Актаныш

Үзара салым: канәгатьсезләргә җавап бар

Үзарасалым - авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә аллергия башлана. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. "Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен", "Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?" ише сорауларны еш ишетергә туры килә....

Үзарасалым - авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә аллергия башлана. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. "Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен", "Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?" ише сорауларны еш ишетергә туры килә.
Муниципаль берәмлек башлыкларына хәзер элеккеге кебек юл салу, су кертү, ут кую проблемалары белән кереп булмый. Җавап гади: "Акча юк". Бюджеттан акча бүленми, салымнар аз, җирлекләр төбәк проблемасын хәл итү өчен акчаны үзләре табарга тиеш. Шул максаттан, 2013 елдан башлап, муниципаль берәмлекләрдә референдум уздырыла башлады. Референдумның көн кадагында - үзарасалым җыю мәсьәләсе.
________________________________________
Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә инде ун еллап элек кертелде. Ул "РФда җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131 Федераль канунның 56 маддәсендә әйтелә. Үзарасалым - җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында һәр тиенгә исәп тотарга тиеш. Салымның күләме биредә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бер.
________________________________________
2013 елдан Президент боерыгы белән халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти. Монда баш ватып, катлаулы математик гамәл чишеп утырырга да кирәкми. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән күбрәк артып кайта. Мәсәлән, Әтнәнең Дусым авылында үзарасалымны 1000 сумнан җыеп, авыл юлларына асфальт түшәгәннәр.
Әлеге канун 2013 елның ноябрь аенда кабул ителде. Җирлекләр үзарасалым җыю эшен 2014 елдан башлап җибәрде. Быел ул халыктан өченче тапкыр җыелды.
Үзарасалым шушы җирлектә пропискада булган, 18 яше тулган һәр гражданга салына. Төптән уйлап карасаң, 18 яше тулыр-тулмас яшьләр авылдан чыгып китә, алар референдумда да, халык җыеннарында да катнашмый, авыл проблемасыннан шактый ерак тора. Әмма алар үзара салымны түләргә бурычлы. Түләмәгән очракта, җирле үзидарә вәкилләре законсыз гамәлләр белән куркыта. Мәсәлән, үзарасалым түләмәүчеләргә авыл җирлегеннән кирәкле белешмәне бирмәү турындагы зарлар да ишетелә.
- Беренче елда салымны 150 сумнан җыйдык, - ди Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов. - Узган ел һәр авылдаш 300 сум түләде. Каршы килүчеләр бар инде ул. "Әлегә акчам юк", "соңрак бирәм" дигәннәргә үзебез түләп торабыз. Былтыр халыктан 151 мең сум акча җыелды, дәүләт тарафыннан өстәлеп, 600 мең сумнан артып кайтты. Шул ягы бик отышлы. Үзарасалым акчасын өч ел рәттән авыл урамнарын яхшыртуга тоттык. Юлларга вак таш җәйдек. Менә әле бүген Совет урамына кырдырылган асфальт түшәү белән мәшгульбез. Үзарасалым җыелмаса, боларны төштә генә күрер идек. Киләсе елга да планнар зурдан. Быел халыктан 500 сум күләмендә җыярбыз дип торабыз. Дөрес, әлегә бу хәл ителмәгән, барысын да референдумда авылдашлар белән бергә билгеләячәкбез. Бер өлешен юл төзелешенә тотарга, су насосы алырга һәм бер коеның өстен алыштырырга дигән планнар бар.
Бүген республикада үзарасалымның күләме 100 дән 1000 сумга кадәр тибрәлә. Әмма ул ел саен үсеп тора. Бу аңлашыла да кебек, авылга күченеп кайтучылар юк, яшьләр калмый, ә картлар исә бакыйлыкка күчә тора. Тик авыл проблемасы гына кимеми. Ел саен юлын да яңартырга, зиратны да койма белән әйләндерергә, багана башларына утлар да куйдырырга кирәк.
Әтнә районының Күлле Киме авыл җирлегенә дүрт авыл керә. 2016 ел өчен үзарасалымны алар 500әр сумнан җыйганнар.
- Бахтачы - кечкенә авыл. Үзарасалым акчасын анда фәкать авыл юлларын төзекләндерүгә тотабыз, - ди башлык Хәмит Гәрәев. - Яңа Бәрәскәдә янгын сүндерү мотопомпасы алырга, гидрант эшләргә уйлыйбыз. 115 йортлы Ары урамнарына да чиратлап юллар салына. Бу авылда өйләргә су кермәгән, әлеге эш тә хәл ителәчәк. Быел башнясын утыртабыз. Күлле-Кимедә ике ел җыелган үзарасалым акчасына зират тирәсен койма белән әйләндердек, урамнарга өстәмә 22 ноктага яктырткычлар алдык, карт агачларны кистек, бер чишмәне яңарттык. Киләсе елга да бер чишмә калды әле. Су башнясын алыштырасы, шулай ук суүткәргеч торбаларны яңартасы бар. Каршы килүчеләр юк дәрәҗәсендә. Әмма студентлардан акча җыю бик авыр. Югыйсә, авыл юлларыннан тыз-быз машина белән чабып йөрүчеләр - алар. Авылда пропискада булып та, монда яшәмәүчеләр үзара салымны берсүзсез бирә, аларны аерым исәпкә теркәп барабыз.
Әлеге авыл җирлеге башлыклары барысын да ал да гөл итеп күрсәтергә телиме, әллә чыннан да авылдашлары үзарасалымны берсүзсез бирәме? Тик кайбер авылларда "Мин референдумга бармадым, тавыш бирмәдем, кул куймадым, акча да түләмим" дип чәчрәп чыгучылар да юк түгел. Әмма закон нигезендә, җирле референдумда кабул ителгән карар әлеге муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш.
Актаныш районының Күҗәкә авылы җирлегендә үзарасалымның күләме 2014 елда 150 сумны тәшкил иткән. 2014 елда җыелмаган. 2015 елда исә яңа җитәкче билгеләнгән.
- Референдумда гына түгел, халык белән очрашуларда, хәтта концертлардан соң да авылдашларга аңлату эшләре алып бардым, - ди җирле үзидарә рәисе Рәйхан Галимҗанова. - Бер ел салым җыймагач, авылда бернинди дә эшләр эшләнелмәгән иде. Шуңа күрә былтыр Актаныш районында үзарасалым күләме 300 сум дип билгеләнсә дә, халык белән җыелышып, ике ел өчен 500 сум җыярга булдык. Каршы килүчеләр дә булмады түгел.
Адай авылы узган елгы үзарасалым акчасына, башлыча, су мәсьәләсен хәл иткән. Су скважиналары казылган, колонкалар куелган, язгы ташуларда агып китә торган күперләр төзекләндерелгән. Шулай ук җыелган акчаны чүплекләрне юк итү, клуб тирәсен койма белән уратып алу эшләренә дә бүлергә туры килгән.
- Киләсе елга да эшләр бик күп. Үзарасалымны дәүләт финансламаса, мондый күләмле эшләр башкарып булмый. Аның шул ягы отышлы да, - ди Адай авыл җирлеге башлыгы.
Чыннан да, үзарасалымның тормышларны яхшы якка үзгәртүен танырга кирәк. Авыл башындагы автобуска элеккеге кебек резин итек киеп түгел, туфлидән чыгалар хәзер. Чөнки юлларга асфальт ук булмаса да, таш җәелде. Урамнар төнлә дә яп-якты булып тора: әллә ничә җиргә махсус лампалар куелды. Әрвахлар да хәер-догада ятадыр - зират тирәләрен чистартып, матурлап торалар. Икенче яктан карасаң, халыктан җыелган акчага гына берни дә эшләп булмый. Бу - ничәдер йөз сум акча авылның киләчәген яхшыртуга теләктәшлек белдерү генә. Әмма халык ярдәм кулын никадәр ныграк сузса, дәүләт тә күләмлерәк ярдәм күрсәтә.
Быел 20 ноябрьдә муниципаль берәмлекләрдә бердәм референдум көне узачак. Соңыннан «мин аны белмәдем, күрмәдем» дип йөргәнче, барыгыз җыеннарга, катнашыгыз, үз фикерегезне әйтегез һәм авыл киләчәге өчен битараф булмагыз! Бу авылда сезгә яшисе! Быел юл салынмаса, киләсе елга су торбалары яңартылмаса, мәдәният биналары ава башласа, авыл әкренләп үлә дигән сүз. Моңа юл куймыйк!
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64026-үzara-salyim-kanәgatsezlәrgә-җavap-bar.html

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: