Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре көнендә Актанышта 139 нчы пар теркәлде

Бүген, 18 декабрьдә, ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. РФ ЗАГС органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне " Гражданлык хәле актларын язу " турында декрет кабул ителә. ЗАГС эше бик җаваплы һәм һәр кеше өчен гомер буе кирәк. Гражданлык хәле актларын язу китабы һәркайсыбызның...

Бүген, 18 декабрьдә, ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
РФ ЗАГС органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне " Гражданлык хәле актларын язу " турында декрет кабул ителә.
ЗАГС эше бик җаваплы һәм һәр кеше өчен гомер буе кирәк. Гражданлык хәле актларын язу китабы һәркайсыбызның гомер этапларын саклый.
Бу көнне биредә 139нчы яшь гаилә теркәлде. Гөлсия һәм Радик Шәмсиевларны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тәбрикләде, үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.
Быел Актаныш ЗАГС бүлегендә 970 тән артык гражданлык хәле турында актлар теркәлгән. Барлыгы 266 туу турында акт язылган, 172 пар гаилә корган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев