Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Үзара салымны – дүртләтә

2015 елның 12 декабрендә Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә расланган нигезләмә белән, 2015 ел ахырында Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертү һәм куллануга багышланган референдум узды. Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә, 2016 елның 16 февралендә үзара салым кертү турында референдум узган дип расланды, карар "Актаныш таңнары" газетасында басылып...

2015 елның 12 декабрендә Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә расланган нигезләмә белән, 2015 ел ахырында Актаныш авыл җирлегендә үзара салым кертү һәм куллануга багышланган референдум узды. Актаныш авылы башкарма комитеты карары нигезендә, 2016 елның 16 февралендә үзара салым кертү турында референдум узган дип расланды, карар "Актаныш таңнары" газетасында басылып чыкты.
Референдум нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән, Актаныш авылында яшәүче балигъ булган һәр кеше өчен (1нче төркем инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан кала) 2016 елда 500 сум күләмендә бер тапкыр үзара салым кертелү турында карар кабул ителде. Референдумда җыелган акчаның нинди максатларда тотылачагы да күрсәтелгән иде. Карар күпчелек тавыш белән кабул ителүгә карамастан, кайбер гражданнар, шәхсән мин мондый карар өчен тавыш бирмәдем, түләргә ризалыгым юк, дип, үзара салым акчасын түләүдән баш тарталар.
Гражданнарга үзара салым кертү мөмкинлеге "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешмаларының уртак принциплары турында"гы 131нче санлы Федераль законның 56нчы маддәсе (06.10.2003) нигезендә бирелгән. Үзара салым дигәндә, җирле әһәмияткә ия конкрет мәсьәләләрне чишү өчен елга бер мәртәбә җыелучы түләүләр күздә тотыла. Бу түләүләрне кертү һәм куллану мәсьәләләре җирле референдумда хәл ителә.
Югарыда искә алынган законның 2нче, 22нче һәм 43нче маддәләре буенча, җирле референдумда кабул ителгән карарлар муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле югары юридик көчкә ия акт булып торалар. Җирле референдумда кабул ителгән үзара салым кертү һәм куллану турындагы карар үтәлмәгән очракта, җирле үзидарә органнары салымны гражданнардан суд аша юллап алырга хокуклы. Җирле үзидарә дәгъвасы суд тарафыннан канәгатьләндерелгән очракта, 500 сум үзара салым акчасыннан тыш, гражданнардан дәүләт пошлинасы да алына. Аның күләме, РФ Салым кодексының 333.19нчы маддә, 1нче өлеш, 1нче пункты буенча, 400 сум тәшкил итә. Суд карары суд приставларына җибәрелә. Карар алар кулына килеп кергәннән соң биш көн эчендә граждан һаман да суд карарын үтәмәсә, ягъни, 500 сум үзара салым һәм 400 сум дәүләт пошлинасын түләмәсә, 229нчы санлы, "Башкарма производство турында"гы Федераль законның 112нче маддәсе (02.10.2007) нигезендә, өстәмә 1000 сум күләмендә башкарма җыем алына.
Шул рәвешле, 500 сум күләмендә үзара салым түләү турындагы җирле референдум карарын үтәмәү 1900 сум итеп, ягъни 4 тапкыр арттырып түләүгә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев