Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Үзара салым акчасы – Актанышны төзекләндерүгә

Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарыла. Саный китсәң эшләнгән эшләр шактый, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә. Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә. Шулай ук зират территорияләрен зур...

Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарыла. Саный китсәң эшләнгән эшләр шактый, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә.
Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә. Шулай ук зират территорияләрен зур агачлардан чистарту да каралган.
Озакламый актанышлылар яңа, төзекләнгән тротуар һәм юллардан йөри алачаклар. Бу яңа тротуарлар Хөснияров урамы буйлап (1500м), Юбилейная ур. (300м), Ленин проспектының 1 нче мәктәптән алып үзәк хастаханәгә кадәр өлешендә (335м), "Аргамак" кибетеннән алып М.Җәлил ур. өлеше (100м), район архив бинасы каршындагы территория (100м), район газучасток территориясе (245 м) буйлап безне сөендерәчәк.
Шулай ук юллар төзекләндерү эшләре дә алып барыла - Химиклар урамында (400м), Бәхетле урамында (560м). Ветеринарная урамында төзекләндерү эшләре тәмамланган (250м), биредә эшләрне «Актаныш Юллары» җәмгыяте башкарды.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/967768.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев