Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җәйләүләрдә үтә җәйләр

Май башында көннәр бераз җылынып, болыннарда яшел үләннәр баш калкытуга, күп кенә хуҗалыклар терлекләрен җәйләүләргә күчерде. Хәзер аларда малларны җәйге режим буенча тәрбиялиләр. 24 май көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хуҗалыкларның җәйләүләрендә булып, аларның торышы белән таныштылар. "Актаныш" агрофирмасының...

Май башында көннәр бераз җылынып, болыннарда яшел үләннәр баш калкытуга, күп кенә хуҗалыклар терлекләрен җәйләүләргә күчерде. Хәзер аларда малларны җәйге режим буенча тәрбиялиләр. 24 май көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов хуҗалыкларның җәйләүләрендә булып, аларның торышы белән таныштылар.
"Актаныш" агрофирмасының Чөгәнә җәйләвенә терлекләрне 5 май көнне күчергәннәр. 20 ел ферма мөдире булып эшләүче Илүсә Камалова биредәге тәртип, чисталыкны һәрвакыт кайгыртып, күзәтеп тора. Биредә 380 баш савым сыеры бар. Аларны савымчылар Рифа Хуҗина, Дилара Дәүләтова, Венера Любова, Гөлнария Сәгъдиева сава. Алисә Усманова белән Оля Мөхәмәтова алмаш савымчы булып торалар. Чөгәнә бүлекчәсе агрофирмадагы башка бүлекчәләр арасында алдынгылыкны били. Алар көнгә 6200 килограмм сөт җитештерәләр. Бер сыерга уртача 20 литр сөт туры килә.
- Җәйләүгә чыккач беренче көнне сөт бераз кимегән иде, икенче көнгә инде кире үз халәтенә кайтты, - ди Илүсә апа.
Без барганда биредә иртәнге савым вакыты иде. Операторлар Илгиз Мөхәмәтдинов белән Халит Хөсәенов сменалап эшлиләр. Сыерлар күп булганлыктан, беренче төркемне сауганнан соң, савымчылар чәй эчеп, ял итеп алалар. Әмма аларга ял итү өчен уңайлы урын көйләнмәгән.
- Эшчеләргә тиешле хезмәт шартлары тудыру буенча ныклап эшләп бетерегез. Яхшы итеп ял итү урыны ясап куегыз.Терлекчеләр кереп җылынырлык булсын, - дип, үзенең шелтәсен белдерде Фаил Камаев.
Югары продукция алу өчен терлекләрне тиешле дәрәҗәдә тәрбияләргә кирәклеген һәркем белә. Шуңа да алар малларның сөт бирүчәнлеген киметмәс өчен катнаш азык та бирәләр. Көтүгә исә иртәнге сәгать өчтән чыгалар. Терлекчеләр Илмар Дәүләтов, Илсур Таҗетдинов, Фәнил Габдуллин, Закирҗан Ходайбирдиев малларны үз вакытында тукландыру буенча намуслы хезмәтләрен куялар.
Җәйләүдә 120 тана һәм 60 баш ташланган сыер да тәрбияләнә. Аларны көтүчеләр Илдар Фәрхетдинов белән Айдар Бакиров көтә.
Җәйләүнең үзенең бозаулату урыны да бар. Яңа туган бозауларны тәрбияләр өчен шартлар да тудырылган. Беренче өч көндә угыз эчерелә, яңадан ДСМ бирелә. 20 көннәре тулгач инде корма-мама ысулы белән тәрбияләү өчен фермага күчерелә. Бүгенге көндә биредә 32 баш бозау бар. Бозау караучылары авыру сәбәпле, аларны Илүсә апа үзе тәрбияли.
Агрофирманың Тыңламас җәйләвендә хезмәткәрләргә тудырылган эш шартлары яхшырак. Биредә савымчылар, терлекчеләр өчен киенү, чәй эчү бүлмәләре эшләп куелган. Җәйләүдәге торак та калайдан эшләнгән. Саву урынының түбәсе яхшылап ябылган. Биредә 340 баш сыер савыла, дип хәбәр итте безгә мөдирләре Рәвия Хөҗҗәтова. Көнгә 5100 килограмм сөт савалар. Бер сыерга уртача 17 литр туры килә.
- Җәйләүнең үзенең су коесы бар. Терлекләргә су шуннан килә, бик йомшак, - ди Рәвия апа.
"Башак" хуҗалыгының җәйләве бик күпләргә үрнәк булырлык. Биредә реконструкция эшләре инде төгәлләнү алдында. Соңгы чистарту, тәртипләү эшләре генә калган. Җомга көнне бирегә терлекләрне чыгарырга җыеналар.
- Саву урыннарының түбәләрен алыштырдык. Су шланглары, улаклар яңартылды. Станнар буялды. Бирегә 700 баш сыер күчереләчәк, - дип, эшчәнлекләре белән таныштырды безне ферма мөдире Рамил Зәкиев.
Чынлап та, җәйләүдә бик күп эш башкарылган. Мал табибы өчен аерым урын эшләнгән. Утарларга каты өслек түшәлгән. Биредә эшләячәк 14 савымчы, башка хуҗалык савымчылары кебек, аякларына җилем итек киеп, тездән лай ерып йөрмәячәк. Җәйләүдәге ремонтка район башлыгы да үзенең уңай фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев