Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“ЙОЛДЫЗЛЫК”НЫҢ ЗОНА ЭТАБЫ: Актаныш йолдызлары Менделеевск сәхнәсендә балкыды (ГАЛА-КОНЦЕРТТАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

9-10 март көннәрендә Менделеевск шәһәре "Созвездие-Йолдызлык" XIX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесен үзендә кабул итте. 

Биредә суперфиналга "юллама" оту өчен Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Әгерже һәм Менделеевск районнарыннан  1000гә якын яшь талант көч сынашты.


10 март көнне исә шәһәрдә зона турының гала-концерты гөрләде. Менделеевск сәхнәсен балкытучы талантлар арасында Актаныш йолдызларының да байтак булуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Чыннан да, унтугыз  еллык тарихка ия  фестиваль безнең сәләтле балаларны һәм аларның мөгаллимнәрен яңа дәрәжәгә күтәрде. Фестиваль хәрәкәте тырышлыгы белән авыл жирлегендә яшәүче йөзләгән сәләтле балаларда үзләренә ышаныч уянды - алар зур сәхнәгә чыкты. 


Бүгенге “Йолдызлык” сәхнәсенә Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов та күтәрелде. Фестивальнең генераль продюсеры, чараның дәрәҗәле кунагы  Дмитрий Туманов Энгель  Нәвап улына  Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә куелган “Йолдызлык”ның махсус Кубогын һәм Дипломын тапшырды. Әлеге бүләккә талантлы балаларны сәхнәгә чыгаруда, авылларда төрле милләткә хас булган мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда бик зур ярдәм күрсәткән иң актив район башлыклары лаек була. Афәрин! 


Зона турының җиңүчеләре Казанга чакырылачак, анда 14-18 апрельдә КФУның " УНИКС» мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында 2019 елгы фестивальнең суперфиналы узачак. Нәтиҗәләр 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта ясалачак. Чара кысаларында  җиңүчеләргә төп призлар тапшырылачак һәм Гран-при ияләре игълан ителәчәк.


Искәртеп үтәбез, проект, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узачак. Быелгы сезон фестивале Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев