Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЙОЛДЫЗЛЫ МИЗГЕЛ: Айдар Галимов: “ Иң яхшы җыр әле җырланмаган”

Айдар Галимов 4 ноябрь көнне ул Актаныш тамашачысына   “ 30 ел бергә” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. 

Ул үз гаиләсе, үз тамашачысы белән бәхетле, алар белән көчле. Сүзем Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Айдар  Галимов хакында. 4 ноябрь көнне ул Актаныш тамашачысына   “ 30 ел бергә” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. 

Концертка кадәр без Айдар Гани улы  белән   сәхнә артында очраштык.

- 30 ел сәхнәдә, 30 ел үз тамашачысына тугры калып, моң дәрьясында йөзә. Ә шулай да сәхнәдә тәүге концертыгызны хәтерлисезме?

- 30 санына үзем дә хәйран калам. Ә санап карасаң шулай икән шул. 1989 елның ахырында мин концертлар белән йөри башладым. Иң беренче Башкортстан районнарында чыгыш ясадым. Хәтта кечкенә авыл клублары да бар иде. Бер телевизион тапшырудан соң популярлык килде. 1989 елның ахыры 1990 елның башында иң беренче тапкыр зур залларда концерт куйдым. Аларны хәзер дә хәтерлим. Калинин исемендәге мәдәният сараенда узган концерттан алган хатирәләр әле дә күңелдә. Иҗат юлымның башында безнең транспорт та юк иде. Авылдан авылга тракторга утырып йөргән вакытлар да күп булды.

- Җырчы булмасагыз нинди һөнәр иясе булыр идегез?

- Мин төрле уку йортларында укыдым. Уфа автотранспорт техникумында техник – механик һөнәрен үзләштердем. Армия сафларыннан кайткач, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын уңышлы тәмамладым. Шулай ук Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетында укыдым. Ә шулай да күңелгә якыны педагог һөнәре. Минем әнием дә укытучы иде. Сәхнә кешесе берникадәр оратор да, үз фикерен җиткерә дә белергә тиеш. Шуңа күрә мин үземне җырчы булмасам, укытучы буларак күз алдына китерәм. Ходаема мең рәхмәтлемен: шушы юлларны узганым һәм шул уку йортларында белем алганым өчен.

- Сез яраткан тормыш иптәше, үрнәк әти һәм ягымлы дәү әти бүгенге көндә.

- Гаилә учагы дигән төшенчә бар һәм ул еллар узган саен үзгәрә бара. Бер – береңә тагын да якынаясың, ныграк аңлый башлыйсың, яңа вакыйгалар, яңа статуслар барлыкка килә. Дәү әти булу бөтенләй икенче, аны аңлатып булмый. Мине үзе дәү әти, дәү әни булучылар яхшы аңлар. Онык булу үзе зур бәхет, көч, стимул, яңа эмоцияләр. Ул хәтта иҗатка да йогынты ясый. Иң зур терәгем дә, бәхетем дә минем гаиләм.
Өч баламның холыклары да, кызыксынулары да төрле. Икенче кызым Айгизә ныклап музыка һәм рәсем төшерү белән шөгыльләнә. Улым шулай ук җыр һәм математика белән кызыксына. Алар шулкадәр дус һәм тату. Киләчәктә дә исән – имин булсыннар иде.

- Айдар абый, сезгә бик күп пародияләр ясыйлар. Сез аларга ничек карыйсыз?

- Үземә кыен түгел, кызык кына каравы. Әгәр пародия чынлап та уңышлы, югары дәрәҗәдә эшләнгән икән бу яхшы. Үземнең җырларымны, концертларымны телевизордан карарга бик яратмыйм. Ә менә пародияне карагач, үземнең яхшы якларны да, җитешмәгән якларны да барлыйм. Читтән үзеңне карау кирәк. Пародияне карап нәтиҗә ясыйсың.

- Төрле җирдә тамашачы да төрлечә. Актаныш халкы сезне ничек кабул итә?

- Актаныш белән безнең аерым мөнәсәбәт. Актаныш ул – капка кебек минем өчен. Татарстанның матур итеп бизәлгән ышанычлы капкасы. Актанышта чыгыш ясау ул зур җаваплылык та. Тамашачысы бик таләпчән, аларны чыктың да, елмайдың белән генә булмый. Җырлау гына да җитми, эчкерсез булырга кирәк. Моңа кадәр уртак тел таба алдык, киләчәк тә дә шулай булсын, аралар өзелмәсен иде. Актаныш – Илеш, Татарстан – Башкортстан дип яшәргә язсын. Әлеге дуслыкны ныгытуда Актанышның һәм аның халкының роле бик зур.

- Репертуар сайлаганда нинди җырларга өстенлек бирәсез?

- 30 ел дәвамында нинди генә җырлар башкарылмаган. Авторлар белән даими эшләргә тырыштык. Бер этапта – Урал Рәшитов белән, икенче этапта – Зифа Нагаева, өченчесендә – Ризван Хәкимов, аннан Наил Шәймарданов. Этап – этап белән барды. Алар минем мөмкинчелекләрне, күңел халәтен тоеп, миңа махсус яздылар. Соңгы арада Урал Солтанов белән дә эшлим. “ Айдар, мин бер җыр яздым. Миңа калса, бу синең җыр”, - ди ул. Әм чынлап та шулай килеп чыга. Мине тоеп иҗат итә. Шундый бертуктаусыз иҗади процесс. 30 ел дәвамында уңышлы программалар да, уңышсызлары да булды. Икесе дә кирәк. Эшләп карамаган кеше генә хаталанмый, диләр. Эшли - эшли, ялгыша – ялгыша алга таба атлыйбыз. Әле безнең иң яхшы җыр җырланмаган дип әйтәсе килә.

- Айдар абый, сез сәхнәдә җырлыйсыз да, биисез дә. Сезнең өчен кайсы авыррак: яңа җыр өйрәнүме әллә инде яңа биюме?

- Мәктәп елларыннан ук мин үзешчән концертларда катнаштым. Һәрвакыт җыр да, бию дә була иде. Иҗатта да шулай килеп чыкты. Режиссерлар белән очраштык, алар да сәхнәдә биергә, хәрәкәтләнергә кирәк диделәр. Мәскәүдән атаклы режиссер Олег Николаевны чакырдык. Биюләр буенча ул зур роль уйнады. Әлбәттә, бию хәрәкәтләрен өйрәнү авыррак бирелә. Җыр ул күңелдә, хәрәкәтләрне ныклап төшенергә кирәк. Яңа җыр җиңелрәк бирелә, ә яңа бию өйрәнү зур көч таләп итә. Биюне һәрвакыт кабатлап торырга кирәк. Кабатлап тормасаң форма югала. 

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә гаиләгезгә ныклы терәк булып, яраткан тамашачыгыз белән һәрвакыт бергә булырга язсын Сезгә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев