Актаныш

Юл төзелсә, күңел сөенә

Районда гомуми озынлыгы 1044 км дан артык юл рәсми исәптә санала. Быел федераль юл төзелешләре безнең җирлектә алып барылмый. Шулай да региональ юллар программасы, муниципаль юл фонды аша ниятләнгән төзелешләр аз түгел. Ел саен бер авыл асфальт юл белән тоташтырыла. Бу - республика һәм район җитәкчелегенең игътибары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы...

Районда гомуми озынлыгы 1044 км дан артык юл рәсми исәптә санала. Быел федераль юл төзелешләре безнең җирлектә алып барылмый. Шулай да региональ юллар программасы, муниципаль юл фонды аша ниятләнгән төзелешләр аз түгел. Ел саен бер авыл асфальт юл белән тоташтырыла. Бу - республика һәм район җитәкчелегенең игътибары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы максат алга таба да актуальлеген югалтмый.

Статистика күрсәткәнгә авыл арасындагы юлларның 40 процентын, региональ юлларның 25 процентын каты катлам белән ныгытасы бар әле. Каты катлам дигәндә, асфальт, вак таш җәелгән юллар турында әйтелә. Гравий юллар каты катламга керми.
Дәүләт программалары аша районда быел 384 млн сумнан артыграк эш башкару максат итеп куелган. Бу сан узган елгы дәрәҗәдә, ягъни эшлисе эшләр ким түгел. Төгәлрәк алганда, кайларда нинди юллар төзелә, шул хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов таныштырды.
Актаныш-Пучы юлындагы Әтәс-Чынык арасында 8 км юл ремонтлана. Бу эш узган ел башланды, быел төгәлләнергә тиеш. Аккүз-Михайловка-Чишмәдә 3.3 км арага вак таш түшәлә. Республикада 27 авылны асфальт белән тоташтыру каралган. Шушы исемлектә безнең Мерәс авылы да бар. Ул федераль максатчан программага кертелгән.
Бу хәбәрне мерәслеләр зарыгып көтеп алдылар.
- Мерәс авылы озакламый асфальтлы да булачак, чөнки юл төзү эшләре кызу темплар белән башланып китте. Шәриптән Мерәскә кадәрге 4,4 км юлны киңәйтеп, каты өслек белән түшәү өчен 95 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ике авылның да үзәк урамы асфальтлана. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп эшләү бурыч булып тора.
- Уразай тавы турындагы сөйләшүләр нәтиҗә бирерме?
- Актаныш-Пучы-Бүләк юлында Уразай тавы участогында 30 млн сумлык эш башкару планга кертелде. Норматив таләпләргә җавап бирерлек итеп проекты эшләнде.
- Карап-ныгытып тормасаң, булган каты өслекләр дә тиз туза.
- Региональ юлларны ныгытуга быел җәмгысе 328 млн сум акча каралды. Булган асфальтны ремонтлауга ел саен республикадан 15 млн сум акча бүлеп бирелә. 2017 елда Актанышның дамбадан чыгып, иске зират тирәсеннән аэропорт борылышына кадәрге Урман урамы юлын ныгыту шушы чыганактан финансланачак. Монда автомобиль хәрәкәте бик тыгыз. Сәнәгать зонасына керә ул.
Вак таш-ком катламы программасы бик яхшы гына эшләп килә. Аның буенча Актанышта Җиңүнең 50 еллыгы, Шамил Усмановның бер участогы, Хәсән Туфан, Яшьләр, Нур Баян урамнарына, Татар Суыксу, Мари Суыксу, Иске Байсарның берәр урамына вак таш җәеләчәк. Алар өчен 20 млн сумлык финанс мөмкинлекләре расланган. 82 млн сум акча күперләрне һәм юлларны тотуга бирелә.
Муниципаль юл фонды буенча да программа гамәлдә. Аның аша районда 21 млн 800 мең сумлык эш башкару планлаштырыла. Үткән елгы кайбер объектлар да шуңа кергән. Болар - технология техникумының ишегалды, Тынычлык проспектының 9а йорты, "Агыйдел" ансамбле бинасы яннары. РТСның Механизаторлар урамы, аскы Актанышта Ветеринария урамы, Татар Суыксу авылының мәдәният йорты яны каты катлам белән ныгытылачак.
Муниципаль юл фонды акчалары урамнарны яктыртуга да тотыла. Актанышның райгаз участогы борылышыннан дамбага хәтле 35 багана торгызыла. 2016 елда дамбаның үзенә 18 багана куелган иде. Алга таба 57 нче бистәнең мәчетенә кадәр бу якты утларны көйләп бетерү турында сөйләшәбез. 2018 ел планына Сәфәр авылы янындагы күпер ремонтын кертүне бурыч итеп куябыз.
- Авыл урамнарын яктырту эше дә дәвам итәме?
- Урамнарны яктырту районның башка авылларында да башкарыла. Бу программа "Авыллар аша үткән региональ юлларны яктырту" дип атала. Узган ел Такталачык урамы яктыртылды. Ул Актаныш-Бүләк региональ юлында урнашкан. Быел исә Актаныш-Пучы региональ юлына караган Куян, Әҗәкүл авыллары урамнарына яктырткычлар урнаштырылачак, аңа җәй азагына таба керешәчәкләр.
Юл төзү - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Кызу эссе көннәрдә кайнар асфальт түшәү, һава торышы нинди булуга карамастан, көнозын ачык һавада булу өчен никадәр түземлелек, сәламәтлек кирәк. Үз һөнәрләрен ихластан үз итеп башкарган юлчылар гына бу сынауларга җиңел күнегә аладыр. Мерәс юлын төзүчеләр белән күрештек, алар үзләре турында түгел, ә эшләре турында яратып сөйлиләр.
Илназ ГАЗЕТДИНОВ, "Татавтодор" оешмасының Минзәлә филиалы Актаныш участогы мастеры:
- Һава торышы мөмкинлек биргәндә эшсез тормыйбыз. Яңгырлы көннәрне туктап торырга туры килә, чөнки юл төзелешенең сыйфаты бозыла. Кайбер көннәрдә 15ләп техника эшли. Юлның киңлегенә килгәндә, асфальт өлеше 4,5 метр, юл кырые - 1,75 метр, ягъни барлыгы 8 метр булачак. Юл аркылы барысы 8 торба салына. Ә асфальтның сыйфаты бик яхшы, үзебезнең лаборатория тикшереп тора. ГОСТ таләпләренә туры китереп, бөтен кирәкле юл билгеләре дә куелачак.
Мөнәвир ХӘБИРОВ, "Татавтодор" оешмасының Минзәлә филиалы Актаныш участогы мастеры:
- 8 торбаның 6сын без салабыз. Бу торбалар язгы кар сулары күп булып агып килгән урыннарга урнаштырыла. Юл аркылы үткәреп җибәрү өчен кирәк алар. "Татавтодор" оешмасы берничә объектта эшчәнлекне берьюлы алып бара. Мөслим районында да эшлиләр.
Роман ХМЕЛОВ, "Гидромонтаж" оешмасы прорабы:
- Безнең Казанның "Гидромонтаж" дигән оешмасы бу объектта 18 майда эшли башлады. Юлның катлаулы урынында тимер-бетон торбалар салабыз. Бүген биредә оешманың 7 техникасы хәрәкәт итә. Юл төзүчеләрнең кәефләре яхшы, чөнки эш тоткарлыксыз бара.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: