Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Йортлар ремонтын бигрәк тә халык көтә

Актаныш авыл җирлегендә "Яран" ширкәтенә караган 74 күпфатирлы йорт исәпләнә. Барлыгы 1674 фатирда 3624 кеше яши. 2 йортта икеконтурлы газ казаннары куелган. Калганнары үзәктән җылытыла. Йортлар гомумкулланыштагы электр, су, җылылык хисаплагычлары белән тәэмин ителгән. 2014 елдан бирле күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү федераль программасы эшләп килә. Бу программа быел да гамәлдә....

Актаныш авыл җирлегендә "Яран" ширкәтенә караган 74 күпфатирлы йорт исәпләнә. Барлыгы 1674 фатирда 3624 кеше яши. 2 йортта икеконтурлы газ казаннары куелган. Калганнары үзәктән җылытыла. Йортлар гомумкулланыштагы электр, су, җылылык хисаплагычлары белән тәэмин ителгән. 2014 елдан бирле күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү федераль программасы эшләп килә. Бу программа быел да гамәлдә. ТР Министрлар Кабинетының карары нигезендә, Актаныштагы 3 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелә.
2018 елда Актаныштагы шушы өч торак йортны капиталь төзекләндерүгә 10 млн 121 мең 849 сум финанс каралган. Бу суммага проект-смета документлары эшләтүгә, техпаспортлар әзерләүгә тотыласы чыгымнар да кергән. Йортларның эчке өлешендә җылылык, электр, су, канализация инженерлык системаларын яңарту планлаштырылган. Шулай ук подъездлар ремонтлана.
Әлеге күләмле эшләр Альберт Галимов җитәкчелегендәге "РемстройДом" оешмасына тапшырылган. Оешманың капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнә башлавына - 3 ел.
Шушы вакыт дәверендә күпфатирлы йортларның тышкы һәм эчке якларын яңартып, аларга яңа сулыш бирәләр. Узган ел Киров авылындагы күпфатирлы йортлар ремонтланды.
Актаныштагы Җиңүнең 30 еллыгы урамының 122 нче йортында капиталь төзекләндерү яңа елга хәтле башланган. Аңа 5 млн
45 мең 205 сум акча каралган. Түбәне яңага алыштыру чыгымнары да - шуның эчендә. Быелга чыгуга аның фасадын да ремонтлап, эшнең инде 80 процент өлешен төгәлләп куйганнар. Подъездларын ремонтлыйсылары бар әле.
- Эшләүләре сыйфатлы, халык та канәгать. Чыгымнар эшнең күләменә, төрләренә карап, алдан исәпләп чыгарыла. Ел саен безнең районга капиталь ремонт өчен 10 млн нан ким булмаган сумма карала. Шуның 5 млн сумы - халыктан кергән акча, ай саен капремонт өчен җыеп барыла ул. Калганы җирле, республика һәм федераль бюджеттан туплана, - дип аңлатты "Яран" ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев.
- 1998 елда күчтек монда, быел 20 ел була. 3 ел элек шушы йортка җаваплы кеше итеп сайлап куйдылар. Күршеләребез белән сөйләшеп торабыз. Түбәне җил алып ташлаган иде, шуннан соң күп кенә фатирларга яңгыр суы үтте. Хәзер өебезне ремонтлап, барыбызны да сөендерделәр. Эшләреннән канәгать калдык, йортыбыз хәзер башкаларныкыннан ким түгел. Ләкин безне әле бер мәсьәлә һаман борчый: җылылыкка түләү кимемәде, бүтән йортларга караганда ни өчендер кыйммәтрәк түлибез, - дип, биредә яшәүчеләрнең фикерләре белән уртаклашты Нәсимә
Әмирханова.
- Җылылык, су, канализация торбаларын алыштырдык. Подвалында да эшләдек. Яшәүчеләр эшебездән канәгать калдылар. Киләчәктә дә эшебез булып торсын, - ди оешманың инженеры Нияз Харисов.
Хәзер инде алар янәшәдәге бинага - Ленин проспектының 119 нчы йортына күчкәннәр. Йортның фасадын җылылык саклаучы чимал белән төреп, металлосайдинг белән тышлыйлар. Эш күләме - 800 кв.метр. Салкын су, җылылык белән тәэмин итү системасын, өлешчә канализацияне алыштыру каралган.
- Безнең эштән халык канәгать калсын иде, дигән максатны алга куйдык. Нинди эш кушалар, шуны сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Актаныштагы күпфатирлы йортлар ремонтланган саен, тирә-як матурланып, яңарып кала, - диде оешма эшчесе Илфар Фарисов.
Биредә 2 млн 28 мең 50 сумлык эш башкару планлаштырылган. Көннәр салкын торганда да туктап тормыйлар.
Эшчеләр өйне әйләндереп алып, үз эшләрен башкара тордылар, ә без шунда яшәүчеләр белән сөйләшеп алырга булдык.
Альберт Әмирханов, Актанышның 2 нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
- Безнең Актанышта йортлар бик матур. Яшәү күңелле. Менә безнең йортыбыз да матурланып бара. Җылы да, якты да булыр, дип ышанабыз. Ремонтның төгәлләнүен түземсезләнеп көтәбез.
Юныс Мирсәяпов:
- 15 ел көтәм инде мин бу йортка капиталь ремонт кергәнне. 1986 елда күчендем монда. Яшәгән җиребез башкалардан ким булмасын, дип телим.
"РемстройДом" оешмасының алтын куллы төзүче-ремонтчыларын Тынычлык проспектының 81 нче йортында да көтәләр. Ул да 2018 ел планына кертелгән. 3 млн 48 мең 593 сум акча бүленгән. Шундый ук эшләр башкарылыр дип ниятләнә: фасады яңартылачак, эчке инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырылачак, подъездлар каралачак.
2019 елда да әлеге программаның гамәлдә булуы фаразлана. Ул эшләп торганда, Актанышта тагын 2 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү турында сүз алып баралар. Ленин урамында урнашкан 33 нче һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 104 нче йортлар чиратта тора. Төньяк урамындагы 120 нче, 103 нче, Ленин проспектындагы 32 нче йортларга да чират җитәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев