Актаныш

Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбе оештыру турында сүз күптән бара иде. Узган атнада ул эшчәнлеген башлап җибәрде. Актанышның 1нче мәктәбе Х сыйныф укучылары белән очрашуга район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика...

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбе оештыру турында сүз күптән бара иде. Узган атнада ул эшчәнлеген башлап җибәрде. Актанышның 1нче мәктәбе Х сыйныф укучылары белән очрашуга район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, өлкән психолог Фәһимә Шәйгарданова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова килгәннәр иде. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды.
Гражданлык никахына ничек карыйсыз?
Илһам: Бу сорауга һәркемнең үз карашы. Кемдер өчен бу - кулай вариант, кемдер өчен - юк. Минемчә исә, илдә гражданлык никахы белән яшәүне тыярга кирәк, чөнки ул гаиләнең киләчәгенә балта чаба һәм ялгыз әниләр, авыр гаиләләр артуына китерә.
Ренат: Тыныч карыйм, бер каршылыгым да юк. Рәсми теркәлмичә дә менә дигән яшәп була дип саныйм.
Алия: Рәсәйдә гражданлык никахы бик популяр. Тик мондый никахта яшәүче хатын-кызларның ир хатыны буларак бер хокукы да юк, ә вазифалары - гадәттәгечә. Уртак балалар туып, ир һәм хатынның юллары аерыла икән, баланың атасын алиментка бирерлек тә хокукы булмый.
Марат: Гражданлык никахы ир һәм хатын арасында үзара ризалык белән туа. Әгәр алар бәхетле яшиләр икән, паспортка пичәт куйдыру - артык баш авыртуы гына.
Илина: Мин гражданлык никахына каршы. Минемчә, бергә кушылган парлар һәркайсына таяныч һәм яклаучы булырдай чын зур һәм ныклы гаилә корырга тиешләр.
Әлеге юллар Гаилә мәктәбе дәресендә булып кайтканнан соң укучыларның алда куелган сорауга аноним биргән җавапларыннан (исемнәр үзгәртелде). Фикерләр төрле. Шулай да, егетләрнең күбесе "гражданлык никахына тыныч карыйм" дип язган, кыз балалар исә беравыздан барысы да "каршы" дип белдергән.
Гаиләнең нурлы кояшы, нәсел дәвамчысы - балаларны дөньяга китерүче дә, йомшаклык, осталык һәм зирәклек белән гаиләне саклап баручы да - ул иң элек хатын-кыз. Шушы йөгәнне кайчан да булса үз кулларына аласы кызларның төптән уйлый белүе, гражданлык никахы, бергә яшәп карау дигән төшенчәләргә каршы булулары, бала туса, хисләр суынса, дип алга таба карап фикер йөртә белүләре сөендерә.
Үз чыгышларында гаилә кыйммәтләре хакында мәртәбәле кунаклар да саллы, фәһемле сүзләрен әйттеләр.
Руслан хәзрәт Мортазин: Ислам дине буенча, никахсыз ир белән хатын бергә яшәргә тиеш түгел. Аларның бер-берсенә хаклары булмый. Күп милләт вәкилләре, шул исәптән, урыслар да безнең татар кызларын хатын итеп алырга тырышалар. Чөнки безнең кызлар дин белән яшәгәннәр, әдәп-әхлак ягыннан да, тормыш алып бару ягыннан да булдыра торганнардан, иң мөһиме - алар тәрбияле, инсафлы. Башка милләт, башка дин кешесен алучы яки баручылар әти-
әнисенең ризалык-фатихасын алырга тиеш.
Зөһрә Закирова: Коръән Кәримнең Бәкарә сүрәсе 186нчы аятендә "Хатыннарыгыз - сезгә кием, сез - аларга кием", - диелә. Монда сүз тышкы кием түгел, рухи кием турында бара, ягъни тышкы кием гаурәтләрне капласа, рухи кием холык үзенчәлекләрендә, бер-берегезнең үз-үзен тотышында оят булырдай гамәл һәм сыйфатларны каплау, кешегә чыгып сөйләп йөрмәү, уңай якларын ачу, күрсәтү турында бара. Парлап утыртмасаң, бакчада агач та җимеш бирми. Кешеләр дә парлы гомер итәргә тиеш.
Фәһимә Шәйгарданова:
Өйләнү - өйле булу дигән сүз. Ягъни, дөньяны алып бару, акча эшләү, гаиләңне тәэмин итү. Кызларны, тормышка чыга, диләр. Димәк, ул тормыш алып барырга әзер булырга тиеш: ирне тәрбияләү дә, балаларны карау да, иреңнең әти-әнисен хөрмәтләү дә кирәк. Яшьләргә әйтер сүзем: беренчесе - һөнәрнең күңелеңә ошый, үзеңне һәм гаиләңне туендыра торганын, һәм, икенчесе - тормыш юлдашы итеп ышанычлы кеше, үз тиңеңне сайларга кирәк. Соңгысының биш шарты бар: динегез бер, динлелек бер дәрәҗәдә, белемнәр бер дәрәҗә тигез булсын. Нәсел-нәсәбен - холык-фигыль, саулык-сәламәтлек ягын белеп тормыш кору кирәк. Мал-байлыгы ягыннан бер дәрәҗәдә тигез булу зарур.
Анжелика Хөсәенова: Кыз бала - булачак ана дигән сүз. Сәламәт анадан сәламәт бала туа. Беләсез: ВИЧ авырулылар хәтта Актанышта бар. Шуңа күрә кызлар үзләрен сакларга, организмнарына гаять игътибарлы булырга, балигъ булганга кадәр җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә тиешләр. Дөрес, бүген акселерация заманы, яшьләр иртә өлгерә. Мәгълүмат чараларында сексның нинди матур, ләззәтле гамәл икәнен туктаусыз күрсәтә, кызыктыралар. Әмма җенси тормыш 20 яшьтән соң гына урынлы, шунда гына хатын-кыз иркә-назны тулысынча тоя, сизә башлый. Ул вакытка организм җитешә, акыл керә, мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлый башлыйсыз.
Гөлфинә Мөхәмәдиева:
2014 елдагыга караганда, узган ел бездә аерылышучылар азрак булган, аларның күбесе - яшьләр.
Социологлар үткәргән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, аерылышу сәбәпләренең иң зурысы - хыянәт, аннан - матди як, өченче урында - эгоизм, дүртенчедә - эчүчелек, иң ахырдан гына - бер-береңнән сексуаль канәгать булмау икән. Шуңа күрә районыбызның үсеп килүче яшьләренә, гаилә корырга теләгән парларга гаилә кору шартлары, бәхетле гаилә серләре турында сөйләү, сорауларга җавап табу максаты белән Гаилә мәктәбе оештырдык. Дәресләр бүгенге кунаклар һәм башка белгечләр катнашында ай саен узар дип ниятлибез. Очрашуларга килергә теләүчеләр ЗАГС бүлегенең 3-11-37 телефоны аша үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерерләр дип көтеп калабыз.
Гаилә мәктәбенең тәүге дәресе җомга көнгә - яхшы ниятле эшләр башлау өчен кулай изге көнгә туры китереп оештырылды. Яшь пар - Актаныштан Мөхәммәт Мансуров һәм Гүзәлия Мураеваның никахы теркәлде бу көнне. Очрашуга килгән укучылар бу бәхетле мизгелләрнең дә шаһитлары булдылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: