт күз белән көтеп алам. Әле ярый син бар дип сөенәм. Илгизәне юындырырга да кирәк бит. Үземә генә авыр. Башта мунчага күтәреп алып барып, юындыра идек. Хәзер хәле тиз бетә, шуңа ваннада юындырабыз.
Илгизә апаның чын-чынлап
тәрбиядә яшәгәне әллә кайдан күренеп тора. Урын-җире, киемнәре чип-чиста. 28 ел балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән Гөлсәрия апа, эш арасында да йөгереп кенә кайтып, ашатып-эчертеп, асларын алыштырып йөргән. Быел инде, балалар бакчасы ябылу сәбәпле, эшеннән туктаган.
- Мин Гөлсәриягә нык рәхмәтле, - ди Флүс абый. - Апаны үз туганыдай тәрбияли. Авырсынып, зарланып бер сүз әйткәне юк.
Гайнетдиновлар үзләре ике бала үстерәләр. Уллары да, кызлары да гаиләле инде. Өч оныклары бар. Алар да Илгизә апаны якын итеп торалар.
Кайберәүләр арасында опекуннар турында, акчасына кызыгып карарга алынган диючеләр дә бар. Ләкин суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип табылган гражданнарны тәрбияләгән өчен дәүләт бер тиен дә акча түләми. Әле алай гына да түгел, ел саен алар опекадагы кешенең пенсиясен нәрсә өчен тотканнары хакында хисап бирәләр.
- Без Альбинага нык рәхмәтле, - ди Гөлсәрия апа. - Кайчан гына ярдәм сорасак та, каршы килми. Барысын яхшылап аңлата. Баштарак Илгизәнең пенсия акчасын нәрсәгә тотуыбыз хакында хисап бирергә дигәч, бик авыр кабул иттек. Без аны акчасы өчен түгел, туганыбыз булган өчен карыйбыз. Аның бит Флүстән башка беркеме дә юк. Калган туганнары вафат булды. Шулай булгач, без карамый, кем карасын аны.
Тиздән Илгизә апага 60 яшь тула. Белгечләр даун чирле кешеләрне озак яшәми дисәләр дә, тиешле тәрбия булгач, яшиләр икән бит. Гөлсәрия апалардан чыгып киткәндә, күңелдә аларга карата хөрмәт хисем тагын да арта төште.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: