Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Саклык банкы офисы җитәкчесе Рәшидә Миргаязова лаеклы хөрмәтләнде

-    Кечкенә генә Актаныштагы бүлекчәнең эшчәнлеге бу кадәр югары бәя алыр дип ышанмаган идем. Ихластан сөендем. Әлеге җиңү – 12 кешелек коллективыбызның тырыш нәтиҗәсе дип бәялим, - ди  Рәшидә Миргаязова. 

 Юридик һәм физик затларга сумнар һәм чит ил валютасы белән операцияләр башкаруның тулы спектрын тәкъдим итүче банклар эшчәнлегенә ел саен нәтиҗә ясалып, һәр юнәлештә дә югары нәтиҗәләргә ирешкән банк җитәкчеләре хөрмәтләнә. 

Шушы көннәрдә әлеге системаның 2018 ел  эшчәнлегенә хисап ясалды. Россия саклык банкының Актаныш районындагы  өстәмә офисының  Татарстан һәм территориаль банклар рейтынгында лаеклы урын алуы – игътибарга һәм мактауга лаек нәтиҗә. 


Бүлекчә белән ике ел җитәкчелек иткән  Рәшидә Миргаязова бу уңайдан 24 гыйнвар көнне хөрмәтләнде. Татарстандагы 146 банк арасында – икенче, территориаль банклар рейтынгында өченче урынга ия булган җитәкче грамота, акчалата премия һәм чит илгә юллама белән бүләкләнде. Рәшидә Хәсәншәех кызын әлеге дәрәҗәле җиңүе белән “Татарстан банкы”ның  8610 санлы бүлек идарәчесе урынбасары Руслан Әхәтов, бүлек вәкиле Ландыш Абзаловалар тәбрик итте. 

33 елдан артык гомерен банк системасына багышлаган райондашыбыз өчен әлеге җиңү көтелмәгән сөенеч булган:
-    Кечкенә генә Актаныштагы бүлекчәнең эшчәнлеге бу кадәр югары бәя алыр дип ышанмаган идем. Ихластан сөендем. Әлеге җиңү – 12 кешелек коллективыбызның тырыш нәтиҗәсе дип бәялим, - ди  Рәшидә Миргаязова. 

Бүгенне көндә районда урнашкан Саклык банкы офисында  бик күп төрле түләүләр, башка акча операцияләре башкарыла. Көненә 400-500 кешегә хезмәт күрсәтәләр биредә. Бу – 600-700 операция дигән сүз. 1 декабрьдән ул юридик затларга да тулы куәттә хезмәт күрсәтә башлады. Димәк, уңышлар, уңай нәтиҗәләр бар. Өстәвенә, Саклык банкының Актаныштагы бүлегендә тиздән  киң масштаблы төзекләндерү эшләре башланачак. Халык ихтыяҗын исәпкә алып, хезмәт күрсәтү юнәлешендә дә шактый үзгәрешләр көтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев