Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"ЙОЛДЫЗЛЫК - 2019": Кайсы балалар бакчасы "йолдызлары" яктырак балкыды? (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

1 март көнне “Йолдызлык” фестивале сәхнәсенә район башлыгы Э.Н. Фәттахов та күтәрелде. 

Балалчак бәйрәмен өч сәгать дәвамында тамаша кылган Энгель Нәвап улы иң элек ата-аналарга, тәрбиячеләргә, остазларга, бакча мөдирләренә әлеге зур хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

“Балалар бакчалары бик матур итеп әзерләнгән. Авыл балалар бакчалары коллективлары да калышмый. Алар өчен күңел сөенә”, - дип, билгеләп үтте район башлыгы. 

Энгель Нәвап улы “Йолдызлык” фестиваленең район этабына икенче елга “Нәфис сүз” һәм “Уен кораллары” номинацияләрен дә кертергә кирәклеген белдерде. Бу уңайдан ата-аналарның теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак. Э.Н. Фәттахов фикеренчә, иң зур балачак фестивале балаларның сәләтен һәр яклап ачарга тиеш. 


 Чара ахырында, гомуми йомгаклар буенча, җиңүче дип табылган балалар бакчалары коллективлары бүләкләнде.

Авыл балалар бакчалары арасында:
III урын - Яңа Әлем балалар бакчасы
II урын – Киров балалар бакчасы
I урын - Пучы балалар бакчасы.
“Йолдызлык 2019” фестиваленең махсус призы Байсар һәм Әгъбәс балалар бакчаларына тапшырылды. 

Район үзәгендә урнашкан балалар бакчалары арасында:
III урын - "Алтынчәч" балалар бакчасы
II урын - "Умырзая" балалар бакчасы
I урын - "Тылсым" мәктәп - бакча, "Каенкай" балалар бакчасы.

“Йолдызлык 2019” фестиваленең махсус призы лауреатлары булып “Кояшкай” һәм “Умырзая” балалар бакчасы коллективлары танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев