Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Актаныш районында кыр кораблары "имтихан тота"

Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында бүген Актаныш районында комбайннар парады уза.

 Сигез мәйданчыкта тәгаенләнгән чарада урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башлыгы Энгель  Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелә. Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы карала, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барлана, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булу), комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына да игътибар ителә. Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә премияләр тапшыру да оештырыла. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X