Актаныш

“Үзем сайлап алган язмыш“

Югары уку йортлары студентлары арасында ел саен иң-иңнәрне билгеләү - "Ел студенты" бәйгесенең төп күрсәткече. Аның "Ел журналисты" номинациясендә быел Актаныш кызы, КФУның журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең IV курс студенты, райондашларыбызга оста алып баручы сәхнә йолдызы буларак яхшы таныш Регина Шиһабетдинова җиңү яулады. Регина безнең мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүчеләрнең күз алдында...

Югары уку йортлары студентлары арасында ел саен иң-иңнәрне билгеләү - "Ел студенты" бәйгесенең төп күрсәткече. Аның "Ел журналисты" номинациясендә быел Актаныш кызы, КФУның журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең IV курс студенты, райондашларыбызга оста алып баручы сәхнә йолдызы буларак яхшы таныш Регина Шиһабетдинова җиңү яулады.
Регина безнең мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүчеләрнең күз алдында үсте дисәк тә була. Әле ак бантиклар тагып йөргән чагында ук район сәхнәсендә алып баручы буларак чыгыш ясаган, конферанc номинациясендә "Йолдызлык" фестивалендә Гран-прига ия булган кыз ул. Әнисе - журналист, Актаныш телевидениесен инде 15 елдан артык җитәкләүче Гөлназ Шиһабетдинова. Мәктәптә яхшы укыган кызын әнисе табибә, я нефть тармагында хезмәт куючы, юрист, тагын әллә нинди җитди һөнәр ияләре итеп күрергә теләгән иде. Ә ул, бар фәннәрдән имтиханнарын бик уңышлы тапшырды да, беркем көтмәгәндә, журналистика юлын сайлады.
- Гаиләдә мин - бердәнбер бала, димәк, олысы да-кечесе дә мин, малае да-кызы да мин дигәндәй, бөтен өмет - миндә дигән сүз. Заманында әти-әнием медик карьерасы өмет иткәннәр иде, соңрак ул нефтехимия юнәлешенә борылды. Ә минем күңелдә гуманитарий җиңеп чыкты, журналистика өлкәсен сайларга булдым, дүрт ел уку дәверендә моңа бер генә мәртәбә дә үкенгәнем булмады. Әтием минем сайлауга бик хөрмәт белән карый, кабул итә, - дип сөйли Регина. - Әнием исә үзе шушы өлкәдә эшләгәч, башка һөнәргә кодалап караган иде. Шуңа да, кыенлыклар туганда, менә, әни, шулайрак булды әле, дип зарлансам, ярар, үзең сайлап алган язмыш, дип кенә куя.
- Студент-журналист буларак, синең иң беренче язмаларың белән "Ватаным Татарстан" газетасында таныштык.
- Безнең уку программасында иҗат көне бар. Бу көнне без укудан азат, берәр матбугат чарасында каләм чарларга, тәҗрибә җыярга тиешбез. Мин студент елларының ике ел чамасын республиканың татар телле төп басмасы - "Ватаным Татарстан" газетасында уздырдым. Журналист эшчәнлегем өчен бик ныклы, зур фундамент булды ул. Үзем мәдәният темасын үз итсәм дә, анда фән һәм мәгариф темасына да мәкаләләрем чыкты. Спорт темасын яктыртуда да чирканчык алдым. Сәясәт... Шулай әкрен-әкрен үзем өчен ят темаларны да өйрәндем.
Төп остазым - Гөлгенә Шиһапова (Гыйлманова) "Ватаным Татарстан"дагы әнием кебек булды. Бүген дә мин "ВТ" белән аралашып торам. Мин аларны онытмыйм, алар мине онытмаганга бик рәхмәтлемен.
- Монда эшләү дәверендә үзләштергән иң төп сабаклар?
- Материалларда аналитика бирү. Тоташ яңалык кына, гади материаллар гына язу күңелсез, ул журналист буларак үстерми. Күтәргән мәсьәләдә фикер эзләү, әгәр үзең компетентлы түгел икән, фикерне белгечләрдән әйттерү - шулайрак эшләргә тырышам. "ВТ"дан соң үзебезнең университетта чыгып килүче "Дарелфөнүн" газетасына язганда да, берникадәр рәсмилекне сакларга тырыштым. Югыйсә, анда иркенлек иде: студентлар тормышын күңел кушканча рәхәтләнеп яз да яз! Фәнни җитәкчем, газетаның баш мөхәррире Ләйлә Сабирова материалларымны минималь төзәтүләр белән генә, үзгәртмичә чыгара иде. Димәк, яза беләм икән, миңа ышаныч бар икән, дигән өмет барлыкка килде.
- Актаныш телевидениесендә дә канат ныгыттың бит әле син.
- Практика үтәргә III курстан соң үзебезгә кайттым. Әмма җиңеллек эзләп, әнием булышыр, дигән уй белән түгел, мин, гомумән, җиңел юллар яратмыйм, эзләмим. Әни миңа шарт куйды - мин синең өчен эшләмәячәкмен, үзеңнекен үзең эшләгән очракта гына кайта аласың, диде. Моңарчы телевидение өлкәсен читләп уза идем. Ләкин, әгәр универсаль журналист булырга җыенам икән, монда да кайнап, эшләп карарга тиешмен. Шәһәрдә телевидениегә барсаң, һәркемнең үз вазифасы: диктор сөйли, оператор төшерә, монтажчы монтажлый, дигәндәй. Ә район җирле телевидениесендә - менә кайда икән ул универсаль журналистлар җыены! Бер үк кеше монда оператор осталыкларын да чарлый, монтажга да өлгерә, башкасына да. Мин үземә якынрак булган яшьләр, мәдәният тематикасын алып бардым. Алмазия апа Хаҗиева белән "Яшьлек плюс" дигән тапшыру әзерләдек. Бар кеше таныш булгангамы - төшерү процесслары да ничектер кызык узды, миңа ошады.
- Газетада эшләп карадың, телевидениедә сюжетлар әзерләдең, радио гына калган бугай...
- Анысына да җитештем. Быел минем студентлыкның соңгы елы бит. Аеруча нык тырыша торган, карар кабул итә торган, уйлана торган ел. Беренчедән, диплом килеп төшә иңсәләргә, аннан дәүләт имтиханнарын бирү, аннан инде ирекле йөзүгә чыгып китәр вакыт. Диплом җитәкчем миңа "Татарстан" радиосына барып карарга тәкъдим итте: анда бер чыгарылыш студенты эшли, ул сине чакырды, диде. Ул егет - хәзер минем дустым инде - Раил Садретдинов миңа бөтен нәрсәне күрсәтте, кыска гына экскурсия эшләп чыкты һәм шунда ук студиягә кертеп утыртты, менә шушы текстны укып чык әле, ди. Әһә, радиога эшкә кергәндә дә имтихан узасы икән, димен. Сәхнә осталыгы ярдәм иткәндер, әнием үрнәге дә бар бит - дикциямне яхшы бәяләделәр. Шунда ук материал әзерләргә җибәрделәр. "Син кайдан? Актаныштанмы? Әһә, ярар, бик әйбәт, бар, Актаныштан материал әзерләп кил", - диделәр. Беренче эшләрем гуманитар гимназия турында булды. Шулай итеп, кереп киттем - башта балалар, яшүсмерләр тематикасы буенча, аннан Раил белән "Яшьлек аланы" тапшыруын уңышлы гына эшли башладык. Яшьләр тематикасы булсынмы, ниндидер чара, берәр вакыйга турында сөйләүме - монда да мин күтәрелгән тема буенча белгеч чакырылырга, анализ ясалырга тиеш дигән шарт куям. Радиожурналистикада үзеңне алып баручы, диктор буларак кына түгел, чын журналист буларак та күрсәтергә була икән дигән фикергә килдем, хәзергә бер дә ташлыйсы килми әле.
- Радиода туры эфирда эшләп караганың бармы әле?
- Әлегә юк. Без бары тик алдан яздырып эш итәбез. Әмма серне ачыйм инде - быелдан чакырган кунакларыбыз белән туры эфирда аралашырга ниятләп торабыз.
- Басма чараларга алмаш буларак, электрон матбугат чаралары да күп хәзер. Яшь кешегә андый вариантта эшләү тагын да җиңелрәк. Синең инде күпмедер тәҗрибәң дә бар.
- Интернетның төп сыйфаты - оперативлык, тизлек, җыенкылык. Кулланучы анда тиз генә үзенә кирәген карап ала, әмма озаклап укып утырмый. Шуңа, саллы, кешене уйланырга мәҗбүр итәрдәй материал чыгарасың килсә, газетадан да кулай урын юк дип саныйм. Кем китап укып өйрәнгән, шәхес буларак үсүендә әдәбиятны әһәмиятле өлеш дип саный - ул басма матбугатны беркайчан да ташламаячак. Ә тәҗрибә дигәннән, "ВТ"да практика үткәндә мине Яшел Үзәнгә, "Йолдызлык" фестивален яктыртырга җибәрделәр. "Йолдызлык"та берничә ел катнашкан кеше буларак, аның оештыручылары да, генераль продюсер Дмитрий Туманов та мине таныйлар, хәл белешәләр, нишләп йөрисең, катнашасыңмыни, диләр. Юк, материал җыярга килдем, димен. Фестивальнең матбугат хезмәте җитәкчесе моны читтән генә күзәтеп торган икән. Соңрак яныма килде дә, сораштыра: "Татарча әйбәт беләсең, русча да язасыңмы соң?" "Кирәк булса, язарга була," - димен. Шулай итеп, анда эшкә кереп киткәнемне сизми дә калдым. Ул чорны хәзер дә көлеп искә алам. Беренче курсның икенче яртысы бу. Курс эше яза, яклый торган вакыт. Укуны да калдырырга ярамый. Фәнни конференцияләр дә бар. Ярый әле, фестиваль университет янәшәсендә үк урнашкан "Уникс" бинасында уза. Йөгереп кенә "Уникс"ка керәм, аннан кабат университетка йөгерәм - шулай нон-стоп режимында эшләү бик нык чыныктыра икән: ул чорда көненә 3-4 сәгать кенә йокы эләгә иде. Һәр кичне "Йолдызлык" көндәлеге - пост-релиз язасың, аны иртәнге сәгать 7гә кадәр сайтка куярга тиешсең. Ул вакытта материаллар бик озак языла иде. Башта рус телендә язам, аннан татарчага тәрҗемә итәм. Аннан тикшерергә җибәрәм, соңыннан үзем үк сайтка "элеп" тә куярга тиешмен. Фестиваль беткәндә үземне медальгә лаек герой кебек итеп хис итә идем инде. "Йолдызлык"тан соң эшче яшьләр арасында оештырыла торган "Безнең заман" фестиваленә чакырдылар, шулай тора-бара матбугат хезмәтләрендә эшләү тәҗрибәсе тупланды. Монда мин тиз арада саллы материал эшләү осталыгына өйрәндем. Журналист өчен бу - бәяләп бетергесез байлык. Җитәкчеләрем, бу бит - пиар, дисәләр дә, монда журналистикага да урын бар дип саныйм. Өстәвенә, гадәттә, ай ахырында ак флаг күтәреп калган студент өчен, стипендия белән бергә хезмәт хакы да килгәч, зур бәхет.
- Матбугат хезмәтендә эшләү үз вазифаларыңны башкарудан тыш, оештыра белү осталыгы, ситуациягә карап яраклаша белү, үткерлек тә таләп итә.
- Әйе, кирәкле материалны язудан башлап, кунакларга чәй-кофе тәкъдим итү, пресс-релизга чакырылган кешеләрне барлау, берәрсе килә алмаса, аңа алмаш эзләү, өстәлләргә ручка-кәгазь, су куелганмы дип тикшерү - кунакларның да, журналистларның да мәнфәгатьләрен кайгыртуга кадәр барысы да керә. Ул вакытка бергә җиң сызганып эшләрдәй команда барлыкка килгән иде. 2015 елда Казанда беренче тапкыр узган су спорт төрләре буенча чемпионат кысаларында бергәләп спорт киносы фестивалендә эшләдек; дөньяның төрле почмакларыннан җыелган профессиональ дрифтерлар, авто- һәм мотокаскадерлар үз осталыкларын күрсәтә торган Kazan City Racing; Казан халыкара мөселман киносы фестивале; Татарстан Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды матбугат хезмәте; аннан, спорт проектларыннан, 2015 елның ноябрендә дистә елдан соң кабат Казанда узган көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатларында эшләү... Соңгы күләмле проект - тай боксы буенча дөнья чемпионаты, монда үзем генә эшләдем - эреле-ваклы бөтен хезмәтен дә ерып чыга алдым. Бик зур җаваплылык иде бу. Мондый чаралар төрле даирә кешеләре белән аралашырга мөмкинлек бирә, алга таба да элемтәләр булдырыла, тәҗрибә туплана.
- "Ел студенты" бәйгесенә син, димәк, саллы багаж белән килгәнсең. Әмма катнашырга гариза бирүчеләр дә башка еллардагыдан күпкә артык - республиканың 18 шәһәр һәм районнарында белем алучы 567 студенттан кергән булган.
- Бу бәйге турында хәбәрдар идем, әмма анда катнашырга мине кафедрадан фәнни җитәкчем һәм дусларым үгетләде. Ял көннәрендә Актанышка кайтып, бар материалны җыеп, зур гына портфолио әзерләп илтеп бирдем. Беркөнне үзе дә бәйгедә катнашучы дустым Раил Садретдинов, "Регина, котлыйм, без үткәнбез," дип смс яза. Сөендем. Икенче этапта жюри алдында чыгыш ясыйсы - визитка форматында үзеңне күрсәтергә кирәк. Шундук фантазия уйный башлады, мөгез чыгарасы, чыгышны үзенчәлекле итеп эшлисе килә. Мәктәптә укыганда ике елдан артык баян түгәрәгенә йөреп алган идем. Әбием бик яратып җырлый торган "Уфтанма" дигән җырны stand up стилендә гармунда башкарырга уйладым. Яшьтәшем, бик оста баянчы Динар Нургалиевкә рәхмәт, ул миңа шушы җырның ноталарын җыеп, өйрәтте. Баянны кафедра мөдире Васил Гарифуллин биреп торды. Шулай итеп, мир белән җыендык дисәң дә була. II этапка 11 кеше узганбыз, мин сигезенче булып чыгыш ясаячакмын. Сәхнә артыннан күзәтәм: текстларын чыгып укучылар гына да бар, катнашучыларның чыгышлары бертөслерәк. Жюри да, карап утыручылар да алҗана төшкән. Чиратым җитте. Сөйли башладым. Презентациягә әнинең фотосурәтен дә керткән идем, аның мине "үзең сайлап алган язмыш" дип "тынычландыруы" турында бәян иттем. Иң ахырдан әбиемнең яраткан җыры турында сөйләп, "уфтанмагыз, коллегалар, бу - безнең үзебез сайлаган язмыш", - дип, баянымны суздым. Башымны күтәрсәм, жюридагылар да, карап утыручылар да телефоннарын чыгарып, видеога төшереп утыралар!
- Финалга узам икән, дигән уй килгәндер әле шундук башыңа?!
- Үземә тәнкыйтьчел карарга тырышам мин, шулай да өмет уянган иде. Нәтиҗәләр 1 гыйнвар көнне генә билгеле булды. Мин Актанышта идем, гаиләбез өчен зур сөенеч, икенче яңа ел кебек булды ул. Бу - минем өчен инде зур җиңү иде. Финалга дүртәү үттек - 3 егет һәм мин. Егетләр барысы да җиңүгә лаеклар. Алар миннән өлкәнрәк, тәҗрибәләре күбрәк, журналистикага миннән күпкә иртәрәк килгән кешеләр. Ахырга кадәр арада бернинди көндәшлек булмады, уртак тел таптык, аралаштык. Финал көне җитте. Сәхнәгә чыгып бастык. "Ел журналисты" номинациясендә җиңүче - Регина..." дигән сүзләрне ишеткәч, дөньямны оныттым! Янәшәмдәге Антонның "Я же тебе говорил!" - дигәненнән генә уянып киткәндәй булдым. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлары башлыгы Римма Ратникова кулымны кысып, бүләкләр тапшырды. Көтелмәгән зур шатлык иде бу минем өчен. Нәкъ шул көтелмәгән булуы белән җиңүнең тәме дә татлырак булды!
- Җиңүең белән сине без дә чын күңелдән котлыйбыз.
- Рәхмәт! Мондый бәйгедә җиңү яулау - минем өчен зур дәрәҗә. Ул минем дүрт еллык эшчәнлегемә бәя генә түгел, зур этәргеч тә: хәзер бу исемне аклыйсы да аклыйсы, эшлисе дә эшлисе. Бу тармакта гына түгел, нинди юнәлештә республикага, халкыма файда китерә алам - шул юнәлештә тырышып эшләргә һәм тагын да югарырак үрләргә менәргә стимул.
Чараның иганәчесе тарафыннан миңа Мәскәүгә, илнең танылган бер мәгълүмат чарасына барып, журналистлар белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Мин аны киләчәккә билет дип кабул итәм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: