Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җыр булып, моң булып без – актанышлылар үз сүзебезне әйтәбез

Милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүче мәдәният хезмәткәрләребез һөнәри бәйрәмнәрен дә халыкка хезмәттә - эш урыннарында, төрле мәртәбәле бәйгеләрдә олуг сәхнәдә Актаныш данын яклап каршы алалар. бербөтен эшләүче, һәр көнне, һәр бәйрәмдә безгә рухи ләззәт бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, берләре белән кәрәзле...

Милли мәдәниятебезгә, матур традицияләребезгә ихлас күңелдән гашыйк, җан атып йөрүче мәдәният хезмәткәрләребез һөнәри бәйрәмнәрен дә халыкка хезмәттә - эш урыннарында, төрле мәртәбәле бәйгеләрдә олуг сәхнәдә Актаныш данын яклап каршы алалар.
бербөтен эшләүче, һәр көнне, һәр бәйрәмдә безгә рухи ләззәт бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, берләре белән кәрәзле телефон аша аралашсак, икенчеләре белән интернет челтәре аша элемтәгә кердек, аларның гадәти сөйләмнәре дә безгә күтәренке кәеф, бәйрәм төсмере бүләк итүенә сөендек. Һөнәри бәйрәмегез белән!
Илшат Габделхәев, район башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге башлыгы:
- Мәдәният өлкәбездә талантлы, таләпчән, тырыш, яшьтән үк үзләрен сәхнә, иҗат белән бәйләгән егет-кызларыбыз төрле тармакларда - китапханә, клуб, мәдәният йорты, музей, сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. Үзешчән, профессиональ коллективларда оста биючеләр, җырчылар, режиссерлар, нәфис сүз осталары, музыкантлар һәм аларга һәр эштә ярдәмләшеп эшләүче техник хезмәткәрләр, иҗади гаиләләр, үзешчәннәр, сәнгать җанлы
җитәкчеләр, сәхнә ветераннарыбыз белән дә көчле, бердәм без.
Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, милли сабантуйларыбызны, авыл җыеннарын үткәрү, балаларыбызның район, республика, төбәкара бәйгеләрендә җинүләре, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамблебезнең республика, башка регионнарда милли, үзенчәлекле чыгышлары, район үзәге, авыл үзешчәннәре белән төрледән-төрле -театр, КВН, бию, үзешчән сәнгать смотрларын үткәрүебез сөендерә дә, шул ук вакытта яңача эзләнергә дә этәрә.
2016 ел - сулыклар, кино елы, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы, шулай ук һәр авылның, жирлекнең җыр-гимнын, үзебезгә генә хас булган фольклор коллективларын булдырып, авылларыбыз тарихына, шәҗәрәсенә багышлап видеороликлар эшләүдә Рим Мостафин исемендәге II район кинофестивале, Әлфия Афзалова исемендәге төбәкара җырчылар фестиваль-бәйгесен үткәрүдә, мәдәният йортларын матур , тулы канлы итеп эшләтүдә, яңаларын булдырып, яшь талантларны зур сәхнәгә чыгаруда, иҗатка тартуда быел да сынатмабыз дибез.
Без - мәдәният хезмәткәрләре тату, бердәм коллектив, киләчәктә дә иҗади проектлар эшләп, сау-сәламәт булып, Актаныш, Татарстан, татар мәдәниятенә хезмәт итәргә язсын!
Альбина Гайнетдинова, район мәдәният йорты җитәкчесе:
- Актаныш сәнгатькәрләренең горурлыгы булган - Ә.Афзалова исемендәге төбәкара җыр, А.Закиров исемендәге биючеләр, К.Сатиев исемендәге баянчылар, Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге нәфис сүз сөйләүчеләр бәйгеләре ике елга бер уздырыла.
Катнаш һәм ирләр вокал ансамбле - җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Мусин, "Сәйяр" хатын-кызлар вокал ансамбле - җитәкчесе Л.Мостафина, бию ансамбле - җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре И.Хөсәенов, халык театры - режиссеры И.Мөхәмәтова ел әйләнәсе үтүче бәйрәм- кичәләренең кабатланмас, үзенчәлекле, район тормышын чагылдырган булуы өчен һәр көнне тынгысыз хезмәттә.
Күңеле җырга-моңга, биюгә омтылган һәркемнең үзешчән сәнгатьтә катнашырга, үзен сынарга, күрсәтергә мөмкинлеге бар. Бүген мәдәният йорты тулы көче белән район халкына хезмәт куя.
Ләйсән Шәязданова, район сәнгать мәктәбе җитәкчесе:
- Дөньяга сибелгән милләттәшләребезгә сәнгатебезне җиткерүдә, яшь буынны тәрбияләүдә өлешебез бик зур. Милләтебезне иң авыр чорларда да саклап яшәтүче юнәлешләрнең берсе дин булса, икенчесе - моң. Моңнарыбыз, җыр-биюләребез югалмый икән, халкыбыз да яши.
Районыбызның барлык иҗат коллективлары! Милли һәм классик музыка, милли бию, фольклор, халык уен кораллары, театр сәнгатьләрен пропагандалау юлыннан тайпылмыйча, тамашачы мәхәббәтен югалтмыйча халкыбызга хезмәт итәргә язсын!
Лилия Ялалова, "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе:
- Һөнәри бәйрәмебезне иҗади сәфәрдә каршы алабыз. Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә үтүче Нәүрүз бәйрәмендә, аннан башкалабыз Казан шәһәрендә "Корстон" күңел ачу үзәгендә чыгыш ясадык. 25 март көнне иртән сәгать унда Арча мәдәният сараенда концерт куйсак, кич "Казан" милли-мәдәният үзәгендә якташыбыз Ягъсуф Шәфыйковның иҗат кичәсендә җырларыбыз, биюләребез белән катнашып, актанышлыларның кайнар сәламнәрен җиткерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев