Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГИМНАЗИЯ: Киләчәге матур, уңышлары күбрәк булсын

29 октябрь - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алучы укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар күңеленә шатлыклы вакыйгаларга бай булып кереп калачак. Биредәге бәйрәм рухы иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Аларның шатлыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка бик күп кунаклар да уртаклашты....

29 октябрь - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта белем алучы укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар күңеленә шатлыклы вакыйгаларга бай булып кереп калачак. Биредәге бәйрәм рухы иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итте. Аларның шатлыкларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка бик күп кунаклар да уртаклашты.
Өй туе
Гимназия-интернат башка мәктәпләрдән балаларның интернатта торып укулары белән аерыла. Биредә белем алучылар иртәнге якта дәресләрдә укыса, кичке якта төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, белемнәрен тагын да арттыру өстендә эшли. Шунысы гына бераз кыенлыклар тудыра иде: балаларның тору урыны - "Бүләк" лагере уку йортыннан шактый еракта урнашкан. Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районга килгәч, гимназия-интернатта да булып, укучылар, укытучылар белән аралашты. Аларның уңышлары белән танышты. Шул вакытта аңа җитәкчеләр гимназия ихатасында интернат булса яхшы булыр иде, шуны төзетүдә ярдәм итә алмыйсызмы дип, үтенечләрен җиткергәннәр иде. Ил башлыгы моны хуплап, ярдәм итәргә сүз бирде. Интернатны төзү Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМКга ышанып тапшырылды. Алар узган елның 25 декабрендә аның урынын билгеләп, казык кактылар. Инде менә бер елдан да азрак вакыт эчендә биредә бик матур бина калкып чыкты. 29 октябрь көнне аны ачу тантанасы булды.
- Барлык таләпләргә туры китереп, сыйфатлы итеп әлеге бинаны төзеп чыктык. Бина республика программаларыннан тыш, бюджет акчасы хисабына төзелде. Моның өчен Рөстәм Нургали улына, үзенең киңәшләре белән ярдәм итеп, контрольдә тотканы өчен Энгель Нәвап улына рәхмәтлебез. Укучыларыбыз шушы җылы, матур бинада яшәсеннәр, укысыннар, Актанышны республикага танытсыннар, - дип, Асыл Шәяхмәтов интернат ачкычын гимназия-интернат директоры Рамил Гариповка тапшырды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев исә кыска гына вакыт аралыгында шушындый сыйфатлы, күркәм бинаны сафка бастырган өчен Асыл Шәяхмәтовка һәм аның коллективына район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. ъ
- Бүген барыбыз да балалар дип яшибез. Сез балаларыгызның нинди шартларда яшәвен, укуын, ниләр белән шөгыльләнүен күрергә тиеш. Бүгенге чараны шул максаттан чыгып оештырдык та. Республикада сәләтле балалар өчен 15 гимназия-интернат бар. Аларның барысы да интернат тибында. Сәләтле балалар өчен мәктәпләр, интернат ул ярты белем, ярты тәрбия дигән сүз. Сүз дә юк, балага тәрбия бирүдә гаиләнең ролен алып булмый, ләкин хәзерге заманда мәктәпнең роле тагын да зуррак дип әйтәсем килә. Безнең төп өч максат: балаларга төпле белем, тәрбия бирү һәм аларның сәламәтлеген саклау. Балаларны милли ризык белән тукландырырга тиешбез. Шул ук вакытта физкультура белән шөгыльләндерү зарур, - дип, фикерләре белән уртаклашты Энгель Фәттахов.
Чыннан да, интернат бинасын карап чыкканнан соң, биредә балаларга яшәү һәм шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын кунаклар да, ата-аналар да үз күзләре белән күреп сокландылар.
Сәләтлеләр илендә
Уку бинасында исә икенче тормыш кайный. Бирегә аяк атлауга ук кунакларны төрле проектларын яктырткан укучылар каршы алды. Алар, горурланып, үзләренең уңышлары белән таныштырдылар. Ничек итеп спорт белән шөгыльләнүләрен сөйләделәр.
Татар милли киемнәре түгәрәгендә укучыларның үз куллары белән чигеп эшләгән түбәтәйләре, мендәр, кулъяулыклары, егетләрнең кул эшләре һәркемне сокландырды. Милли ашлар түгәрәгендә кызлар үзебезнең милли ашларны әзерләргә өйрәнәләр.
Бу көнне әти-әниләр балаларының ачык дәресләрендә дә булып, аларга нинди белем бирелгәнлеген күрделәр. Яшьлекләренә кайтып, тарих, татар теле, математика, рус әдәбияты, инглиз теле дәресләрендә булдылар. Татар теленнән олимпиада биремнәрен ничек чишкәннәрен үз күзләре белән күрделәр.
Гимназия белән танышып чыкканнан соң, мөмкинлектән файдаланып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, якташыбыз Данил Салиховтан фикерләре белән кызыксындык.
- Шушы гимназиянең ишек төбенә килеп баскач, үземнең беренче сыйныфка укырга барган вакытларым исемә төште. Аңа инде 40 еллап гомер үткән. Без укыгандагы белән хәзерге балаларга белем алу мөмкинлекләре бик нык аерыла. Хөкүмәт, район җитәкчелегенең балаларга тудырган мөмкинлекләрен күреп, күңел тула, шатлыктан күзгә яшь килә. Биредән киләчәктә милләтебезнең телен дә, гореф-гадәтләрен дә саклардай, белемле шәхесләр чыгар дип ышанам.
Гимназиягә - 5 ел
Район мәдәният йортында исә уку йортының гимназия статусы алуына 5 ел булуга багышланган зур, матур чара үтте. Иң элек кунаклар, әти-әниләр балаларның концерт номерларын карадылар. Гимназия-интернатның юбилее уңаеннан килгән бик күп кунакларның котлауларын кабул иттеләр.
Моннан 10 ел элек район үзәгендә өченче мәктәп ачылган иде. 2011 елда ул гимназия статусы алды.
5 ел тарих өчен әллә ни күп вакыт булмаса да, уку йорты буларак, эшләгән эшләрне барларга җитәрлектер. Гимназиянең уңышлары елдан-ел арта бара. Район, республика, бөтенрәсәй күләмендәге фән олимпиадаларында да призлы урыннар буенча алар районда беренче урында. Шулай ук Татарстанда иң яхшы 100 авыл мәктәбе исемлегендә дә алар - беренче. Бу хакта Энгель Фәттахов та гимназиядә әйткән фикерләрен дәвам итте.
- Биш ел үтте. Аның беренче карлыгачлары да күренә. Әлеге гимназия-интернатны тәмамлаган укучылар Казанда гына түгел, Мәскәүдәге югары уку йортларында белем алалар. Үзебезнең район, Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә бирегә балалар теләп укырга килә. Бик матур укытучылар коллективы тупланып бара. Ләкин бу әле башлангычы гына. Кайчандыр Әгерҗедә Европага танылган Иж-Буби мәдрәсәсе булган. Андый мәдрәсәләр Казанда, Уфада һәм Әгерҗедә генә булган. Ә нигә ул Актанышта булмаска тиеш?! Бала бар җирдә дә сәләтле була, бездән - укытучыдан тора аның уңышка ирешүе. Шулай булгач, киләчәктә биредән танылган шәхесләр чыгарга тиеш дип исәплим, - диде ул һәм гимназия-интернатка видеоконференция элемтә җайланмасы бүләк итте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасында милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов та әлеге чарада катнашып, котлауларын җиткерде:
- Актаныштан чыккан кешеләрне кайда гына куйсаң да, булдыра торган кешеләр. Алар җырлый да, бии дә, авыл хуҗалыгында да эшлиләр. Күпләр милләтне кысалар диләр. Бу алай түгел. Менә бит, гимназия-интернат - шуның үрнәк мисалы. Матур күрсәткечләре, эшчәнлекләре бар. Әгәр дә үзебез тырышсак, безгә берәү дә комачау итмәс.
Җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чарасында Илфак Бариев, Илнар Фәттахов, якташ язучыларыбыз Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов, "Агрокөч" җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчеләре, КФУ, аның Алабуга филиалы укытучылары, гимназияне тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студентлар да үзләренең котлауларын ирештерде. Һәрберсенең теләге бер - гимназиянең киләчәге матур, уңышлары тагын да күбрәк булсын.
Ахырдан кунаклар Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программасын тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев