Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Үз мәктәбеңә булыш!” акциясенә кушыл!

Актаныш районында быел 406 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Ата-аналар хәзердән үк балаларын 1 сентябрь - Белем бәйрәменә әзерли. Агымдагы елда барлык укырга керергә теләүче балаларның 72се күп балалы гаиләләрдән, 10сы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә, 3се опекага алган гаиләдә, 5се әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдән, 1се инвалидлыгы булган бала. Әлеге...

Актаныш районында быел 406 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Ата-аналар хәзердән үк балаларын 1 сентябрь - Белем бәйрәменә әзерли. Агымдагы елда барлык укырга керергә теләүче балаларның 72се күп балалы гаиләләрдән, 10сы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнә, 3се опекага алган гаиләдә, 5се әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдән, 1се инвалидлыгы булган бала. Әлеге гаиләләргә "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк.
Татарстанда ел саен "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе хакында игълан ителә. Акция барышында оешма, предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, банкирлар, сәүдә фирмалары директорлары үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруга лаеклы өлеш кертеп, үзләре турында меценант һәм иганәче буларак, якты хатирәләр калдыра алалар. Әлеге инициатива белем бирү учреҗдениеләрен ата-аналардан ремонт өчен акча җыюдан да азат итә.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев