Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерле

Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең махсус боерыгы нигезендә районда эшләп килүче балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ел саен җәйге айларда җирлекләрдә үзенең күчмә утырышларын уздыра. Быел да комиссия рәисе Ландыш Шәмсунова җитәкчелегендә утырышлар график нигезендә авыл җирлекләрендә үтә. Аеш, Яңа...

Татарстан Республикасы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең махсус боерыгы нигезендә районда эшләп килүче балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ел саен җәйге айларда җирлекләрдә үзенең күчмә утырышларын уздыра. Быел да комиссия рәисе Ландыш Шәмсунова җитәкчелегендә утырышлар график нигезендә авыл җирлекләрендә үтә. Аеш, Яңа Әлем, Иске Богады, Киров авыл җирлекләрендә ул үтте инде.
Район үзәгендә ай саен уздырылучы комиссия утырышларында гына чакырылган кешеләрне ныклап белеп бетереп булмый. Аларның күпчелеге театр уйнап, "төзәләбез" дигән ялган вәгъдәләр бирәләр дә, ишекнең тышкы ягына чыгуга, шул элеккеге тормышларын дәвам итәләр.
Ә күчмә утырышлар вакытында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлегендә, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиясендә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләрендә исәптә торган гаиләләрнең өйләрендә булып, тормыш шартлары белән танышкач, аларның чын йөзләре ачыла.
Безнең иҗат төркеме 18 июнь көнне Пучы, Теләкәй, 22 июнь көнне Уразай авыл җирлекләрендә үткән күчмә утырышта катнашты. Көн буена сузылган утырыштан кайткач та, берникадәр аңга килә алмыйча, күргәннәремне кабат-кабат күз алдыннан үткәреп йөрдем.
Яшәүме, әллә җан асраумы?
Эчүчелек белән шөгыльләнүче, берничә тапкыр чакыруга да карамастан, комиссия утырышларына килмәүче, Пучы авылында яшәүче Ф.Г.ларның өйләренең тышкы ишеген ачуга ук борынны ярып сасы ис килеп бәрелде. Эчкә таба аяк киемнәрен салып үтү мөмкин түгел иде. Чөнки идән, аңа җәелгән җәймә кебек әйберләрнең төсе тыштагы җирдән бер тамчы да аерылмый. Хуҗабикә Ф. лаеклы ялда булуына карамастан:
- Җыештырырга вакытым юк, ир эштә, малай да, - дип тәкрарлады. - Минем бик зур бакчам бар, шуны карыйм, - дип тә өстәргә онытмады.
Мондый эшләр һәркемнең ихатасында барлыгын аңлатып карарга тырышулар да нәтиҗә бирмәде. Бүлмәләрдәге тәртипсезлек, төрле җирдә аунап яткан кием-салым, әйберләргә карагач, баш әйләнә. Әле биш еллап элек кенә салынган өй димәссең дә. Хәер, үзләре көч түгеп, маңгай тирләрен тамызып салмаганнар шул алар бу өйне, хуҗалык биргән. Хуҗа кеше Ф. хуҗалыкта хезмәт куя. Без барганда ул да өйдә иде.
- Әллә өйдә тартасыңмы, тәмәке исенә чыдый торган түгел бит, - диюгә:
- Әйе шул, өйдә тартам, - диде.
Хәер, яшерүеннән барыбер мәгънә булмас иде. Бүлмә идәннәрендәге, кухнядагы мич алдында җыелган тәмәке төпчекләре аны барыбер фаш итәр иде. Шушындый ямьле җәй көнендә, таза-сау кешенең өй эчендә тәмәке тартып ятуы башка сыймый. Янгын чыкмас дип тә гарантия биреп булмый. Электр чыбыклары тузган. Бер лампочкалары шартлаган.
Иң аянычы - әлеге гаиләдә балигъ булмаган бала яши. Аның киләчәк язмышы өчен әти-әни кайгыра микән? Ә комиссия әгъзалары, ул баланы үзенә яраклы һөнәр үзләштерү өчен берәр техникумга урнашырга ярдәм итәргә, дигән фикергә килделәр. Әти-әнисенә төзәлү өчен вакыт билгеләнде. Әгәр киләчәктә дә шушы тормышларын дәвам итсәләр, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү буенча эш кузгатылачак.
Иске Җияш авылында яшәүче Р.Я.ның ишеген ачтыру өчен шактый тырышырга туры килде.
- Чирле кешене борчып, нишләп йөрисез, бу кадәр халык белән, - дип канәгатьсезлек белдерде ул, ишеген ачуга.
- Өй эченә үтик әле, - диюгә:
- Берничәгез генә керә, - дип, этә-төртә ишеген эчтән бикләп тә куйды.
Эчтәге тәртипсезлекне, пычраклыкны күрерләр дип курыкты бугай. Эчүдән йөзләре шешенеп беткән Р. бер яктан, кызганыч, икенче яктан, чиркангыч булып тоелды. Шулай булса да, үзе бик башлы ул. Бакчаңны да карыйк әле, дип тышка чыгуга өен тыштан йозак белән бикләп тә куйды. Эчтә калган улын да уйлап тормады хәтта.
17 яшьлек улы да бер җирдә дә эшләмәүче, өен дә җыештырмаучы әнисеннән үрнәк алмас дип кем әйтә ала? Көпә-көндез ул да караватта аунамас иде.
Куян авылында яшәүче Р.Б.ның өенә кергәч, комиссия әгъзалары:
- Өен бераз җыештырган әле бу, - диештеләр. Ләкин ихатадагы ава язган лапас, бакчадагы кычытканнар игътибар җитмәгәнлекне күрсәтә. Әлеге гаиләгә өйне, ихатаны тиз арада җыештырырга кушылды. Гаилә башлыгына да бераз селкенергә вакыттыр. Гел хатын эшләгәнне генә көтеп тору ир кешене бизәми.
Тәртипсезлектән тәртипкә
Комиссия утырышларында тәртипләре каралып, вакытында гадәти тормыш белән яши башлаган гаиләләрне күргәч, күңел сөенеп куя. Тырышлыклар юкка булмаган бит дигән уй үтә. Ләкин ул гаиләләр дә комиссиянең игътибарыннан читтә калмый. Җирлекләрдә булган вакытта өйләрендә булып, тормышлары белән танышып чыгабыз. Пучы, Теләкәй, Уразай җирлекләрендә дә бар андыйлар.
Пучыда яшәүче Л.С. белән дә комиссия әгъзаларына вакытында шактый күп көрәшергә туры килде. Җиде бала анасы үзен кулга алды. Хәзер әйбәт кенә эшләп йөри. Ләкин проблемалары бетмәгән әле. Балаларын балалар бакчасына йөрткән өчен шактый суммада бурычы җыелган. Аны озакка сузмыйча түләп бетерергә кушылды. Өйләре электр белән җылытыла. Аны газга алыштыру артыннан йөри башлаганнар. Балалары караулы. Киләчәктә дә Л. туры юлдан тайпылмас дип ышанасы килә.
Теләкәй авылында яшәүче, биш бала тәрбияләүче С.К.ларга кергәч тә күңелдә уңай фикерләр калды. Хуҗа да, тормыш иптәше А. да тырышалар. Өйләре дә артык тузмаган.
- Өйне юган идем, әйберләрен урнаштырып бетерәсе бар иде, - диде А.
Димәк, әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балаларның якты киләчәккә өметләре бар.
Илчебай авылында гомер итүче Г.С.ларга кергәч тә, сөенеп куйдык. Үз вакытында акылларына килеп, гадәти тормыш белән яши башлаганнар. Өйләре чиста, балалары караулы.
Читтән килүчеләр арта
Икенче яки аннан соң туган балаларга ана капиталы бирелә башлаганнан соң, авыл җирлекләренең тынычлыгы качты дияргә дә була. Ник дигәндә, теләсә кайдан шул акчага йорт сатып алучылар килеп урнаша башлады. Нигездә, ул гаиләләр тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, җирлектәгеләрне үз артларыннан ияртәләр, төрле проблемалар тудыралар. Пучы авылында читтән күчеп килгән, ана капиталына өй алган шундый гаиләдә булырга туры килде.
Читтән карап торышка өйләре әйбәт кенә күренсә дә, ихатага аяк атлауга, яхшы уйлар юкка чыкты. Ишек төбенә бәйләп куйган кәҗәнең буе җиткән урыннары такыр булса да, башка җирләрне кычыткан баскан. Ихатаның арткы ягы әйләндереп алынмаган. Яр читенә чүп түккән өчен яз көне экологлар үзләренә штраф та салган булганнар. Хәзер инде яр буена түкмиләр, җайлы урын тапканнар - ишек алларының бер почмагын чүплеккә әйләндергәннәр. Алга таба да болай дәвам итсәләр, бу ихата чүп астында күмелеп калачак.
Өч бала анасы, хуҗабикә Г. үзе матур итеп киенеп, төзәнеп-бизәнеп йөрсә дә, өен җыештыруны, идәннәрен юуны кирәк санамый, күрәсең. Өстәвенә электр чыбыклары да нык тузган. Өйдән мунчага сузылган электр чыбыгы исә асылынып төшкән. Ишек алдында уйнап йөрүче балалар яки кергән кеше ул чыбыкка кагылып, ток тотмас дигән гарантия юк. Чөнки ул чыбыкның ачык урыннары да күренә.
Теләкәй авылында да ана капиталына йорт алучылар бар. Ике бала анасы Н.К. эшкә урнашкан, балаларын балалар бакчасына биргән. Без килгәндә үзе эштә, балалары әбиләре белән иде.
- Җәйгелектә оныкларны карашырга, кызыма булышырга киләм,- ди ул. Ләкин бу гаиләне дә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр исемлегенә кертмичә ярамый. Ник дигәндә, Н.нең тәртипсез тормыш алып бара торган туганы бар. Үзенең балалары да шуклар. Узган ел ихаталарында янгын да чыгарганнар. Шулай булгач, алар һәрдаим игътибарда булырга тиешләр.
Әлеге гаиләгә каршы гына йортта тагын бер килгән гаилә яши. Аларын күрә алмадык, кунакка киттеләр, диделәр.
***
Комиссия әгъзалары опекага һәм тәрбиягә алынган балаларның да өйләрендә булып, хәлләрен белештеләр. Шунысы сөендерә: аларның барысы да караулы. Араларында җәйге чорда эшкә урнашучылары да бар. Тормышларыннан канәгать.
Йомгаклап...
Гаиләләрдә йөреп чыкканнан соң, комиссия әгъзалары җыелышып фикер алышты. Ландыш Шәмсунова авыл җирлекләрендәге балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең эшчәнлеге белән танышты.
- Эшләгән эшегез кәгазьдә генә булмасын иде. Һәр гаилә белән якыннан эшләгез. Аларны үзегезнең утырышларыгызга чакырыгыз, - диде. - Безнең район буенча балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссиядә 24 гаилә исәптә тора. Аларда 54 бала тәрбияләнә. Ә районда барысы 60 гаилә күзәтүдә булып, аларында 110 бала яши. Мондый күчмә утырышларның төп максаты булып, шушы гаиләләрнең тормыш шартлары белән якыннан танышу, аларга профилактик чаралар уздыру тора. Аңлатулар, сөйләшүләр эзсез узмый. Арада тәртипле тормыш рәвеше алып бара башлаганнары да шактый. Ә инде күпме генә аңлатуларга да карамастан, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручыларына чаралар күрелә. Андыйларның ата-ана хокуклары чикләнә яисә бу хокуклардан тулаем мәхрүм ителәләр.
Авыр гаиләләрне никадәр иртәрәк ачыкласаң, аларны туры юлга кертү шулкадәр җиңелрәк икәнлеген җирлекләрдәге балигъ булмаганнар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары онытмасыннар иде.
Сөйләшү барышында балаларның җәйге яллары вакытында аларга аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә басым ясалды. Су кергән вакытта бәхетсезлек очраклары килеп чыкмаслык итеп чаралар күрергә кирәклеге ассызыкланды. Шәһәрләрдән кунакка кайткан балаларны да күз уңыннан җибәрмәскә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев