Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЮЛ БИРЕГЕЗ, КЫЗЛАР КИЛӘ: Актаныш районында “Автоледи – 2018” билгеле (+ФОТОЛАР)

Автомобиль йөртүче кызлар районыбыз юлларында елдан-ел күбрәк күренсә дә, ни сәбәпледер, алар әлеге бәйгегә катнашырга атлыгып тормый.

Республикада ел саен иң оста хатын-кыз машина йөртүчене билгеләү максатыннан, "Автоледи"  бәйгесе оештырыла. Башта районнарда сыныйлар гүзәл затларны. Һәр районнан бер җиңүче исә үзенең район данын Казан шәһәрендә яклый. 

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтүне күз уңында тоткан әлеге Республикакүләм  бәйге инде 20 елга якын үткәрелә. Бәйге үзе олыгая барса да, анда катнашучылар, киресенчә, яшәрә генә бара кебек. 

Бүген Актаныш  районы да тимер атны иң оста иярләүче хатын-кызны ачыклады. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә  быел 7 гүзәл зат катнашты. 

Автомобиль йөртүче кызлар районыбыз юлларында елдан-ел күбрәк күренсә дә, ни сәбәпледер, алар әлеге бәйгегә катнашырга атлыгып тормый. Шуңа күрә дә катнашучылар, нигездә, башка елларда да үзләрен “Автоледи” бәйгесендә сынап караган гүзәл затлар була. 

Әлеге бәйгенең район этабын 3-4 ел якыннан торып күзәтүче, хәтта катнашучы да буларак, шуны әйтә алам: ел саен "Автоледи" конкурсында катнашучылар хатын-кызларның ав¬то¬мобиль белән ир-атлардан  ким идарә итмәүләрен раслап тора. 

Туры юлдан  правасы булган кем дә руль тотып бара аладыр ла ул. Ә бәйгедә бит таләпләр  шактый  кырыс. Өстәвенә, ничә күз сиңа төбәлгән!? Алар арасында яртысы – көндәшләр. Аңлашылганча, бу очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бе¬лүне тикшерү аеруча  дулкынландыра. Билетлар да күз ияләшкәне түгел, алар ел саен үзгәреп тора. Шуңа күрә: "Бәйгедән соң машина йөртү хокукын алмасалар ярый инде ", - дигән шаяртулар да булды. Имтихан алучылар исә куркуга калган тимер ат хуҗаларын тынычландырырга ашыкты: "Борчылмагыз. Бу бит ярыш, ә "права" алуга имтихан бирү түгел". Бу киңәш дөрес җавапларны күпкә арттырды да бугай әле. 

Бәйгенең автомобильне фигуралы йөртү этабы да җиңел түгел. Шулай да "авто-леди"ларның берсе дә каушамады.Нәтиҗәдә, Сәлахова Регина беренче урынга ия дип табылды.  Икенче урын Шәрипова Әминәгә бирелде. Өченче урынны  Шәйхразиева Алсу яулады. 

Беренче урынны алучыга видеорегистратор, икенче урын иясенә компрессор, һәм өченче урын өчен инструментлар җыелмасы, дүртенче урын яулаучы Рәмилә Хуҗинага махсус бүләк, катнашучыларның калганнарына истәлек бүләкләре тапшыру бәйрәмнең йомгаклау өлеше булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев