Актаныш

ЮХИДИ: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә

Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге...

Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.
Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.
Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга өнди. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юлга чыгу белән бәйлеләреннән тыелып торырга киңәш ителә.
Йөк машиналарын йөртүчеләргә әлеге шартларда вакытлыча хәрәкәтне чикләргә, юлны бушату чараларын күрергә һәм һава торышы яхшырганчы билгеләнгән урыннарда туктап торырга кушыла.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: