Үзебезнең җирдә - үзебезнең җиңү (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)
Моннан биш ел элек Республиканың ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш турниры үткәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Татарстаныбызда келәм батырларының яңа буыны ныгып килгән чорда министрлык әлеге тәкъдимне ике куллап күтәреп ала. Нәтиҗәдә, көрәш...
Моннан биш ел элек Республиканың ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында көрәш турниры үткәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Татарстаныбызда келәм батырларының яңа буыны ныгып килгән чорда министрлык әлеге тәкъдимне ике куллап күтәреп ала. Нәтиҗәдә, көрәш турниры спартакиада кысаларына да кертелә.
Аның беренчесе, билгеле, Минзәлә шәһәрендә үтә. Баштагы елларда шәһәр һәм район студентлары арасында оештырылган турнирның тора-бара үз калыплары барлыкка килә, шул рәвешле Татарстанда авыл районнары урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары өчен махсус турнир оеша.
Алдагы елларда Минзәлә, Казан, Мамадышта үткәрелеп, студентлар өчен шактый дәрәҗәлегә әверелгән бәйгенең бишенче юбилей турниры быел Энгель Фәттаховның туган җире - Актанышта гөрләде.
28 командага исәпләнгән бәйгенең Актаныштагысы үз келәмендә 100дән артык көрәшчене кабул итте. Республиканың 18 урта һөнәри белем бирү уку йорты 7-8 апрель көннәрендә"батыр" исеме өчен бил алышты биредә.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстанның визит карточкасына әверелгән көрәш бәйгесе урта һөнәри белем бирү йортларында да, еллар буе сынап, үз батырларын булдырган. Быелгы турнирда да Арча, Саба, Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә районнары студентлары, бил ныгытып, беләк көче белән яулаган позицияләрен бирергә теләмәде. Көрәш турнирының икенче көне аеруча тере, көчле, дулкынландыргыч булды. Ул көнгә келәмдә чын батырлар гына калган иде дисәк тә, һич арттыру булмас, мөгаен. "Актаныш" спорт комплексы җанатарларның тавышыннан, көрәшчеләрнең көчле бил алышуыннан дер селкенеп торды. Кайберәүләргә бөтенләй буйсынмаган җиңү тәмен күз яшьләре аша татыган келәм батырлары да булды бу турнирда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев