Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЗАГС ХЕЗМӘТКӘРЕ ҮРНӘК КҮРСӘТТЕ: Актанышта бу елның 160нчы нарасые теркәлде (ФОТОЛАР ДА БАР)

4 декабрь көнне якты дөньяга аваз салган нарасыйга алар Самат дип исем кушкан. Ике якны да бәхет таганына утырткан әлеге вакыйга алар күңелендә узып баручы елның иң истәлекле мизгеле булып теркәлде.

Җиһан Яңа елны каршы алырга әзерләнгән мәлдә Эльвира һәм Разил Гыйздатуллиннар гаиләсендә могҗизалы вакыйга теркәлде – алар тәүге тапкыр әти-әни булды. Яшь гаилә Яңа елны яңача, зур үзгәрешләр белән, тулы гаилә булып каршылый дигән сүз бу. 


4 декабрь көнне якты дөньяга аваз салган нарасыйга алар Самат дип исем кушкан. Ике якны да бәхет таганына утырткан әлеге вакыйга алар күңелендә узып баручы елның иң истәлекле мизгеле булып теркәлде. 


Бүген, 10 декабрь көнне исә, әнисе белән нәни Гыйздатуллины бала тудыру йортыннан аның әтисе, әби-бабалары белән бергә без дә каршы алдык. 


Күркәм гадәт буенча, Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Гөлфинә Баян кызы Гыйздатуллинар гаиләсенә  Саматның  туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. Шунысы игътибарга лаек, яшь әни Эльвира үзе дә район ЗАГС бүлегендә хезмәт куя.  Актанышка Яңа ел алды бүләге булып аваз салган 160нчы нарасыйның нәкъ менә Гыйздатуллиннарныкы булуы бүлек хезмәткәрләре өчен икеләтә шатлыклы вакыйга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев