Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Йөз яшен тутырган Гайшә Хөснуллина: “Хәтәр күңелле икән бу бәйрәм” (+ФОТОЛАР)

Актаныш районында да гомер озынлыгы бер гасырга тулган йөзьяшәр әби бар хәзер. Бүген, 30 гыйнвар көнне, районыбызның иң өлкән кешесенә - Хөснуллина Гайшә Закир кызына нәкъ 100 яшь тулды. Аны истәлекле туган көне уңаеннан Россия Президенты В.В. Путин да, Республикабыз башлыгы Р.Н. Миннеханов та тәбрик иткән. Ә илбашларының котлау хатын,...

Актаныш районында да гомер озынлыгы бер гасырга тулган йөзьяшәр әби бар хәзер. Бүген, 30 гыйнвар көнне, районыбызның иң өлкән кешесенә - Хөснуллина Гайшә Закир кызына нәкъ 100 яшь тулды. Аны истәлекле туган көне уңаеннан Россия Президенты В.В. Путин да, Республикабыз башлыгы Р.Н. Миннеханов та тәбрик иткән. Ә илбашларының котлау хатын, районыбыз бүләкләрен юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттәхов үзе тапшырды.
Без тарих китапларыннан гына укып белгән заманда - 1918 елның 30 гыйнварында Актаныш районы Яңа Кадермәт авылында крестьян гаиләсендә 8 баланың алтынчысы булып дөньяга килә Хөснуллина Гайшә Закир кызы. Һөнәре буенча тегүче булган әтиләре тирә-юнь авылларның халкын үзе теккән киемнәре белән тәэмин итеп торган. Әтиләренең оста куллылыгы аркасында алар, ул еллар бизмәненә салып үлчәсәң, шактый иркен тормышта яшәгән.
Җирдәге бер гасыр яшәешне үз күзләре белән күргән, үз колаклары белән ишеткән Гайшә әбинең кырык елдан артык хезмәт стажы теркәлгән. Ә ул чорларда хезмәтне, ай-яй, җиңел дип булмаган. 13 яшендә колхоз идарәсендә хисапчы ярдәмчесе булып эшли башлаган зирәк, җитез кызны, билгеле, күрми калмыйлар. Башта шул колхозга бригадир итеп билгелиләр аны, буш вакытларында әтисенә ияреп тегү тегәргә дә өйрәнә - хезмәттә беренче чыныгуларын шул рәвешле ала ул. Ә сугыш башланып, авыл ирләре сугышка китеп беткәч, Гайшә әбигә колхоз җитәкләү эшенә дә җиң сызганып тотынырга туры килә.
Әле шактый еллар үткәч тә, "сугыш мине иртә олыгайтты"- дип бу чорларны хәтерендә яңарта торган була гасырлар чиген тоташтыручы йөзьяшәр райондашыбыз.
1944 елда сугыштан яраланып кайткан Хәтмулла атлы егеткә кияүгә чыга Гайшә Закир кызы.
Сөн буенда урнашкан Ахун авылында төпләнеп, 5 балага гомер бүләк итә алар. Тормыш иптәшенең генә гомере кыска була. Колхозда тракторда эшләп йөргән 48 яшьлек ир уртасы зат, сугыш яраларыннан мантый алмыйча, бакыйлыкка күчә. Ул вакытта Гайшә апаның төпчек кызына 11 яшь була. Ялгыз канат калган ана гомерен балаларына багышлый, аларга җил-яңгыр тидермичә үстерә, олы тормыш юлына чыгара. "Көне буе колхозда эшләп кайткач, кичләрен бабабыз кебек авыл халкына кием тегә иде. Без аның күңел биреп эшләгәнен күзәтеп утырырга ярата идек", - дип искә алалар ул вакытларны бүген инде үзләре лаеклы ялдагы газизләре.
Бүгенге көндә Гайшә әби кызы Мәхтүмә гаиләсендә Актанышта гомер итә. 100 яшен балаларының кадер-хөрмәтендә, өй түрендә каршы ала ул. Шөкер, балаларының барысы да сау-сәламәт юбилярның. Бала дигәненең иң өлкәне инде җитмештә, 10 оныгы, 17 оныкчыгы да әбиләрен бик яраталар.
Якыннары өчен Гайшә әбинең озын гомерлелеге гаҗәп түгел. Аның бертуган апасы да 103 яшькә кадәр яшәгән. Насыйп булса, менә тагын кояшлы җылы язларны каршы алыр әле Гайшә әби дә. Дөрес, йөзне яшәгән Гайшә әби инде колакка сагайган, аның каравы салмак кына сөйләшә дә, йөри дә, хәтта җырлар җырлап, догаларны да яттан укый. Бүген үзенең туган көне икәнен дә яхшы аңлап, котлаулар кабул итеп утырды ул. "Хәтәр күңелле икән бу бәйрәм",- дип үзалдына сөйләнеп тә куйды йөзьяшәр.
Актанышның гына түгел, районның да иң өлкән кешесе Хөснуллина Гайшә Закир кызының олы юбилеен балалары зурлап үткәрергә җыена. Ни дисәң дә, гел тулып тормый бит 100 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев